Казанда 16-19 августларда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы эшләде.
Кытай дуслар, ни хао!
Россия белән Кытайның тышкы эшләр министрлыклары теләктәшлегендә оештырылган әлеге чара Россия төбәкләренең һәм Кытай провинцияләренең хезмәттәшлеген үстерүне максат итеп куя. Быелгы форумда Кытайдан 200дән артык компания, Россиянең 60 төбәге вәкилләре катнашты. Эшлекле программа сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы, медицина юнәлешләреннән башлап, ясалма фәһем темасына кадәр колачлады. «Аждаха» көймәләрендә узышлар үткәрелде. Камал театрында Сычуань операсы чыгышы, «Мир» кинотеатрында Кытай киносы көннәре тәкъдим ителде.
— Хәерле көн, кадерле дуслар, ни хао! Татарстан — Кытай элемтәләре елдан-ел ныгый, безнең илләребезнең ышанычлы хезмәттәшлегенә лаеклы өлеш кертә. Кытай — безнең республиканың төп инвесторы, — дип әйтеп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында.
Форум 2023 елда старт алган иде. Өч елда Россиянең 68 субъекты һәм Кытайның 28 провинциясе хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырды. Татарстан белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 10 елда 12 мәртәбәгә арткан, ягъни, 264,3 миллион доллардан башлап, узган елгы күрсәткечләр буенча, 3,35 миллиард АКШ долларына җиткән.

Матбугат туры юлга илтә
РОСТКИ форумы кысаларында «Россия — Кытай: нәтиҗәле гомум киләчәк өчен бердәм медиа коды» темасына медиасессия уздырылды. «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылды әлеге чара.
— Кытай Халык Республикасы белән элемтәләр елдан-ел ныгый. РОСТКИ форумына быел Кытайдан 20 массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар килде. Ике илнең редакцияләре хезмәттәшлеге шулай ук файдалы булачак, — дип әңгәмәне башлап җибәрде «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Беренче булып «Россия сегодня» халыкара медиатөркеменең генераль директоры урынбасары Дмитрий Горностаев үзенең фикерләре белән уртаклашты.
— Россиянең дә һәм Кытайның да массакүләм мәгълүмат чараларына җаваплылык хас, мәгълүмат һәм интернет мөстәкыйльлеге бар. Көнбатышның кайбер илләре фейк тарата, журналистларның эшчәнлеген чикли. Россия белән Кытай шул ялганнарны кире кага. Россия мессенджеры МАХ хәзер 120 миллион кешенең куллану чыганагына әверелде, МАХны чит илләрдә дә кулланалар инде. Безнең хезмәттәшлек үзара ышанычка корылырга тиеш, — диде Дмитрий Горностаев.

Чжэцзянь халыкара элемтәләр үзәге журналисты Чэнь Имэн үзенең чыгышында Кытайда белем алучы Россия кызының урамда хәле начарланып киткән өлкән яшьтәге кытайлыны коткарып калуы турында сөйләп үтте.
— Бу хәл бөтен Кытайга мәгълүм булды, шәфкатьлелек мисалы кытайлылар тарафыннан җылы кабул ителде. Марафонда бер спортчы аягын авырттырган иде, башкалар аңа булышты. Массакүләм мәгълүмат чараларында гадилекне, шәфкатьлелекне үрнәк сыйфатта күрсәтү зарур, — диде Чэнь Имэн.
«Безнең максат дөреслекне күрсәтү»
Шанхай медиакарпорациясе вәкиле Люй Сяохуэй шулай ук дөрес мәгълүмат җиткерүнең мөһимлеген искәртте. «Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлегебез ныгый бара», диде Люй Сяохуэй.
«Интерфакс» мәгълүмат агентлыыгының генераль директоры урынбасары Николай Касьянов мәгълүмат ташкыны кешедә ялгыш фикер һәм караш тудыру ихтималын әйтте. «Безнең максат дөреслекне күрсәтү», — диде ул.
— Массакүләм мәгълүмат чаралары илләр арасында күпер тудыра. Ышаныч — иң көчле валюта, ышаныч мөһим. Массакүләм мәгълүмат чаралары ялган хәбәрне фаш итә, дөрес юл күрсәтә, — диде Кытайның икътисади массакүләм мәгълүмат чаралары федерациясенең генераль секретаре Цзян Шанъюань.

— Кытай провинцияләре белән Россия төбәкләре матур, үрнәк тәҗрибәне алмашыйк. Россия белән Кытай олы көч, аудиториясе бик зур. Казан — зур чараларның башкаласы, — диде "Газпром — Медиа Холдинг"ның халыкара элемтәләрне үстерү департаменты директоры Дарья Богданова.
«Без ялган хәбәрләргә каршы көрәшергә тиешбез»
ИТАР-ТАССның генераль директоры урынбасары Марат Абулхатин тарихны яшьләргә җиткерүнең мөһимлегенә басым ясады.
— Бөек Ватан сугышында немец-фашистларына каршы көрәштә кытай хәрбиләре дә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткәннәр. Ике илне якынайтуда массакүләм мәгълүмат чараларының мөмкинлекләре куәтле. Көнбатышның мәгълүмат чыганаклары Россия белән Кытайның мөнәсәбәтләрен каралтып күрсәтергә омтыла. Без ялган хәбәрләргә каршы көрәшергә тиешбез. Россия белән Кытайның массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәттәшлеге уңышлы булыр, — диде Марат Абулхатин.
Медиасессиядә матбугат өлкәсендә дәвамлы хезмәттәшлеккә нигез салынды. Һәр проект һәм һәр башлангыч үзара ышанычны ныгытуга эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар