16+

Үрдәкләр хуҗаларыннан китәргә теләми

Казанлылар ит «ашамый», бәрәңгегә күчкәннәр.

Үрдәкләр хуҗаларыннан китәргә теләми

Казанлылар ит «ашамый», бәрәңгегә күчкәннәр.

"Казан" агросәнәгать паркында бу шимбәдәге ярминкәдә Саба, Балтач, Арча, Чүпрәле районнары фермерлары, хуҗалыклары һәм республиканың агропредприятиеләре катнашты.

Ярмарка. Фото автора

Саба районының "Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Өлкәннәр декадасын исәпкә алып килгән, күчмә мичтә коймак пешереп, картларга чәй табыны әзерләгәннар. Саба урман хуҗалыгының агачтан эшләнгән савыт-сабалары халыкара күргәзмәләргә куярлык.

Сабаның үзеннән Рамил Фазуллин крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшчеләре өстәлләргә каз, үрдәк, тавык түшкәләре тезеп салган. "Ярминкәләргә теләп киләбез, товарны акчага әйләндерү яхшы бит. Ләкин, бүген үрдәкләр көне булмады, ахырысы. Иртә таңнан нибары бер үрдәк сата алдык", - диделәр хуҗалык вәкилләре.

Мамадыш районының Югары Ушмы авылыннан умартачы Илнар Әхмәтшин корт балы тәкъдим итә.

Ярмарка. Фото автора

- Авылыбызда 4 кеше умартачылык белән шөгыльләнә. Әтием Галимҗан да умарта тотты, ул миңа кортлар карау эшләрен өйрәтте, - ди Илнар Әхмәтшин.

Сәүдә рәтләре сыер, сарык, кош итләре белән тулы. Казанлылар иткә бик ябышмый, чират торып, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне сатып алалар.

Ярминкәдәге бәяләр

(килограммнарда)

  • Сыер ите - 650-850 сум,

Бәрәңге - 30 сум,

Кәбестә - 30 сум,

Кишер - 30 сум,

Суган - 35-40 сум,

Корт балы (3 литрлы савытта) 1500-1800 сум, юкә балы - 3500 сум.

Узган елгы ярминкәләрдә сыер итенең килограммы 580-800 сум, бәрәңге 25 сум иде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading