16+

Салкын кыш һәм ТКХдагы кимчелекләр: Татарстанда халыкның зарлары күбәйгән

Бу елның биш аенда дәүләт инспекциясенә мөрәҗәгатьләр саны узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 40 процентка арткан.

Салкын кыш һәм ТКХдагы кимчелекләр: Татарстанда халыкның зарлары күбәйгән

Бу елның биш аенда дәүләт инспекциясенә мөрәҗәгатьләр саны узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 40 процентка арткан.

Аларның саны 14 меңгә җиткән. Лидерлар рәтендә Казан, Чаллы шәһәре һәм Әлмәт районы.

Татарстан дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин мөрәҗәгатьләр саны күбәюе салкын кыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүдә һәм йортларны карап тотуда җитешсезлекләр булу белән аңлатты.

– Мөрәҗәгатьләр саны – торак-комуналь хезмәтләр торышының күрсәткече.  Әгәр кешеләр хакимият органнарына мөрәҗәгать итә икән, димәк, нәрсәдер дөрес эшләнелми. Без узган ел белән чагыштырганда 40 процент үсеш – зур күрсәткеч. Инспекциянең дистә ел күзәтүләр алып баруында да мондый үсешнең булганы юк иде әле, – ди  Александр Тыгин.

Мөрәҗәгатьләр саны арту – халыкның хокукый белем дәрәҗәсе артуга да бәйле. Элегрәк “нинди булса да, үзебезнеке” дигән шигарь белән яшәсәк, хәзер “түләнә, димәк, тиеш” дигәнгә үзгәрә. Бу – милекчеләр өчен уңай булса, идарәче компанияләр өчен баш бәласе. Эшләргә күнекмәгәннәре өчен, билгеле.

Тулаем, үзәкләштерелгән җылык челтәрләрендә узган җылыту сезонында 4 мең 387 авария теркәлгән. Хокук бозулар буенча 235 мең сумлык штраф салынган.Яңадан исәпләү хисабына милекчеләргә 12 миллион 400 мең сумга якын акча кире кайтарылган.

 – Бу елның март аеннан республиканың 28 районда чүп чыгарту буенча проблемалар бар иде. Төбәк операторы яңадан исәпләү ясап, халыкка 5 миллион сумга якын акчаны кайтарган. Административ басымсыз, штрафларсыз гына. Оператор үзлектән берьяклы тәртиптә яңадан исәпләү уздырды. Хезмәт күрсәтелмәгәнлеген белеп, башка оешмалар да җаваплылыкны алса, инспекция өчен якты көннәр киләчәк, – ди җитәкче.

Татарстанда  ачык камералы газ колонкалары һәм казаннар булган 5 мең 500гә якын күпфатирлы йорт бар, аларда 188 мең 678 фатир исәпләнә. Фатирларның күпчелеге Казанда урнашкан. Узган җылыту чорында газдан файдалануга бәйле 323 гадәттән тыш хәл теркәлгән, шул исәптән 25 кеше вафат булган.

– Һич кенә дә уяулыкны югалтырга ярамый. “Бу хәл минем белән булмас”, – дип уйламыйк. Кеше угар газының тәэсирен сизәргә дә өлгерми. Быел 13 кеше агуланып үлде, – дип искәртте Александр Тыгин. 

Республикада 18 мең 336 күпфатирлы йорт бар. Идәрәче компаниядән баш тартучылар да күп. Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы буенча йортларның җылыту чорына әзерлеге турында паспорт, паспорт бирелгәннән соң 15 көн эчендә торак-комунал хезмәтләренең дәүләт мәгълүмати системасында урнаштырылырга тиеш.  Александр тыгин сүзләренчә, бу мәсьәлә аеруча идарәче компаниясез, милекчеләр белән идарә ителә торган йортларга карый. Әзерлек паспорты булмаса, йортка җылылык бирелми.

Йортларның җылыту сезонына ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерү өчен:  

Милекчеләргә иң гади әйберләргә игътибар итәргә кирәк: подъездларда тәрәзә һәм ишекләрнең торышы, ярыкларның булмавы, шулай ук идарәче оешмадан җылыту системасын юудырту һәм пресслау үткәрелүе һәм башкарылган эшләрне ресурслар белән тәэмин итүче оешманың кабул итүе турында сорарга гына кирәк.  кабул иткәнме икәнлеге белән кызыксынырга кирәк. Әгәр шәхси йорт газ белән җылытылса, казанга техник хезмәт күрсәтү вакытын алдан тикшерергә һәм аны ремонтлауны кичектермәскә киңәш ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading