12 көнгә сузылган Шәрык дөньясы буенча сәяхәт тәмам. Казанда “Шәрык базары” милли мәдәниятләр фестиваленең гала-концерты үтте.
Быел проектта Россиянең 20 төбәге һәм 40 ил катнашты. “Шәрык базары”н ел ахырында уза торган музыкаль премияләр кебек көтеп аласың. Быел нәрсә белән шаккаттырдылар соң? Тулырак – язмада.
“Тамчы тама, таш яра”, – дигән сүз бар. Гала-концертта быел алып баручыларны аеруча яратып утырдым. Дүрт алып баручы фестивальне матур итеп башлап җибәрде, антракт алдыннан күренеп алды һәм концертны йомгаклады. Кыскасы, һәр чыгыш саен чыгып кереп интектермәделәр – шөкер. Сәламләү сүзләрен дә сәхнәдән проект авторы, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов кына әйтте.
– Бөтен көннәребез дә зур аншлаг белән үтте. Димәк, бу заллар безгә кечерәк. Киләсе елга, бәлки, зуррак залга күчәргә туры килер. Билетлар сатылып бетү – мондый чарага ихтыяҗ зур булуын дәлилли. Быел фестивальдә 320 артист катнашты. Бу фестиваль Татарстанга да, Россиягә дә, башка илләргә дә кирәк. Без аны дәвам итәргә тиеш, киләчәктә масштабны киңәйтергә исәп, – диде фонд җитәкчесе.
“Үземне чит илдә кебек хис иттем”
Чыгыш ясаучылар белән аларның илләре турында алдан әзерләнгән видеоязма аша таныштырдылар. Видеоязмалардагы матурлыкны күргәч, сәяхәт итәсе килеп китте. Барыр идең дә, бәяләр “тешли”. Мәсәлән, Һиндстанга барам дисәң, иң арзан билет та бер якка 47 мең сумнан башлана. Чит ил мәдәниятенә битараф булмаганнар өчен “Шәрык базары”на бару, әлбәттә, күпкә отышлырак.
Быел Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак җырчы исемен алдан әйтмәделәр. Узган елны Иркә белән Зәйнәп Фәрхетдинова чыккан иде. Бу юлы гала-концертта Татарстан исеменнән Гөлсирин Абдуллина чыгыш ясады. Ул баянчылар Айнур Моратов һәм Булат Хисмәтовка кушылып, тере тавышка “Син кайтмадың” җырын башкарды. Көчле тавыш, чиста профессиональлек. Юкка гына аңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирмәгәннәр.
Сәхнә артында Гөлсирин белән сөйләшеп алдык:
– Рифат Әхмәтовичның “Шәрык базары”нда Татарстан данын яклау тәкъдимен ишеткәч, үзем дә аптырап калдым. Бөтен эшләремне калдырып, риза булдым. Бу фестивальдә бөтенләй үзгә мохит. Гримеркада да җырчылар төрле телдә сөйләшә – тыңлап торуы да кызык. Һәркемнең үз гадәтләре бар. Мәсәлән, кайбер кызлар ир-атлар булган бүлмәдә киенүгә каршы. Без ул яктан… бик ашыгыч булса, күз дә йомабыз инде, уртак гримеркада киенгән чаклар да булды. Әмма үзен һәм гәүдәсен хөрмәт иткән кызлардан мин дә сабак алдым. Бу проект күзаллауны бик киңәйтә. Гомеремдә беренче тапкыр күргән музыка коралларын да күрдем. Үземне чит илдә кебек хис иттем, – ди Гөлсирин Абдуллина.
“Өчпочмакларыгыз бик ошады”
Чыннан да, фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта. Мәсәлән, Хакасиядән килгән кунаклар быел беренче тапкыр чыгыш ясады. Тамак төбе белән җырлауларыннан каз тәннәре чыкты. Мондый җырлау осталыгына егетләр, гадәттә, 14 яшьтән соң гына ия була икән – тавыш тулысынча формалашкач.
Себер якларында шаманнарга һәм рухларга ышану да әле сакланып килә.
– Безнең якларда рухларга ышану бүген дә бар. Шаман – ул кешеләр белән рухларны бәйләүче. Аларның дәвалау сәләте дә була. Әмма шаманнарның “прайс-лист”ы юк: кем күпме булдыра – шуның кадәр түли. “Аз түләдең, булышмыйм”, – дип әйтү ярамый. Ә фестивальгә килгәндә, мондый зур чарада чыгыш ясау безнең өчен үзе – бәхет. Күптән Казанга килергә хыялланган идем. Татар милли ашларын бик мактыйлар, шуңа бер көн махсус милли ризыкларны татып карадым. Өчпочмакларыгыз бик ошады, – диде Хакасиядән Оржан Тодош.
Чыгышлардан иң истә калганнар
“Шәрык базары”нда ошаган чыгышлар күп булды. Кавказ халыклары биюләре аеруча көчле алкышлар алды. “Вайнах” төркеме чыгыш ясаганда “Дербент” биючеләре залда дәррәү кул чапты. Бердәм халык – сокланмый мөмкин түгел.
Залны җырлаткан чыгыш – Һиндстаннекеләрнеке булды. Һинд сериалларында үскән буын “Джими-джими, ача-ача” җырын ишетүгә үк елмаешып җибәрде. “Танцор диско” фильмындагы хитны бөтен зал кушылып җырлады – 3 минутка Һиндстанга барып кайттык.
Иран вәкиле узган елгы җырны кабатлады – бераз яңалык көтелә иде. Китайдан Чжан Чжихао исә инде татар егете булып бара. “Китмә, сандугач”ны матур башкарды, әмма аннан чыгышларында кытай җырларын да ишетәсе килә – бу теләк кенә, әлбәттә.
Традиция буенча, “Ялла” төркеме солисты Фаррух Закиров концертны йомгаклады. Үзбәкстан һәм Татарстанның халык артисты тамашачыларны биетеп җибәрде. “Чәйханә”, “Жиннури”, “Бәхеттә-шатлыкта” җырлары яңгырады. Быел “өч кое турында җыр” булмавы гына кызганыч.
Тулаем алганда, быел “Шәрык базары” оештыру ягыннан тагын да югарырак дәрәҗәдә узды. 12 көнлек марафонда эшләгән һәр оештыручыга рәхмәт. 60ка якын милләт вәкилен “көйләү” – җиңел эш түгел. Проект, һичшиксез, дәвамлы булырга тиеш. “Үзеңне күрсәтәсең, күршеңне күзәтәсең”, дигәндәй. Дуслык җепләре генә өзелмәсен.





Комментарийлар