Юлда башкалар өчен куркыныч тудырган машина йөртүчеләр “права”ларыннан колак кагачак.
Дәүләт Думасы беренче укылышта машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен җәза турындагы канунга төзәтмәләрне кабул итте. Документ нигезендә, кызу йөрергә яратучыларга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салырга, ә кабат хокук бозган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер айдан өч айга кадәр мәхрүм итәргә тәкъдим ителә.
Кабул ителгән канун проекты машина йөртүдә куркыныч тудырган өчен җәзаны раслау буенча Дәүләт Думасының өченче омтылышы. Бу юлы - уңышлы. "Кызганычка каршы, статистикага күз салсак, шактый күңелсез саннарга тап буласың. Юл-транспорт һәлакәтләре саны яңадан арта башлады, - диде журналистларга Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. - 2023 елда Россиядә зыян күрүчеләр булган 132,5 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2022 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда 4,5 процентка күбрәк. Аларда 14,5 мең кеше һәлак булган (+2,3 процент) һәм 166,5 мең кеше төрле дәрәҗәдә зыян күргән (+4,3 процент). Күрәсең, юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлы рәвештә боза торган ашыгучы машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны катгыйландырырга кирәк". Ул искәрткәнчә, «куркыныч итеп йөртү» термины юл йөрү кагыйдәләрендә 2016 елда барлыкка килде.
"Әмма әлегә кадәр юлларда машина йөртүченең үз гомеренә дә, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләргә дә куркыныч янаган мондый тәртип өчен тиешле җәза юк", - дип билгеләде Дәүләт Думасы спикеры. Аның сүзләренчә, икенче укылыш кысаларында кабат хокук бозган өчен тагын да катгыйрак җәза төре белән алыштырачаклар, берничә айга праваларыннан мәхрүм ителеп кенә котылып булмаячак.
Машина йөрткәндә куркыныч тудыру дигәндә, андый гамәлләргә: өстенлекле хокуктагы транспорт чарасына юл бирмәү; интенсив хәрәкәт булганда башка юлга күчү (“шашка” ысулы белән йөрүчеләр), сулга яки уңга борылыш кирәк булмаганда; каршылык тудыручы тукталыш яки әйләнеп узу булганда керә.
Канун проектына аңлатма язуында хәзерге вакытта ашыгырга яратучы машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтенең 80 процентка кадәр булуы турында әйтелә. Автомат рәвештә язылган беркетмәләр һәм штрафлар күздә тотылмый (сүз видеофиксация камералары турында бара). Дәүләт Думасы депутатлары бәяләвенчә, урам камераларыннан алынган мәгълүматлар тикшерү башлау өчен башлангыч нокта гына булырга мөмкин, карарны исә һәр очракта җаваплы вазыйфаи зат кына кабул итәчәк.
Юлларда "махсус рәвештә алга килеп чыгучы, “шашка” ысулы белән уйнап йөрүче явызлар" да шактый, дип искә төшерде авторларның берсе, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Юлларда “узышып йөрергә” яратучылар, аның сүзләренчә, "үзләрен тәрбиячеләр дип саныйлар һәм кискен рәвештә тормозга басып арттан баручы транспорт чарасын акылга утыртырга тырыша, янәсе". Шул рәвешле алар каршы як полосага килеп чыгуга, авариягә китерә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм иминлеген куркыныч астына куя.
Ярослав Нилов "мондый иптәшләрне үзләрен үк тәрбияләргә кирәк" дип саный. Сүз уңаеннан, чит илдә куркыныч итеп машина йөрткән өчен, аның сүзләренчә, гомумән иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Депутат Габделхәким Гаджиев ("Бердәм Россия") вгрессив йөртү өчен җәза күптән кирәк булган инициатива, дип килешә. «лихачларның» юлларда узышлар оештыруы зур проблема булып кала. Руль артында утырган кеше формаль рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозмый, әмма, авария китереп чыгарырга мөмкин, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары өчен куркыныч тудыра. Нәтиҗәдә имгәнүләр алалар яки хәтта кешеләр һәлак була". Депутат яңа закон проблеманы өлешчә булса да хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип саный.
"Юлда "шашка" уйнарга яки светофорның җемелдәп торган сары, хәтта кызыл утка" узып китәргә" яратучылар юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да: машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә, велосипедчыларга куркыныч тудыра", - ди Җамаладин Гасанов. Аның бәяләвенчә, закон проектыннан санкцияләр кисәтү буларак кулланылачак - алар беренче чиратта тәрбияви характерда булырга тиеш.
"Шуңа күрә кабат хокук бозучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү тәкъдим ителә. Безнең бурыч - юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санын киметү һәм юлларда тәртип урнаштыру", - ди депутат Джамаладин Гасанов.
Сүз уңаеннан
Машиналарының номерларын яшереп йөртүче автосөючеләрне ел ярымга кадәр хокукларыннан мәхрүм итү мөмкинлеген бирү турындагы канун проекты Дәүләт Думасында икенче һәм өченче укылышта ук узган.
Хәзер моның өчен биш мең сум күләмендә штраф яки бер айдан өч айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат хокук бозган өчен 1 елдан 1,5 кадәр хокукларыннан мәхрүм итү генә каралачак.
Дәүләт билгеләре булмаган транспорт белән кабат идарә иткән өчен дә шундый ук җаваплылык янаячак, дип хәбәр ителә Дәүләт Думасы сайтында.
Юлларда исәпкә алганыгыз бардыр, кайбер машиналар номерларының кайбер саннары өстенә я яфрак ябыштыралар, я юмыйча пычрак килеш йөриләр, саннарын танырлык та булмый. Менә шундый хәйләкәр "төлкеләр"не инспекторлар юлларда аулаячаклар.
Фикер
Артур Мортазин, машина йөртү стажы 20 ел.
– Машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен җаваплылык кертү - шактый катлаулы мәсьәлә. Эш шунда ки, кем, нәрсә өчен нинди хокукый яссылыкта җаваплылыкка җәлеп итәчәкләре аңлашылмый. Дистанцияне һәм ян интервалны саклау нәрсә ул? Алар юл йөрү кагыйдәләрендә метрларда да, сантиметрларда да язылмаган. Һәм бу норманы юлда ничек кулланырга?
Рәттән берничә тапкыр хокук бозылганын ничек ачыкларга? Инспектор машина артыннан барырга һәм аның күпме хокук бозулар эшләгәнен күзәтергә тиешме? Ләкин ул беренче хокук бозуны булдырмый калырга тиеш. Камераларның күрү диапазоны бик нык чикләнгән. Максимум - 300 метр. Бу ераклыкта берничә хокук бозу катлаулы. Ә башка камерадан мәгълүмат алу - бу инде башка сорау.
Марат Гайнуллин, машина йөртү стажы, 22 ел.
– Бер яктан, бу яңалыкны хуплыйм, ә икенче яктан – хокук бозуның ничек теркәлүе бик үк аңлашылмый. Гаепләүгә нинди күрсәтмәләр керәчәк? Төгәл регламент булырга тиеш. Хәзер ике кешенең берсендә куәтле машиналар, кайчак өйгә кайтканда карап кайтам. Горький шоссесында сәгатенә 60 чакрым тизлек куелган, ә анда 100гә кадәр бастырып куучылар да бар. «Шашечник»ларны әйтеп тә тормыйм инде. Әле акрын гына үз полосаңнан барсаң, артыңнан кудыртучылар да табыла, янәсе, башка полосага күч. Мондый акылсыз машина йөртүчеләргә карата күптән нәрсәдер хәл итәргә кирәк. Тик моны техник яктан ничек эшләргә - аңлашылмый. "Куркыныч йөртү" термины хокукый билгесезлек элементын үз эченә ала, бу гамәлдә административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда аның киңәйтелгән аңлатмасын кат-кат аңларга, төшенергә туры килә. Минемчә, видеоязма булганда гына машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен җаваплылыкка тартырга кирәк. Объектив дәлилләр булырга тиеш. Машина йөртүченең берничә тапкыр кемнеңдер юлын кисеп чыгуын, куркыныч тудыруын ничек исбатларга соң?
Моннан тыш, хокук бозуларның 80 проценты бик кыйммәтле машиналар руле артына утырган автосөючеләргә туры килә. Гадәттә аларның йөзәр, хәтта аннан да күбрәк түләнмәгән штрафлары бар. Әгәр хокук кулланучы, ягъни канун чыгаручылар, аларны тәҗрибәдә кулланучылар мондый штрафлар буенча эш тәҗрибәсен ахырына кадәр җиткергән булса, мондый машина йөртүчеләрнең һәркайсы 15 тәүлек утырып чыккан булыр иде, куркыныч машина йөртү турында сүз дә булмас иде.
Комментарийлар