Бер көндә дистәләгән әйберне эшләргә өлгерергә телибез. Ник?
Ашыгабыз. Үзебезнең кая ашыкканыбызны аңламыйча чабабыз. Паравоздан алда чабып вакытны ашыктырмыйбызмы? Бу сорау көннән-көн ныграк уйландыра башлады әле.
Ничек кенә йөгерсәң дә, һәр тормышның ахыры бер... Ашыгып, нәрсәдер артыннан куганнар да, көн артыннан көн үткәрүчеләр дә ахыр чиктә китә.
Йөгерү иртән уянып күзне ачу белән үк башлана. Кул, гадәттәгечә, телефонга үрелә. Дистәләгән чаттан, йөзләгән хәбәр килгән. Аларны күз йөгертеп чыгасың. Җавап бирмәсәң, югалтырлар шикелле тоела. Яңалыкларны укымасаң, дөньядан артта каласың, имеш. Менә шулай иртә таңнан башны йөз төрле хәбәр белән тутырып, ашыга-ашыга эшкә әзерләнәсең.
Автобуска, метрога йөгерәсең. Эшкә килеп җиткәнче дә, телефоннан дистәләгән смс җибәрәсең. Нәрсәдер хәл итәсең кебек тоела. Эшкә киләсең дә, тагын йөгерәсең. Аннан көне буе йөгереп, арып-талып өйгә кайтасың.
Эштән кайтып туктый белсәң, яхшы. Әле бит кайберәүләр һаман йөгерә. Балаларны түгәрәккә илтергә, аш-су әзерләргә, җыярга, җыештырырга кирәк. Кемдер тагын эшкә тотына. Дөрес, бу эшләрне эшләмичә дә булмый.
Тәмлерәк ашыйсы, матуррак киенәсе, рәхәтрәк яшисе килә. Үзең өчен булмаса, балаларың өчен тырышасың. Адәм баласына хас сыйфат бу. Ләкин вакыт белән узышып, артык мавыгып китмибезме икән?
Вакытны кире борып булмый, беләбез. Әмма шулай да бер көндә дистәләгән әйберне эшләргә өлгерергә телибез. Ник ашыгабыз соң? “Бүген эшләп булганны иртәгәгә калдырма”, – дип акланып ашыгабызмы? Кызганыч, ашыгыч эшләр дип аталган эшләр, гадәттә, андый ук ашыгыч булмый. Кешеләр дә күнекте.
“Срочно!” – дип язгач, барысы да тизрәк хәл ителә кебек тоеладыр инде. Ләкин... Юк, без теләгәнчә бармый. Кеше вакытны буйсындыра алмый. Һәрхәлдә мин шулай уйлый идем. Әмма үзем дә вакытны ашыктырам икән.
Кичен ял итәм дип кино карарга утырганда да, аны гадәти тизлектә түгел, ә тизләтеп карый башладым. “Бигрәк озак болар”, – дип 10, 20, 30 секундка фильмны алга чигерәм. Зыянлы эш түгел кебек. Әмма аның да тормышка йогынтысы бар икән. Кешеләр белән сөйләшеп утырганда, аларның сөйләм тизлеген кайвакыт арттырасы килә башлады. Әңгәмәдәшне хөрмәт итсәм дә: “Тизрәк сөйләсә тагын никадәр эш эшләргә өлгерер идем”, – дип уйлыйм. Мин генә түгел, күпләрнең хыялыдыр бу.
Әйтик, шул ук китап укуны гына алыйк. Иркенләп, тәмләп эшләнә торган эш, югыйсә. Аны да тизләтеп була икән. Интернетта “китапны тиз итеп укырга өйрәтәбез” дигән курсларның иге-чиге юк. Яңа һөнәр үзләштерергә теләсәң дә, бер атнада синнән “белгеч” ясап чыгаручы курслар бар. Тагын вакытны алдыйбыз. Еллар дәвамында укып та, төшенә алмаган осталыкларга бер атнада өйрәнергә телибез. Вакыт та сарыф итәсе килми, шәп белгеч тә буласы килә һәм шул ук вакытта эшлисе дә килми.
2 меңгә якын тәҗрибә куеп, лампочка уйлап тапкан Томас Эдисон хәзерге заманда яшәсә нишләр иде икән? Вәт, түземлек булган бит кешедә. Ә безгә тиз кирәк.
Ни кызганыч, шул тизлек артыннан куып, әти-әни янына кайту, алар белән бер утырып иркенләп сөйләшү, дуслар белән очрашуны икенче планда калдырабыз. Аларга вакыт юк. “Көтеп тора алалар бит әле”, – дип әйтәбез. Кул селтибез, тик ахырдан үкенәбез. Нишләп кайтмадым? Ник сөйләшмәдем? Ник әйтмәдем? Ничек кенә “дөрес” яшәргә тырышсаң да, үкенечләр булачак. Әмма аларның саны һәм нинди булуы бездән генә тора. Әгәр бу язманы монда кадәр укып чыккансыз икән, туктагыз. Як-якка карап, тын алып, күзегезне йомып торыгыз әле. Туктап булганда туктап, хәл алыгыз.
Туктаган сәгать тә тәүлеккә ике тапкыр дөрес вакыт күрсәтә. Ә бер минутка артта калган сәгать дөрес вакытны ике елга бер генә тапкыр күрсәтә. Соңга калганчы туктарга иде.
Комментарийлар