Тукайның Казанга кайткан юл кәрҗине, сөлгесе – тарихи кыйммәтле ядкәрләрнең берсе. Тукайның дуслары Әхмәтгәрәй Хәсәниләр бүләк иткән җиң каптырмалары да килгән тамашачыларны таң калдыра. Тукай музеенда булган һәркем, Габдулла Тукай фотосындагы түбәтәйне күреп, без бу түбәтәйне музейда күрдек, дип горурлана ала. Тукайның Петербургка бәйле сәяхәте белән бәйле экспонатлар да шактый. Анда сатып алган карандашлар савыты һәм татар укучылары бүләк иткән кара савыты рухи кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Тукай вафатыннан соң йөзеннән алынган гипстан ясалган битлек шулай ук тамашачыларны тетрәндерерлек. Чордашлары, туганнары белән бәйле экспонатлар шактый күп.
Бабасы Зиннәтулла Әмировның Коръәне, Сосна авылы мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинның гарәп хәрефләре белән язылган таягы, әнисе Бибимәмдүнәнең комганы кыйммәтле ядкәрләрнең берсе булып тора. 1911 елда чыккан, Тукай сурәте төшкән дәфтәр шулай ук Тукай мирасын саклаучы байлык. Тышлыгында “Эш” шигыре бирелеп, укучыларны укырга өндәп тора. Иске имляда хәзерге дәфтәрләрдәге кебек мәктәп укучысы, сыйныфы дигән язулар бар.
Сез килмәсәгез үзләре килә
Тукай музеенда күчмә күргәзмәләр проекты эшләп килә. Күптән түгел генә күчмә музей белән Кайбыч районында булганнар. Кайсы район кызыксына, шул район белән хезмәттәшлек итә алар. Интерактив лекцияләр белән дә районнарга чыгалар. Бүгенге көндә Тукай фәнендә нинди яңалыклар бар, гомумән, Тукай иҗатындагы кызыклы фактлар турында сөйлиләр. КФУның филология һәм мәдәниара багланышлар институты белән берлектә Тукай иҗаты турында нейросеть күргәзмәсе эшләп килә. Тукай иҗатын ясалма фәһем ничек күрә, заманча күзлектән караганда аның әсәрләре ничек сурәтләнә, шулай ук кызыклы.
Шул ук вакытта китап басу юнәлешендә дә эш алып барып, музей фондларын китап аша таныттыруны гадәткә керткәннәр. Мәсәлән, Татарстан китап нәшрияте белән берлектә берничә китап басылып чыккан. Музей фондларыннан алынган, Тукай үзе исән вакытта дөнья күргән китап битләренең сурәте бер якка, икенче биттә бүгенге графикада бирелә. Тукай чорында китап ничек булган, бүгенге белән чагыштырып, Тукай әсәрләрен тагын бер кат уку мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта ул чорның кызыклы иллюстрацияләренә дә урын табыла.
Тукай нәселе
Тукай музейларында Габдулла Тукай туганнары белән очрашу күркәм бер гадәт. Араларында музейга махсус килеп, Тукайга ничек барып тоташулары, гаиләләрендә сакланган истәлекләр белән уртаклашучылар бар. “Андыйларга без аеруча рәхмәтле, - ди музей директоры Гүзәл Төхвәтова. - Музей материаллар белән бай булырга тиеш. Һәр истәлек фондта сакланып кала, киләчәк буыннарга барып ирешә. Гаилә ядкәре нигезендә музей фондлары баеса без бик шат”.
Биредә бөек шәхеснең нәселенә бәйле төрле чаралар уза. Мисалга, Тукай нәселенең бер дәвамчысы, Казан шәһәре мәктәпләренең берсендә директор булып эшләүче Айнур Җәүдәт улы Нуриев белән кызыклы проект эшләгәннәр. Ул “Йолдызлы экскурсия” проектында катнашып, экскурсовод буларак Тукай иҗатын сөйләгәндә, әтисенең хатирәләре белән дә уртаклашкан. Килгән кунакларга гына түгел, музей хезмәткәрләре өчен дә бай мәгълүмат җиткергән.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар