Илебездә халыкны ресурсларны экономияләү принципларына өйрәтергә тырышкан булалар да...
Көпә-көндез янып торган фонарьлар, яңгыр яуганда су сиптереп йөрүче машиналар, юк карны чистартып, эш күрсәтүче тракторлар, «фонтан» булып атналар буе су агызып яткан сусиптергечләр... Мондый күренешләрне шәһәр җирендә еш күзәтергә мөмкин.
Үзем ресурсларга сакчыл карарга тырышучы кеше буларак, мондый күренешләрне тыныч кына кабул итә алмыйм. Гаиләдәгеләр артыннан ут сүндереп йөрүче дә, балаларга «кирәкмәгәнгә су агызмагыз», «ризыкны әрәм итмәгез» дип торучы да, кәгазьләрне макулатурага дип җыеп баручы да ул – нәкъ мин. Ничектер кечкенәдән шулай килә: бу гадәтләрне әти-әнием сеңдергән.
Балачакта болар барысы да олылар кушканны үтәү генә булса, зурайгач, моның нигә шулай кирәклеген аңлау килә. Беренчедән, «квартплата»ны үз янчыгыңнан түли башлыйсың. Хәзер бит ут-су чыгымнары барчабызда да счетчиклар күрсәткечләреннән чыгып исәпләнә. Димәк, сакчыллык кесә өчен файдага. Икенчедән исә, җир шарында ресурслар чиксез булып тоелса да, бу алай түгел. Кайбер авылларда әнә җәйләрен кеше сусызлыктан интегә, ә син кранны тулы куәтенә ачып, шул суны заяга агызасың. Кемдер очын-очка ялгап, ипи-сөт алырга тилмерә, ә син кәстрүл-кәстрүл ризыкны чүплеккә аргытасың... Шуларны уйлыйм да, балаларыма да сакчыллык гадәтләре сеңдереп үстерергә тырышам.
Илебездә дә, бер яктан карасаң, халыкны ресурсларны экономияләү принципларына өйрәтергә тырышалар кебек. Йортларда урнаштырылган шул ук исәп-хисап җиһазлары да, мәктәпләрдә дәррәү кубып макулатура җыюлар да, чүпне аерым җыю өчен урнаштырылган контейнерлар да шуның күрсәткече. Әмма язма башында санап үтелгән күренешләр боларның барысына каршы чыга, бар тырышлыкны юк итә.
Бер көнне генә метродан чыгып, өйгә кайтып барганда, тротуар янында «фонтан» агуын күрдем. Күл уртасында урнаштырылган яки паркта махсус ясалган фонтаннарга карап тору рәхәт үзе. Әмма тиешсез җирдә суның шул рәвешле исраф ителүе күңелне тырнады.
Метродан чыккач, өйгә кадәр тар тротуардан бер километр чамасы юл узасы. Тротуарның бер ягында машина юлы сузылган, койма куелган, икенче ягында – чирәм белән капланган калкулык. Берничә ел элек агачлар да утыртып киттеләр. Шуларга су сиптерү өчен былтыр сусиптергечләр дә көйләделәр. Әмма бу эш уйлап бетермичә эшләнде, күрәсең. Су сиптергечләрне эчкәрәк урнаштыру урынына аны тротуар янына ук беркеткәннәр. Нәтиҗәдә, үлән-агачлар үскән җирне дымландырып тору урынына, су тротуар буйлап ага. Ярар инде, тротуарны да юдырырга кирәктер кайчак дип, монысына игътибар итмәскә тырыштым.
Узган елда исә шушы җайланманың берсе, гомумән, дөрес якка су сиптермичә, үткән-сүткән бар кешене «коендырып» җибәрә башлады. Кызу көннәрдә чәчрәгән су рәхәтлек кенә биреп, өстең берничә минуттан инде кибә дә иде. Ә менә көннәр суыткач, моның рәхәте бетте – болай да туңа-туңа кайтып барганда, суда да чылануың күңелле түгел, ләбаса. Сусиптергечне урап та узып булмый. Көзге яңгырлар башлангач, су сиптерүнең кирәге калмады – яндырмый башладылар. Шуның белән монысы да онытылды.
Бу юлы әлеге сусиптергечләрнең берсе ватылган, күрәсең. Суы саркып кына торса бер хәл, кечкенә фонтан булып өскә ташкын булып күтәрелә, сиңа әйтим. Күрәсең, инде берничә сәгать шулай ага – 200 метрлап тротуар юеш, машина юлына төшеп тә шактый аккан. Сакчыл кеше буларак инде күпме су исраф ителгәндер инде, дип кайгырдым. Тагын берничә көннән иртән шул ук хәл – су янә гөрләвек булып ага. Монысында инде түзмәдем. Бу хәлне фотога төшереп, «Ачык Казан»га юлладым. Ничә көннән рәтләрләр икән, ә?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар