16+

Татарча стендап үсә: 1 апрельдә яшь юмор осталары нәрсә турында шаярта?

1 апрель – Көлке көне уңаеннан яшь юмор осталары белән күрештек.

Татарча стендап үсә: 1 апрельдә яшь юмор осталары нәрсә турында шаярта?

1 апрель – Көлке көне уңаеннан яшь юмор осталары белән күрештек.

Әлеге кызыклы бәйрәм дөньяның күпчелек илләрендә билгеләп үтелә. Без дә читтә калмадык: яшь юмор осталары, “Татарча стендап” катнашучылары белән заманча татар юморы турында сөйләштек. Яшьләр «Татар юморы ни хәлдә?», «Аны аңлаучылар саны артамы-кимиме?» дигән сорауларыбызга җавап бирде.

Динара Зиннәтова, микроинфлюенсер, юмор остасы:

- 2013 елда “Че гуглит татар кызы” паблигын башлап җибәрдем, аның үсеп китүен үзем дә көтмәгән идем: кешеләр актив рәвештә репостлар ясый башлады, мин язган мәзәкләр күпләргә ошады. Шаяртуларым башкаларны да көлдерә һәм кәефләрен күтәргәнен аңладым. Аннан соң стендап форматында да үземне сынап карау теләге уянды. Миңа калса, бу эш тә уңышлы барып чыкты. Кечкенә чакта “Мунча ташы”н, Җәвит Шакировны карап, “5 татар”, ягъни Алмаз Хәмзин, Рәшит Шамкай, Рәшит Сабиров, Хәлим Җәләлов һәм Равил Шәрәфиевның монологларын тыңлап үстем мин. Татар юморының эталоннары алар, миңа калса. Рус юмор осталары арасында Азамат Мусагалиевны үз итәм.

Гадәттә, үз чыгышларымда “Че гуглит татар кызы” паблигындагы юморны дәвам итәргә тырышам: татар хатын-кызы күзлегеннән заманча карашны, стереотип, тыйнаклык белән көрәшү, үземнең тормыш галәмәтләрен сөйлим. Халыкка бу ошый. Күпчелек блогерлар нәкъ менә юмор ярдәмендә аудиториясенең игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Шулай татарча яңа проектлар, тапшырулар саны да сизелерлек дәрәҗәдә артты. Без дә “Татарча стендап” проекты белән бергә бу эшкә өлешебезне кертергә тырышабыз, концертлар оештырабыз, яңа йөзләрне барлыйбыз. Соңгы елларда татар юморына кызыксыну артты. Без шуны аңлап алып, географиябезне киңәйтергә, Казаннан тыш башка шәһәр-районнарга чыгарга тырышабыз, ә грантлар моңа ярдәм итә. Искәртеп узасым килә, соңгы елларда аудиториябезнең яше төрлеләнде: элек яшьләр күбрәк булса, хәзер проектларыбызда олылар да еш күренә. Юморны яхшырак аңлый, кабул итә башладылар. Татарча стендап индустриясенең киләчәге зур, миңа калса!

Рамил Закиров, җырчы, юмор остасы:

- Якынча өч ел элек иҗади тормышымда “кризис” булып алды, шул вакытта “Нәрсә эшләп карарга икән?” дип эзләнә башладым. Беләсезме, мин КВНнарда катнашмасам да, юмор белән гел янәшә идем, бу өлкәдә дусларым да күп булды. Нәкъ менә аларда татарча стендапта катнашырга тәкъдим итте дә инде, каршы төшмәдем һәм миңа ошап китте. Үзе концерт куйган, алып барган җырчы – ул инде яртылаш стендап сөйләүче, формат шундый бит.

Шәхсән үзем төрле ил стендап комикларын карарга (Америка, Казахстан), нәтиҗәләр ясарга тырышам. Татар юморын алсак, Сирин Бәйрәмовның иҗатын үз итәм. Юмор – субъектив нәрсә, шуны онытмыйк. Шәхсән үзем профессиональ өлкәм – җыр-моң буенча, балалар үстерү, гаилә тормышы турында шаяртам. Юморескалар тормыштан алына бит, һәркеше үзе турында сөйли. Юморның кысалары юк дип әйтмим, алар бик киң.

Бүген татар телендә юмор аз, кызганыч. Татар эстрадасын алсак, биредә юмор-театрлары күп түгел. Беренче башка килгәне “Мунча ташы”, әлбәттә. Яшьләр арасында исә “Әйдә, шаярт” КВН лигасы популяр. Шулай ук “Татарча стендап” үзенең төпле адымнарын ясый. Халык бирегә дә яратып йөри, тулы заллар. Димәк татарга юмор төрле форматта тансык дигән сүз. Конкуренция кирәк. Ул булса, юморның сыйфаты да артыр иде. Дөресен генә әйткәндә, татар юморы стагнация вакытында торды: бер үк йөзләр, бер үк шаяртулар. Алга китешкә исә социаль челтәрләр, яңа проектлар үз өлешен кертте! Якын арада татар юморын төрле ресурс һәм ысуллар белән таратсак, үсәргә, камилләшергә була!

Фаил Баязитов, алып баручы, юмор остасы:

- Минем бабай (әнинең әтисе) бик юмарт, күңелле һәм иҗади кеше булды. Баянда уйный, әни кушылып җырлый иде. Әни үзе дә иҗади шәхес минем, авылда концертлар куйганда катнашты, мин дә репетицияләргә ияреп чыга идем. Шуннан әкренләп үзем дә тартылдым. Өстәвенә, мәктәптә укыганда классыбыз да иҗат җене кагылган булды: кем җырлый, кем бии. Уку – ноль, тик концерт куярга дисәәәң... Хәзер андый класслар юк төсле. Шуннан китте инде сәхнә, мәзәкләр, КВН!

Юморга килгәндә, мин фикерләремне туплап, моноспектакль чыгардым һәм шундый уйга килдем: яхшы юмор хисе һәм юмартлык нәселдән килергә мөмкин, авыр балачак тәэсиреннән психикаң сине яклап калсын өчен барлыкка килгән бер корал бу. Минем спектакльгә килегез, аңларсыз.

Минем өчен юморда бер генә кумир – Сирин Бәйрәмов! Аның белән таныш булмаган чакта видеоларын карый идем, соңыннан ул безне КВН уйнарга өйрәтте һәм бүген без бер сәхнәдә эшлибез. Һәрвакыт киңәшен бирә, төпле итеп аңлата, күрсәтә, ярдәм итә. Гомумән юморда гына түгел, тормышта, ир-атлыкта да үрнәк ул.

Беләсезме, юморда ир-атлар күбрәк, чөнки гүзәл затлар акча булмаган җирдә йөрми, бәлки шуңа татар юморында да бик күренмиләрдер алар. Искәртеп узасым килә, элегрәк мәзәкләр бер яссылыктарак иде, хәзер заманча телгә күчтек һәм иң сөенечлесе – үзебезнең тамашачыны табып, заллар җыя башладык. Аудитория дә киңәя. Мисал өчен, шаяртучылар арасында 20 яшьлеге дә, 40 яшьлеге дә бар һәм аларны карарга килүчеләр дә якынча шул яшьләрдә. Димәк, колачлау да арта, темаларның диапазоны да актуальлеге да күбәя. Тыелган темаларны да атап узыйк. Әйтик, куркыныч, фаҗигале хәлләргә, дингә сак карарга кирәк. Ә болай юллар ачык, ирекле дәүләттә яшибез бит.

Ләйлә Лерон, блогер, юмор остасы:

- Профессиональ яктан юмор белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башладым. Гаиләбездә исә әти-әни бик көчле юморлы кешеләр, алар безне дә шулай тәрбияләде. Моны безнең үзара сөйләшүбездән, сарказм, ирония белән җавап кайтаруыбыздан да аңлап алырга мөмкин. Без шул рәвешле мәхәббәтебезне, яратуыбызны белдерәбез. Ә юмор белән сәхнәгә менүем исә Рамил Агдеев??? аркасында килеп чыкты. Аның: “Булдыра алмассың кебек, киләсеңме?” дип котыртуы аша, стендапка, аның командасын кереп киттем. Биредә Рамил үзе, Марат Дусай һәм әле күптән түгел махсус хәрби операциядә һәлак булган дустыбыз Ленар Галәү миңа юмор дөньясына кереп китәргә ярдәм итте. Кечкенә вакытта әтинең шәхси китапханәсеннән Задорнов китапларын укып үскән кеше мин. Ничек текст белән көлдереп була икән, дип аптырый идем. Чөнки кечкенә булсам да китаптагы юморны аңлап, шаркылдап көлә идем. Хәзерге вакытта Иван Абрамовның стендапларын яратып карыйм.

Хатын-кызның юморы үзгә. Җәмгыятьтә, тарихта, сүз уңаеннан, шулай ияләнелгән бит: хатын-кызлар соңрак укый башлаган, үзләрен кайсыбер һөнәрләрдә соңрак сыный башлаган. Вакыты шундый булган, гүзәл затларны санга сукмаганнар. Хәзер исә аларның эшләре күп: бала да карыйлар, эшлиләр... Әмма хатын-кызларның адымнары кечкенә булса да, акрынлап юморга кереп бара алар! Тиздән без дә юмор өлкәсендә күп булырбыз дип уйлыйм.

Бүген татар телен күбрәк белә торган, аның белән кызыксына торган кешеләр саны арта башлады. Стендап проектларыбызга, концертларыбызга билетлар тизрәк сатыла. Бу сөендерә! Татарда да юмор бар. Без соңгы берничә ел эчендә төрле тәҗрибәләр эшләп карадык, форматларны, темаларны үзгәрттек һәм аңладык: татарга билдән түбән шаяртулар ошамый. Әлбәттә, кайдадыр аш бүлмәсендә, дуслар белән генә бу темага шаяртып-көлешеп утыра алалар, әмма зур сәхнәгә чыгып сөйләүне үз итми алар. Әлеге вакытта бездә хәләл юмор актуаль! Тамашачыны тәрбияли торган шаяртулар яклы без.

Барлык серләрне дә ачып бетерә алмыйм, әмма Рамил Агъдиев кулы астында татар юморына багышланган яңа проектлар барлыкка килергә тора. Көтәбез!

Артур Сабиров, алып баручы, юмор остасы:

- Студент вакыттан бирле татарча КВНда катнаша идем. Соңрак стендап, импровизация һәм башка төр юмор белән шөгыльләнә башлагач, чараларга кешеләр күпләп йөргәч, дөрес юнәлештә икәнлегемне аңладым. Миңа калса, хәзерге татар юморы бик яшь әле. Үрнәк алырдай юмор осталарыннан Сирин Бәйрәмовны аерым атап узасым килә. Ә болай һәрбер комик үзенчәлекле. Безнең максат та бит яшь, башлап килүче татар яшьләренә үрнәк булу!

Мин үзем һәм гаилә тормышы турында сөйлим.  Иң яхшы мәзәк – ул син сөйләгәндә тыңлаучы үзен табу. Шунысы сөендерә, еллар узган саен татр юморына тартылучылар күбәя. Без исә үз чиратыбызда дәрәҗәбезне төшермәскә һәм тагын да кызыклырак мәзәкләр белән сөендерергә тырышырбыз. Беләсезме, юмор баш мие эшчәнлеген яхшырта, кеше белән аралашырга өйрәтә. Әгәр берәр комплексыгыз борчыса яки үзегезгә ышанычыгызны арттырасыгыз килсә, безнең “Татарча стендап”тагы ачык микрофоннарга килегез яки безнең чыгышларны карагыз (көлә).

Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading