16+

Татарстанны нинди демографик үзгәрешләр көтә?

Татарстан – пенсионерлар саны буенча Россиянең иң зур төбәкләренең берсе.

Татарстанны нинди демографик үзгәрешләр көтә?

Татарстан – пенсионерлар саны буенча Россиянең иң зур төбәкләренең берсе.

РИА Новости анализы күрсәткәнчә, республикада 1,1 миллионга якын пенсионер яши. Бу күрсәткеч буенча Татарстан ил төбәкләре арасында алдынгы унлыкка керә.

Белгечләр фикеренчә, халыкның картаюы — бүгенге демографик үсешнең табигый процессы. Әмма ул хезмәт базарына, икътисадка һәм социаль өлкәгә яңа бурычлар куя.

Татарстанда халыкның картаюы — соңгы елларда еш күтәрелә торган темаларның берсе. Пенсионерлар саны артачакмы? Бу икътисадка ничек йогынты ясаячак? Яшьләр өчен эш урыннары кимерме?

Әлеге сорауларга Татарстан Фәннәр академиясе Гаилә һәм демография үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Гүзәл Галиева җавап бирде.

 — Якындагы дистә елларда Татарстанда пенсионерлар саны ничек үзгәрергә мөмкин?
— Демографик процессларны чагылдыручы соңгы статистик мәгълүматлар ябык булу сәбәпле, Татарстанда якындагы дистә елларга пенсионерларны төгәл фаразлау мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, пенсионерлар санына йогынты ясый торган берничә фактор бар. Беренчедән, бүгенге пенсионерлар яки пенсия алды яшендәге кешеләр нигездә 1970 елларда һәм аннан алдарак туган буын. 1960-1970 елларда туучылар саны кимүе күзәтелгән. Әмма 1980 еллардан Татарстанда туучылар саны арта башлый, шуңа күрә якын киләчәктә пенсия яшендәге халык саны да артырга мөмкин.

Икенчедән, пенсия яшен арттыру пенсионерларның санын киметә һәм бу процессның иң югары ноктасын соңрак чорга күчерә. Өченчедән, гомер озынлыгы арту кешеләрнең пенсия статусында озаграк булуына китерә. Пенсия яшендәге һәм пенсия алды яшендәге кешеләрнең эчке һәм тышкы миграциясе дә төбәк буенча саннарга йогынты ясый ала.

Әгәр туучылар статистикасына һәм берничә сценарийга таянсак, берничә мөмкин вариант бар.

Беренче сценарий – пенсионерлар санының акрын үсеше. 1960-1970 елларда туган буын шактый күп, шуңа күрә якындагы 10-15 елда пенсионерлар саны артырга мөмкин. Әмма 1990 нчы елларда туучылар саны түбәнрәк булганлыктан, бу буын пенсия яшенә җиткәч, үсеш темпы акрынаячак.

Икенче сценарий – туучылар саны кимү һәм пенсия яшен арттыру нәтиҗәсендә пенсионерлар саны үсеше акрыная яки кими. Әмма туучылар саны озак вакыт түбән булып калса һәм гомер озынлыгы үсә барса, халыкның картаю структурасы сакланачак.
Өченче сценарий – гомер озынлыгы арту һәм миграция нәтиҗәсендә пенсия яшендәге кешеләр саны арту.
Әгәр туучылар саны кисәк артса, яшьләрнең саны да күбрәк булыр иде. Әмма мондый демографик үсешнең нәтиҗәсен без 40-50 елдан соң гына күрә алачакбыз.

— Төбәк халкының картаюы миграция һәм туучылар саны белән бәйлеме?
— Әлбәттә, бу факторлар бик тыгыз бәйләнгән. Туучылар саны түбән булганда яшь буынның да саны кими, нәтиҗәдә халык структурасында өлкән яшьтәгеләр өлеше арта.
Яшьләрнең эмиграциясе дә картаю процессын тизләтә. Чөнки эшкә сәләтле кешеләр һәм балалы гаиләләр күченеп киткән очракта 20-40 яшьлек халык өлеше кими, бу исә киләчәктә туучылар санына да йогынты ясый. Ә менә яшьләрнең Татарстанга эмиграциясе, киресенчә, халыкның уртача яшен киметә һәм картаю процессын акрынайта ала. Монда иң мөһиме – төбәккә кемнәр килүе яки китүе. Яшь гаиләләр килсә – бу демографик балансны яхшырта, ә китсә – картлар саны арта. Мисал өчен, кайбер муниципаль районнарда күп балалы гаиләләрне җәлеп итү сәясәте алып барыла. Мамадыш районында, мәсәлән, күп балалы гаиләләр өчен ярдәм чаралары бар, шуңа күрә анда бу категория гаиләләр саны арта бара.

— Пенсионерлар өлеше арту нинди социаль-икътисади нәтиҗәләргә китерә?
— Бу процесс башка төбәкләрдә дә күзәтелә һәм берничә төп нәтиҗәгә китерә. Беренчедән, хезмәткә сәләтле халык саны кимү сәбәпле кайбер тармакларда кадрлар кытлыгы барлыкка килергә мөмкин. Бу бигрәк тә физик хезмәт өлеше зур булган өлкәләргә кагыла. Шулай да заманча технологияләр, автоматлаштыру бу проблеманы өлешчә йомшарта ала.

Икенчедән, кулланучылар ихтыяҗы структурасы үзгәрә. Өлкән кешеләр өчен медицина товарларына, уңайлы җиһазларга, карау-тәрбияләү хезмәтләренә ихтыяҗ арта.

Өченчедән, сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш арта. Хроник авырулар сәбәпле амбулатор ярдәмгә, медикаментларга, тар белгечләргә ихтыяҗ күбәя.
Шулай ук тернәкләндерү үзәкләре, өйдә карау хезмәтләре, җайлаштырылган транспорт кебек социаль хезмәтләрне үстерү таләп ителә.

 — Пенсионерлар саны арту икътисадка тискәре йогынты ясый аламы?

— Мондый куркыныч бар, әмма аны йомшарту мөмкин. Иң зур проблема — хезмәт базарында эшче көчләр кытлыгы барлыкка килүе. Бу җитештерү, төзелеш, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә аеруча сизелергә мөмкин. Моннан тыш, пенсия түләүләре, медицина һәм социаль ярдәм чыгымнары арта. Әлеге куркынычларны киметү өчен берничә юнәлеш мөһим:
– өлкән яшьтәге кешеләр өчен яраклаштырылган эш формалары булдыру;
– 50 яшьтән өлкән кешеләр өчен яңадан белем алу программалары;
– автоматлаштыруга инвестицияләр;
– яшь белгечләрне җәлеп итү программалары.
 — Өлкән хезмәткәрләр күбәю яшь белгечләр өчен эш урыннарын киметмәсме?
— Мондый куркыныч бар, әмма ул һәрвакыт турыдан-туры күзәтелми.
Кайбер очракларда өлкән хезмәткәрләр озаграк эшләгән саен яшьләр өчен старт вакансияләре акрынрак ачыла.
Ләкин бүген хезмәт базары бик тиз үзгәрә. Яңа технологияләр, дистанцион эш, проект формасындагы хезмәт күп кенә яңа мөмкинлекләр тудыра.
Яшь белгечләр гадәттә яңа технологияләргә тизрәк яраклаша, шуңа күрә аларның конкурентлык мөмкинлекләре дә югары.

 — Пенсионерлар саны арту социаль өлкәгә ничек йогынты ясаячак?
— Пенсионерлар саны арткан саен медицина хезмәтләренә ихтыяҗ да арта. Өлкән яшьтә йөрәк-кан тамырлары, диабет, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары ешрак очрый. Шуңа күрә диагностика, амбулатор ярдәм, даими медицина күзәтүе кирәк. Моннан тыш, озак вакытлы карау-тәрбияләү системасына ихтыяҗ арта: социаль хезмәткәрләр, сиделкалар, махсус учреждениеләр.
Медицина кадрларына ихтыяҗ да үсәчәк.

— Пенсионерлар саны артуы бары тик проблема гынамы?
— Юк, уңай сценарийлар да мөмкин. Мәсәлән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актив пенсионерлар җәмгыятьтә мөһим роль уйный ала. Күп кенә өлкән кешеләр эшләүне дәвам итә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, кулланучы буларак икътисадта актив кала. Шуңа күрә өлкән буынны җәмгыятьтән читләштерү түгел, ә аларның активлыгын саклау мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading