Нигә яшьләр тыйнак туй форматын сайлый?
Күп кешеле табыннар, җыр-бию һәм популяр алып баручылар белән үткәрелә торган традицион туйлар әкренләп үткәндә кала бара. 2026 елда туй сезонының төп тренды – якын кешеләр генә чакырылган 10-20 кешелек туйлар.
Зиннәтле туйларның кими баруының төп сәбәбе – кыйммәтләнүе. Туйлар оештыручылар барлык хезмәтләр һәм товарлар бәясендә кискен үсеш теркәгәннәр. Әгәр ике ел элек бер кунакка табын әзерләү уртача 5-7 мең сум булса, бүген ул 8-10 мең сумга кадәр. Чын рекордсмен – туй бизәлеше. Соңгы дүрт елда бәйрәмне бизәү бәясе 650 процентка арткан.
Тыйнак туй да ярты миллион сумга чыга
Тыйнак бәйрәм оештыру да җитди финанслар таләп итә. Метрода очраклы гына танышкан бер апа миңа туй чыгымнарын санап күрсәтте. Кызы тиздән кияүгә чыга икән. Башта миннән кияүгә кайчан чыгасың, дип сорады. Бәяләрне әйтеп күрсәтеп, әллә бу эшне тизләтергә кушты, әллә туй үткәреп тормаска өндәдеме шунда. Алай да бәяләрне мыегыма чорнап кудым анысы. “Ресторанга депозит кына 200 мең сумнан башлана, тамада тагын 100 мең сумга төшәчәк, ә кәләш киеме – ким дигәндә 20 мең сум”, – дип бармакларын бөгә-бөгә санап күрсәтте туй чыгымнарын. Нәтиҗәдә туганнары белән генә үткәрелә торган тыйнак чара да ярты миллион сумга чыга.
Лилия исемле туйлар оештыручы әйтүенчә, туй үткәрүнең бәясе сезнең теләкләрегез, кунаклар саны һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә бәйле. “Минималь пакет 30 мең тора. Аңа координация, мәйданчык һәм подрядчылар сайлау керә. Ә менә тулы пакетның бәясе 50 меңнән алып 500 меңгә кадәр. Монда инде концепциядән алып туй көненә кадәр бөтен әйберне контрольдә тоту керә: әзерлек һәм планлаштыру, оештыру мәсьәләләре, өстәмә хезмәтләр: кунаклар өчен трансфер оештыру, сценарий төзү, тортка һәм кенди-барга заказ бирү һәм башкалар. Оештыручы хезмәте бу чара өчен бик кирәк, ансыз булмый. Ул вакыт һәм нервларны саклый, барлык нечкәлекләрне уйлап, бәйрәмнең матур һәм эчтәлекле узуына гарантия бирә”, – ди ул.
Очсыз фотограф эзләмәскә
Туйда фотографсыз да булмый. Яхшы фотограф бәясе сәгатенә 6 меңнән башлана. Бу хакта туй фотографы Руслан белән сөйләштек.
− Бәяләр төрлечә. Яңа гына эшли башлаган фотографлар сәгатенә 2-4 мең сумга төшерергә мөмкин. Ләкин шундый зур чараны тәҗрибәсез кешегә ышандырып буламы соң? Үз эшенең остасы булганнарның бәясе сәгатенә 6-15 мең сум һәм аннан да югарырак була ала. Фотографның портфолиосы, кулланылган техника һәм өстәмә хезмәтләр, мәсәлән, иртәнге макияжны төшерү, кияү белән кәләшнең аерым фотосессиясе, фотокитап ясау бәя өсти. Туй – кабатланмас вакыйга. Шуңа фотограф сайлаганда очсыз булсын дип эзләмәгез, – дип үз киңәшләрен бирде Руслан.
Әле чәчәкләр дә кирәк. Аларның бәясе уртача 15 меңнән башлап 100 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Кәләшнең чәчәк бәйләме 5 меңнән 15 меңгә, ә менә мисал өчен 20 өстәлне розалар белән бизисең килә икән, бәясе 100 меңгә кадәр җитә.
Бу истәлекле көн визажистсыз да үтә алмый. Аларның бәясе 7 меңнән 30 меңгә кадәр. Әгәр визажист кәләш белән көне буе булса, бәяләр арта.
“Кечкенә туйларның рәхәтлеген тоям”
Яшьләрнең хәзер күбрәк нинди мәҗлес сайлаулары турында танылган алып баручы Айваз Садыйров белән сөйләштек:
− Зур яки кечкенә формат дигән тенденция, дөресен әйткәндә, юк. Моннан ничәдер ел элек коронавирус һәм дөньякүләм икътисади вазгыять белән бәйле фаразларым бар иде. Мәҗлесләр гаилә форматына күчәр, масштабы үзгәрер дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Кеше ничек эшлисе килә, шулай эшли, җаен да таба, – ди ул.
Кайберәүләр 15 кешелек туй булса, бәясе дә түбәнрәк була дип уйлый. Ләкин алып баручыларга нәкъ тә менә кечкенә мәҗлес форматын алып бару читен икән.
− Зур бәйрәмнәрдә, кеше саны күп булганда эшләү җайлы, аларга биремнәр биреп чыксаң да ярты туең шулай каплана, ә менә унбиш кешене үзеңә каратып тору кыенрак. Яшь вакытта зур мәҗлесләрне алып бару җиңелрәк иде, шулай ярата идем. Хәзер кечкенә форматларның рәхәтлеген, үзенең бер җиңеллеген тоям. Мин анда үземне алып баручы буларак түгел, ә шушы гаиләнең бер әгъзасы кебек хис итә башлыйм. Гаилә бәйрәмнәрендә дә шулай бит, якыннар гына җыелса, утыру рәхәт. Шуңа да тыйнак чараларадан ләззәт ала башладым, – дигән фикердә Айваз Садыйров.
Алып баручыларның бәясе бүгенге көндә 35 меңнән 150 меңгә кадәр. Бу шулай ук атнаның нинди көненә карап, мәҗлес иртәнме, кичме икәненнән дә тора.
“Зур мәҗлес – акча сарыф итү”
Ә менә яшьләр үзләре нинди форматны сайлый? Берничә ел элек туйлары булган яшь парлардан сораштырдык. Руфия Гыйлаҗиева фикеренчә, зур мәҗлес үткәрү – кирәкмәгәнгә акча сарыф итү генә.
− Бер көн өчен кешеләр күпме акча бетерә. Минем уйлавымча, бу яшьләрнең иң бәхетле көне дип әйтү дөрес түгелдер, чөнки алар көн дәвамында стресс кичерә. Барлык кунакларны, алып баручыны, ашауны, атмосфераны контрольдә тотарга кирәк. Ул акчаны берәр кайда ял итеп кайтырга тоту яхшырак. Без шулай эшләдек. Хәзер бит үткәргән туйлар үз бәясен капламый да, – ди ул.
Туй туганнарны берләштерә
Энҗе һәм Ралиф Газизуллиннар туйларын зурлап, бөтен туганнарын җыеп үткәргәннәр.
− Ике яктан да туганнарыбыз күп, бөтенесен дә җыясы килде. Мондый форматны сайлаганга үкенмибез. Шатлыклы мизгелләрне фотолар карап искә төшерәбез. Кайбер туганнарыбыз хәзер безнең белән юк, ләкин алар белән видеолар, фотолар калды. Хәзер туганнар җыелып, бер-берсе белән элеккеге кебек сөйләшмиләр, ә менә туй туганнарны берләштерә. Барлыгы 120 кунак булды. Никахны – аерым, туйны аерым үткәрдек. Туй мәҗлесе якынча 300-350 меңгә төште, – диләр алар.
Гөлназ Әхмәдиева никахны гаилә форматында үткәреп, туйны зур мәҗлес итеп үткәрергә җыена:
− Без никахыбызны гаилә форматында үткәрдек. Безнеңчә, никах шулай үтәргә тиеш тә инде, әллә никадәр кеше җыеп утыруда мәгънә күрмәдек. Туй мәҗлесе исә бөтен дусларыбызны, туганнарыбызны җыячакбыз, – ди ул.
Аныңча, хәзер яшьләрнең төрле форматны сайлавы финанс мәсьәләсеннән тора.
– Туйның форматы бюджетка бәйле, минемчә. Финанс мөмкинлекләре бар икән, үткәрергә кирәк. Бу бит гомереңдә бер була торган истәлекле, мөһим көн, – ди Гөлназ.
Яшьләр экспериментлардан курыкмый
Күчмә язылышу тантаналарын алып баручы Илүзә Касыймова әйтүенчә, яшьләр ике форматны да тигез күрә.
− Туй форматы елдан-ел үзгәреш кичерә: яңа трендлар, кызыклы, үзенчәлекле идеяләр барлыкка килә. Шунысы сөендерә – яшьләр экспериментлардан курыкмый. Тыйнак тантаналар сайлыйлар дип әйтмәс идем. Киресенчә, хәзер туйларын киң җәелеп, зур бюджет белән оештыралар. Шулай ук иң якын кешеләрен генә дәшеп, кечкенә генә, зәвыклы туйлар оештыручылар саны да арта бара. Ике вариантны да сайлыйлар, – ди әңгәмәдәшем.
Күчмә язылышу тантаналары хәзер популярлашкан. Яшьләр чит илләргә карап илһамлана, үзенчәлекле язылышу мәҗлесләрен оештыра икән.
− Искәртеп узарга кирәк, һәрбер күчмә язылышу тантанасы кабатланмас, чөнки яшьләрнең үзләренә генә хас мәхәббәт тарихы языла. Гадәттә, мондый төр язылышуны зурлап уздыралар, кунаклар да күп килә. Тыйнак форматны сайлаган яшьләрнең туенда һәм күчмә язылышу тантаналарында булганым юк. Гадәттә, мин алып барган язылышу тантанасында 80-150 кеше була, – ди ул.
Күчмә язылышу тантанасын алып баручыларның бәясе төрле: 5-6 меңнән 100 меңгә кадәр.
− Барысы да яшьләрнең кесә калынлыгыннан һәм тантанада кемне күрергә теләүләреннән тора. Танылган шәхесләр, ничә еллык тәҗрибәләре булган регистраторлар, әлбәттә, 5 меңгә генә килеп йөрми. Чөнки күчмә язылышу алып бару күп энергия, көч һәм ресурсны таләп итә! Һәрбер парга 20-30 минутлык мәхәббәт тарихын язу, яшьләр белән күрешеп детальләрне сөйләшү, тантанага киенеп-ясанып барулар, юл бәясе... Барысы да чыгымлы эш! – ди ул.
Тормыш үзгәрә, бәяләр арта, трендлар алышына. Әмма бер-береңне күреп, бергә табын артында җыелып, кунакларның ихлас теләкләрен тыңлау – мәҗлесләрдә иң кадерлесе. Әлеге мизгелләр бәясез. Ә сез ничек уйлыйсыз? Киләчәктә туйлар нинди булыр?
Залинә Гыйлаҗиева.
Комментарийлар