Дустым Римма Афзалова алып килгән каймак күңелдәге әллә нинди тәмле дә, рәхәт тә вакыйгаларны искә төшерде.
Каймакны хәзер әнә шулай 200 граммлы савытларда, сагынганда бер генә сатып алабыз шул. Ә без балачакта өстәл уртасында ике литрлы кечкенә кәстрүл белән торыр иде ул.
...Җәй иртәсе. Сеңлем Фәридә белән өйгә тулган гаҗәеп хуш истән – дәү әни пешергән такта чәй исеннән уянабыз. Кухня якның чаршавын корып куеп, әни белән дәү әни икесе генә чәй эчеп утыра. Өстәл уртасында зур колаклы ак кәстрүлдә каймак, бөтен килеш кенә пешергән бер җамаяк күкәй, кызыл җирлеккә эре-эре ак борчаклар ясалган касәдә шакмаклы шикәр һәм дәү әни атна башында мичкә ягып дүрт зур табада пешергән ак күмәч.
«Тордыгызмы, кызым? Торсагыз, әйдә чәй эчеп алыгыз да, бүген сепарат аертасы булыр», – дип, вак-вак яшькелт чәчәкле ак яулыгының ике почмагын колак артына гына җибәргән дәү әни сеңлем белән икебезгә сөтле чәй ясап бирә. «Әйбәтләп ашагыз!» – дип, каймаклы кәстрүлнең зур колагыннан тотып безгә табарак этәрә. Ялындырабыз. «Бу кичәге каймак түгел ич, тәм кергән», – дип киреләнгән булабыз. Дәү әни бал кашыгы очы белән генә кәстрүлдәге каймакны тәмләп карый. «Утырасыз шунда икеләнеп, нишләп тәм керсен? Бик тәмле! Ашагыз!» – ди. Без җамаяктан әле суынып та бетмәгән берәр йомырка алып ашыйбыз да, чәйне ике тапкыр гына чөмереп, тизрәк уйнарга чыгып чапмак булабыз. «Сепарат аертасы бар! Лилия, сепарат аерткач уйнарсың», – дип туктата дәү әни мине – капканың тимер келәсен инде урам яктан ябып маташкан 9-10 яшьлек кызны.
Уф-ф-ф... Тагын сепарат... Нинди бер бетмәгән сепарат?... Минем бүген бер дә сепарат аертасы килми, Әлфия-Гөлнара белән капкага туп бәреп, яки капка төбендә Рүзәл-Надирлар белән бергә карта уйныйсы килә. Ләкин сүз тыңламый да булмый.
Дәү әни стенага эленгән шкаф өстеннән сепарат казанын алып бирә. Марля белән капланган әлүмин казан эчендә кырыкмаса-кырык тәлинкәсе, сөт һәм каймак ага торган улаклары, бүрәнкәләре... Менә шушы тәлинкәләрнең чиратын бозмыйча, дөрес итеп җыярга кирәк. Мин аны күз йомып та җыя алам – бер авырлыгы да юк. Бары бүрәнкәсенең гайкасын ачкыч белән борып кысар өчен генә дәү әни кирәк. Ниһаять, сепаратны җыеп бетереп, бүрәнкәсен ачкыч белән кысып борып, иң өскә казанын утыртып, казан уртасына борынын бастырып куйгач, сыек сөт ага торган улагына чиләк белән, каймак агасы улагына чиста кәстрүл китереп утырткач, мин сепаратның тоткасына тотынам.
Безнең сепарат – кул сепараты, сөттән каймагын аерып алыр өчен, аны кул белән әйләндереп торырга кирәк. Эчтәге зур тимер маховикны беренче тапкыр әйләндереп җибәрүе бигүк җиңел түгел. Тешләре арасындагы май җылынганчы, шактый авырдан әйләнә ул. Кул сепаратын әйләндергәндә тыңларга кирәк. Аның үзенең бер көе була. Әйләндерә генә башлаганда, салкын вакытта, аның көе кирле-мырлы, әле текелди, әле тыкылдый... Җылынып беткәч, көе тигезләнә – тип-тигез басу юлыннан теркелдәп кенә барган тимер тәгәрмәчле ат арбасы тавышы белән җырлый башлый ул.
Менә шул теркелдәгән тәгәрмәч тавышы ишетелә башлагач, дәү әни, бисмилласын әйтеп, сепарат казанына бер чиләк сөтне китереп бушата. Тик хәзер үк борынын ачарга ярамый, теге «тәгәрмәчләргә» тагын бераз гына темп өстәргә – кызулатырга кирәк. Сепаратның тоткасын аз гына кызурак әйләндерә башлыйм. Анысының да үзенең бер ритмы бар, аны бозмас өчен күңелдән генә гел көйлим: «Әндер-гендер-геннәем...» «Әндер» дигәндә тоткасын күтәрә башлыйм да, «геннәем» дигәндә ул кабат аска төшеп җитәргә тиеш. Ритмны бозсаң, сөт йә сиптерә, йә сүлпәнрәк ага.
Сепарат әйләндерергә яратмасам да, кечкенә кәстрүлгә каймак ага башлагач, эш күңеллеләнеп китә. Безнең сыерның сөте куе, ди дәү әни, шуңа күрә каймагы да бераз саргылтрак төстә. Сепарат улагыннан нечкә генә гөрләвек булып аккан җылымса каймакка имән бармагымның битен куям. Кытыклы-ы-ый!
Мәңге бетмәс сыман тоелса да, дәү әни казанга ахыргы чиләк сөтне сала да, мин күптән көткән сүзне әйтә: «Монысы соңгысы». Казандагы сөт төшеп беткәч, сепаратның көе тагын үзгәрә: сөт беткәнгә ачуы килгән сыман, усалланыбрак җырлый башлый. Дәү әни казанның борынын япкач та мин бераз әйләндерәм әле, бүрәнкәдәге каймак төшеп бетәргә кирәк. Инде соңгы тамчы каймак тамып, сепаратны туктатам. Ә ул һаман да җырлавын дәвам итә.
Сепаратны аертып бетердек тә, эше бетте, дисезме? Әйе, ди! Ә сепаратны кем юа? Җәй көне без савыт-сабаларны ишегалдында – ялды артындагы агач өстәлдә юабыз. Арттагы басма дип атый аны дәү әни. Анда рәхәт – өйләдән соң монда гел күләгә, җиләс.
Дәү әни зур табакка ярты чиләк кайнарча су сала да бүрәнкәне күкрәгенә кысып, ачкыч белән гайкасын ачып бирә. Калганы инде минем эш. Кырыкмаса кырык тәлинкәсен, ике улагын, бүрәнкәсен, казанын, казан өстенә каплый торган марлясын юып, чайкатып, сепарат тәлинкәләрен подноска тезәм дә әвеслек түбәсенә кояшка кибәргә куям.
...200 г каймак әнә никадәр хатирәләр уятты.
Лилия Гәрәева
Комментарийлар