Урманнарда агачларны рөхсәтсез кисүчеләргә, гомум исәптә, 1 миллион сумга кадәр штраф салынды. Утынга агач кисәргә рөхсәтне урманчылыклардан сорарга кирәк.
Татарстанда урманнар 1 миллион 300 мең гектарга якын мәйданны били.
Илкүләм проектлар
“Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” федераль һәм төбәк проектлары буенча республикада күп чаралар гамәлгә ашырыла.
– Быел урман фондында һәм башка җирлекләрдә барлыгы 5 мең 334 гектарда агач утырту эшләре башкарылды. Урманчылыклар 2 мең 2 гектарда урман саклау полосалары барлыкка китерде. “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында урман эчләре 4 мең 563 гектарда өстәмә үсентеләр белән тулыландырылды. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе вакытында 1 миллион 500 төп агач утыртылды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә дә агачлар утыртыла, – диде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Республикада 178 “Мәктәп урманчылыгы” эшли, аларда 2 мең 300 бала шөгыльләнә. Министр әйткәнчә, укучылар агачлар утырту һәм санитар чистарту өмәләрендә катнашып, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда лаеклы хезмәт өлеше кертә.
Кәлшәләр кояшка үрелә
Урман фондын яңарту максатында 32,6 миллион кәлшә үстерелгән. Урман хуҗалыгы эшчеләре 12 мең 172 килограмм төрле орлыклар хәстәрләгән. Шулардан 586 килограммы – нарат, 69 килограммы – чыршы, 864 килограммы – каен орлыклары, 9 мең 280 килограммы имән чикләвеге.
– Элек урманнарда имәннәр күп иде. Бу агачларның санын арттыру буенча махсус чаралар күреләме? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Каты суыклар күзәтелгән 1978-1979 еллар кышы имән агачларына зур зыян салды. Кайбыч урманчылыгында, Чулман аръягында хәзер имәннәр актив үрчетелә. Наратлар белән чыршы кәлшәләрен ябык тамырда, ягъни, кечкенә савытларда үстерәбез инде. Андый ысулдагы үсентеләрнең 95 проценты тернәкләнеп китә. Саба районында урнашкан Татарстан Республикасы урман селекция-орлыкчылык үзәгендә имәннәрне дә ябык тамырда үстерә башладык, – дип җавап бирде Равил Кузюров.
Тиз үсә торган имәннәр (“черешчатый”) күпләп утыртылачак.
Урманга ут капмасын
Быел республикада урманнар янында ут пыскып утыруның – 634, ә корган үләннәр яна башлауның 421 очрагы теркәлгән, тиз арада чаралар күрү нәтиҗәсендә урманнарга ут кабуга ирек бирелмәгән.
Урманнарны янгыннардан саклау – беренчел бурыч. Урманнарны авиакүзәтүгә 15 миллион сум һәм ут чыганакларын сүндерүгә 1,5 миллион сум тотылган. Киләсе елга да шул күләмдә финанс планлаштырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә урман янгыннарын сүндерүгә 6 берәмлек “КамАЗ” машинасы сатып алынган.
Кагылма карт агачка
“Россия Федерациясенең Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон проекты ел ахырына кадәр икенче укылыш узачак.
– Татарстан Рәисе теләктәшлегендәге әлеге закон проекты безнең тарафтан кертелде, – диде Равил Кузюров. – Шушы канун кабул ителсә, урман хуҗалыкларының карт агачларны кисү буенча хокуклары барлыкка киләчәк. Карт агачларны кисү белән урман арендаторлары гына шөгыльләнә, ә дәүләт учреждениеләренең мондый хокукы юк. Республикада ел саен 1 миллион кубометр карт агачлар киселмичә кала. Урманнарда эшкәртүгә яраксыз агачлар күбәйде, аларны сатып җибәреп тә булмый. Карт агачларны кисеп, алар урынына яшь урман утырту кирәк, урман сәламәт булырга тиеш.
Басып торса, аударма
Министр Равил Кузюров аңлатканча, урманнарда “аягында” басып торган яки авышкан, корыган агачларны кисәргә рөхсәт юк. Корыган агачны, тамыры кубарылып, тулысынча җиргә ауган очракта гына кисәргә ярый.
– Урманнарда агачларны рөхсәтсез кисүчеләргә, гомум исәптә, 1 миллион сумга кадәр штраф салынды. Утынга агач кисәргә рөхсәтне урманчылыклардан сорарга кирәк. Урманчылыклар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын әзерләп бирә, – диде Равил Кузюров.
“Чыршы” операциясе
Татарстанда 15-31 декабрьләрдә “Чыршы” операциясе уздырыла. Яңа елны каршылаганда өйләрне һәм биналарны бизәү өчен питомникларда чыршылар махсус үстерелә, урманнардагы ылыслы агачлар киселми. Чыршыны рөхсәтсез кискән гражданнарга 3-4 мең сум штраф салына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар