Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассалары, билгеле булганча, үз вакытында сатып алучыларга уңайлы булсын һәм чиратларны кыскарту өчен уйлап табылган.
Ләкин кибеттәге техник прогрессның икенче ягы да бар: мондый кассалар белән бергә кибет каракларының яңа категориясе барлыкка килде.
Кайберәүләр кәрзиннәренә тутырган бөтен товарны да сканер аша үткәрми, ә кайберләре, гомумән, карта белән түләгән кыяфәт чыгарып, бөтен әйберне төяп чыгып китә. Алар җәзасыз каламы? Кибетләр бу күренеш белән ничек көрәшә?
Техник прогресс — караклар файдасына?
Супермаркетларда заманча видеокүзәтү системалары булуга карамастан, кибет караклары кимеми. Киресенчә, товар урлауның иң киң таралган һәм иң җиңел ысулы нәкъ менә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассалары аша башкарыла. Бу күренеш сәүдә челтәрләре өчен чын бәлагә әверелгән. Менә яңа мисалларның берсе: әле шушы көннәрдә генә Чаллыда супермаркеттан 35 мең сумлык азык-төлек урлаган яшүсмерләр тоткарланган. Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, яшүсмерләр Алабуга районыннан килгән.
Алар аерым-аерым эш иткән: икесе арбага төрле товарлар төягән һәм алар өчен түләмичә кассалар яныннан узып китәргә тырышкан. Өченче җинаятьтәшләре исә ишек төбендә көтеп торган. Ведомствода шулай ук шул ук челтәр кибетләрендә тагын бер тоткарлау турында да хәбәр иттеләр. 48 яшьлек ир-ат кесәләренә төрле төрдәге, гомуми бәясе 4 мең сумлык сыр яшергән һәм аны түләмичә алып чыгарга теләгән. Ул видеокүзәтү камералары аша ачыкланган. Барлык тоткарланучылар да полициягә тапшырылган. Хәзерге вакытта тикшерүләр бара, җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә. «Бу кассалар — аерым дәүләт»
— Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассалары — гомумән, аерым дәүләт, — дип сөйләде безгә Казанда шактый популяр булган кибетләрнең берсендә сатучы. — Шуңа күрә кассирлар гадәти кассага караганда алар янында озаграк булырга тырыша.
Аның сүзләренчә, бигрәк тә яшүсмерләр арасында урлау фактлары күп.
— Суыргычлар, сыроклар, чипслар урлап чыгалар. Гадәттә, 3–4әү йөриләр. Капюшоннарын батырып кияләр, имеш, видеокамерага эләкмәячәкләр. Тик эләгәләр. Камералар бөтен җирдә, директорыбыз кайчак ярты төнгә кадәр язмаларны карый, – ди ул.
Сатучы тагын бер мисал китерә:
— Көн саен урлашкан 50 яшьлек ир-атны тоткарладык. Кәттә киенгән, курткасы эченә бер казылык тыккан. Отставкадагы полковник булып чыкты. Яшүсмерләр моны кызык өчен эшли, ә мондый очракны мин «чир» дияр идем.
Шоплифтинг: глобаль проблема
Шоплифтинг (shoplifting) — ул кибеттән әйбер урлау, ягъни товарларны түләүсез яшерен рәвештә алып чыгу. РБК басмасы хәбәр иткәнчә, кибетләрдә урлауларны булдырмау буенча Милли ассоциация (NASP) мәгълүматлары нигезендә, кибет урлаулары аркасында еллык зыян дөнья буенча 389 миллиард 166 миллион сум тәшкил итә. Кибеттә урлашу — дөньяда иң киң таралган җинаять төрләренең берсе. Аларны өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә кыла.
Шоплифтерлар гамәлләре нәтиҗәсендә кибетләр көн саен уртача 350 миллиард сумнан артык акча югалта.
«Чекны эләктереп чыгып китәләр»
— Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассалары намуссыз гражданнар өчен менә дигән мөмкинлек, — ди адвокат Марат Гайнуллин. — Алар касса янына килеп, товарларның иң арзанлыларын гына сканер аша үткәрәләр, ә кыйммәтлеләрен — юк.
Адвокат сүзләренчә, кайберәүләр хәтта карта белән түләгән кыяфәт чыгара.
— Әгәр янәшәдә ташланган чеклар булса, аларны урлау фактын яшерү өчен кулга алалар. Аннары сатып алучылар күплегеннән файдаланып чыгып китәләр. Кассаларга беркетелгән хезмәткәрләр барысын да күзәтеп өлгерми. Җәза котылгысыз Адвокат аңлатканча, җаваплылык урланган товар суммасына бәйле. Әгәр сумма 2500 сумнан кимрәк булса, Россия Административ хокук бозулар кодексының 7.27 маддәсе («вак урлау») кулланыла. Ул урланган әйбер бәясенең биш тапкырына кадәр штраф (ләкин 1000 сумнан да ким түгел), 15 тәүлеккә кулга алу яки мәҗбүри эшләр карай. Әгәр урланган товар 2500 сумнан артык булса, Җинаять кодексының 158 нче маддәсе нигезендә эш кузгатыла. Бу очракта 80 мең сумга кадәр штраф, 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
— Әгәр урлау алдан сүз куешып, төркем белән башкарылган икән, җәза тагын да катгыйлана, — дип ассызыклый адвокат.
Иң еш урлый торган товарлар
Еш кына яшерергә җиңел һәм үз үлчәмнәренә карата кыйммәтле товарлар урлана. Алар арасында: косметика һәм парфюмерия; хәмерле эчемлекләр; электрон җайланмалар (мәсәлән, колакчыннар); кием-салым һәм аяк киеме; азык-төлек продуктлары (аеруча кыйммәтле сырлар, шоколад, диңгез продуктлары).
Психолог фикере
Ни өчен урлыйлар?
Психолог Гөлүсә Ахунова фикеренчә, вак урлаулар еш кына эчке проблемалар белән бәйле.
— Мондый очраклар эмоциональ киеренкелек, канәгатьсезлек, түбән үзбәя белән аңлатыла. Кеше үзендә бушлыкны, кимчелек хисен компенсацияләргә тырышып урлый. Бу вакытлыча җиңеллек бирә, ләкин проблеманы хәл итми, — ди белгеч.
Комментарийлар