16+

Халык чишенә, ә шәһәр хакимияте кыш турында хәсрәтләнә

Казанда коммуналь инфраструктура төзекләндерелә.

Халык чишенә, ә шәһәр хакимияте кыш турында хәсрәтләнә

Казанда коммуналь инфраструктура төзекләндерелә.

Быел башкалада “Казан җылылык челтәре” предприятиесе – 26 чакрым, ә “Казэнерго” берләшмәсе 8,6 чакрым җылылык челтәрен төзекләндерергә планлаштырган.

– Казанда соңгы 3 елда 109,9 чакрым җылылык челтәрләре төзекләндерелде. Бу гомум күләмнең 15 процентын тәшкил итә. Эш башкару Татарстан Республикасында 2023-2027 елларда коммуналь инфраструктура системасын камильләштерү буенча төбәк программасы кысаларында һәм Төбәкләрне үстерү буенча федераль фонд ярдәмендә алып барыла, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Җәйге айларда “Казэнерго” берләшмәсенең Олонецкая,5, Космонавтлар,12 һәм Курчатов,5 адресларындагы котельныйлары төзекләндерелә. Биредә искергән казаннар һәм җиһазлар яңага алмаштырыла. Шәһәрдә 3 елда 26 котельный ремонтланган.

– ТЭЦ-1дән “Горки” котельныена кадәр 9,1 чакрымлы 5нче җылылык үткәргеч магистрален төзү дәвам итә. Әлеге эшкә 413 миллион сум тотылачак. Яңа җылылык үткәргече Гадел Кутуй, Даурия, Родина урамнарында төзеләчәк торак һәм коммерция биналары мәйданнарын, шулай ук 12 мәктәпне һәм 20 мәктәпкәчә учреждениене җылылык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Җылылык челтәрен юдырту һәм һава өрдереп тикшерү эшләре барышында җылы суны туктатып тору графигы kzn. ru сайтында, җылылык чыганаклары белән тәэмин итүче оешмаларның порталларында, “Открытая Казань” системасында күрсәтелә, шулай ук йортларга да белдерүләр беркетелә. Искәндәр Гыйниятуллин күп фатирлы йортлар җылыту чорына әзерлек паспортларын 15 сентябрьгә кадәр алырга тиешләр, дип искәртте.

Казанда җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләргә идарәче компанияләрнең 65 миллион сум бурычы бар. Казанлыларның идарәче компанияләргә бурычы 1 миллиард (!) сумга якынлаша.

– Тормышта могҗиза юк. Финанс чыганаклары да, җылылык та юктан бар булмый. Түләү бурычлары ишегалды җыештыручыларның хезмәт хакларына, кышка заманча реагентлар , кар чистарту техникасы сатып алуга кырын суга, – дип, казанлыларны коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисапны вакытында башкарырга чакырды.

Татарстан башкаласында 25 бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма, 16 җылылык челтәре компаниясе, “Казэнерго”ның 127 котельные, 59 ведомство котельные, 3 ТЭЦ һәм 3 район котельные эшли.

Казан шәһәренең Карбышев урамындагы йортларның берсендә "Күрше фест" дип аталган ишегалды бәйрәме узды. Бәйрәмгә Салават та килеп җырлады! Вәт сиңа "Күрше фест"! 

Исегезгә төшерәбез, "Күрше фест" Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән ишегаллары вакыйгалары конкурсы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading