16+

Ябыгу сере спортзалда гына түгел: тренер киңәшләре»

Офис эше, компьютер каршында озак утыру, кичке ял һәм кул астындагы тәм-томнар — артык килограммнар җыелуга сәбәпче булырга мөмкин. Фитнес-тренер Дмитрий Савельев ябыгу өчен спортзалга йөрү генә җитмәвен аңлатты.

Офис эше, компьютер каршында озак утыру, кичке ял һәм кул астындагы тәм-томнар — артык килограммнар җыелуга сәбәпче булырга мөмкин. Фитнес-тренер Дмитрий Савельев ябыгу өчен спортзалга йөрү генә җитмәвен аңлатты.

Күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк

Белгеч сүзләренчә, көн дәвамында аз хәрәкәтләнү ябыгуны кыенлаштыра. Хәтта спортзалга даими йөрү дә калган вакытта сәгатьләр буе утыруның тәэсирен тулысынча каплый алмый. 

Тренер һәр сәгать саен эш урыныннан торырга, бераз йөрергә, баскычтан менәргә киңәш итә. Төшке аш вакытында саф һавада йөреп кайту да файдалы. Өйдән эшләүчеләргә исә эшкә кадәр яки эштән соң урамга чыгып керү артык булмас.

Артык килограммнар кухнядан да башлана

Хәрәкәтне арттыру гына җитми — туклануга да игътибар кирәк. Баллы кофе, печенье, татлы эчемлекләр һәм калорияле төшке ашлар көн дәвамында сизелмичә өстәмә энергия бирә.

Дмитрий Савельев ризыкны алдан әзерләргә киңәш итә. Эшкә өйдә пешерелгән ризык, җиләк-җимеш яки табигый йогурт алып барырга мөмкин. Төп ашларда аксымлы ризыкларга, яшелчәләргә һәм гарнирның күләменә игътибар итү мөһим. Татлы эчемлекләрне су яки шикәрсез чәй белән алыштыру да файдалы гадәткә әйләнә ала.

Кичен ач бүре кебек ашамас өчен

Көндез ашарга вакыт тапмыйча, кичен бик нык ачигу да туклану тәртибенә йогынты ясый. Шуңа күрә белгеч үзеңне көчле ачлыкка җиткермәскә, ашауны көн дәвамында дөрес оештырырга киңәш итә.

Актив тормышка күчүне дә кискен башларга кирәкми. Тиз йөрү, өйдә гади күнегүләр ясау яки атнага ике-өч тапкыр спортзалга бару — яхшы башлангыч. Йөкләнешне әкренләп арттыру мөһим.

спорт. фото ТИ

Иң мөһиме — тиз түгел, тотрыклы нәтиҗә

Тренер фикеренчә, кискен чикләүләр һәм авыр күнегүләр белән тиз арада ябыгырга тырышу озак вакытлы нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Гадәтләрне акрынлап үзгәртү, күбрәк йөрү, порцияләр күләменә игътибар итү һәм җитәрлек йоклау күпкә отышлырак.

Димәк, ябыгу өчен тормышны тамырдан үзгәртү мәҗбүри түгел. Кайчак эш өстәле яныннан ешрак тору, төшке аштан соң йөреп керү һәм кичке ашны алдан планлаштырудан башлау да җитә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading