16+

Гаилә көне уңаеннан Татарстанда 600дән артык чара узачак

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Гаилә көне уңаеннан Татарстанда 600дән артык чара узачак

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Бу бәйрәм  ел саен гаиләләрне зурлау максатыннан уздырыла. Шул уңайдан республиканың шәһәр һәм авылларында 1 июленнән 8 июленә кадәр 600 дән артык чара үткәрергә җыеналар. Бу хакта матбугат очрашуында Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова белдерде.

Гаилә кыйммәтләрен чагылдырган чаралар төрле форматта парклар һәм скверларда узачак. Биредә гаиләләр катнашында урам концертлары, төрле викториналар, турнирлар, мастер-класслар, фото күргәзмәләр, конкурслар, интерактив мәйданчыклар оештырылачак. ЗАГС мәйданчыкларында туу турында таныклыклар тапшыру, исем кушу, юбиляр гаиләләрне котлау, никах теркәү тантаналары кебек чараларны зурлап уздырырга җыеналар. Тормышта якты маяк булып яшәүче 70 ләп гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылачак. Мондый медальләр династияләргә, күп балалы гаиләләргә, 25 елдан артык матур тормыш алып барган гаиләләргә бирергә җыеналар. 
5 июльдә Казан шәһәренең  Кремль яр буенда “Елмай” паркында гаилә фестивале – “Шәҗәрә бәйрәме” узачак. Анда шәҗәрәләрдән торган күргәзмәләр, хәләл маркет, уен зоналары һәм лекторийлар эшләячәк. Әлеге зур чараны Ш.Мәрҗани исемендәге татар мәдәни мирасын саклау һәм үстерү ассоциациясе оештыра. 

8 июльдә Казанда, Кирилл Казанский чиркәве территориясендә литургия узар дип көтелә. Аннан соң күренекеле шәхесләр катнашында Петр һәм Феврония һәйкәле янында чәчәкләр салу булачак. 

7 июльдән Татарстанның 47 ЗАГС мәйданчыгында “Бөтенроссия хокук ярдәме атнасы” башлана. Республика ЗАГСларында гаиләне яклау мәсьәләләренә багышланган сорауларга ачыклык табу максаты белән ачык ишекләр көннәре узар дип көтелә. Ул 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading