16+

“150 мең хезмәт хакы, көчле хуҗалык”: Кече Чынлының уңыш сере нәрсәдә?

«Цильна» хуҗалыгында булдык: тырыш эшчеләре белән аралаштык.

“150 мең хезмәт хакы, көчле хуҗалык”: Кече Чынлының уңыш сере нәрсәдә?

«Цильна» хуҗалыгында булдык: тырыш эшчеләре белән аралаштык.

Дөньяларның көннән-көн катлаулануына карамастан, Чүпрәле районының “Цильна” хуҗалыгы аягында нык басып торган иң көчле хуҗалыкларның берсе республикабызда. Халкы тырыш, җитәкчеләре Барис Гафуров ипле, көчле кеше, тау ягының кара туфрагы да ашлы – 5 мең гектар җирендә икмәк, шикәр чөгендере игәләр, 3350 баш мөгезле терлек асрап, ит һәм сөт җитештерәләр, орлыкчылыкны да үз иткәннәр, быел әнә майлы культуралар үстерү тәҗрибәсенә дә керешмәкчеләр. Кайсы тармак күрсәткечен алма – беренчелек алар кулында. Эш шартлары уңай, хезмәт хаклары югары.

Сынауларда сынмас

Хуҗалык көчле җитәкче ышыгында. Барис Гафуровның кайгыртучанлыгы, авыл кешесенең тормышын аңлап, икмәк, салам, печән кирәклектә гозерләнгәндә берсенә дә каршы килмәве бәрабәренә Чынлы – республикабызда иң күп терлек асраучы авыл булып та санала әле. Тормышлары җитеш. Урып-җыю чорында механизаторлар 150 мең сумнан да күбрәк хезмәт хакы ала. Сыер савучы, бозау караучыларныкы да 70 мең сумнан артып китә.

Барис Гафурова

– Хуҗалыкның хезмәт хакы фонды – 150 миллион тәшкил итә. Төп 200ләп эшчебез бар, эш кызган чорда тагын 50 ләп кешене яллыйм, берсен дә акча ягыннан кыерсытмыйм. Килгән эшчеләр хуҗалыкның тулай торагында яши, ашханәдә бушлай ашыйлар, – ди Барис Гафуров. – Бәяләрнең төшүе аркасында малларны арттырырга мәҗбүр без. Эш артып тора. Узган ел йомгакларын 950 миллион керем белән тәмамласак, быел бу сан үсәргә тиеш – максатыбыз шул.

Эше барның – ашы бар, дигән борынгылар. 37 елдан бирле хуҗалык йөгәнен иярләгән чорда күпне күргән җитәкченең нинди генә сынау алдында да тезләнмәве, хуҗалыкның тулы куәтен киметмәве – чынлыларның ак бәхете асылда.

“Бер көн күрми торсам да сагынам”

Хуҗалыкта бозаулар караучы булып эшләүче Гөлсинә Миначева үз авылына гашыйк. Ветеринария техникумын тәмамлагач, туп-туры колхозга кайтып керә дә, мал табибы булып эшенә керешә. 35 еллык хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул әле тагын дуңгыз фермасында да хезмәт куя, ясалма орлыкландыру технологы вазыйфасын да башкара. Ә менә соңгы уналты елын бозаулар карый.

– Авыл җирендә ансат эш юк. Шуны белә торып та шәһәргә чыгып качмадым, кечкенәдән мал-туарны яратканга да авылда калганмындыр, – ди ул.

Гөлсинә кул астында 25 бозау. “Сабыйлары” янына көненә ике тапкыр: иртәнге биштә һәм кичке дүрттә килә. Әле аңарчы өйдәге малларны да карап китәргә кирәк. Иртәнге өчтә аяк өстендә инде без, дип елмая ул. Озаклап ял иткәнен дә хәтерләми. Иң озак дигәне бер биш көнгә җыеламы икән.

 – Безне алмаштырырга кеше дә юк, аннары чит кешегә калдырасы да килми бит. Үз сабыйларың кебек булып бетәләр алар. Яңа туганнарын иң беренче тапкыр шешәдән имезгән вакыт аеруча дулкынландыргыч, яшь бала кебек күзеңә генә карап торалар. Алар авырса, безгә дә авыр. Кәефе булмауны күрүгә үк ут йота башлыйм, – ди Гөлсинә.

Гөлсинә Миначева

Энҗе бөртегедәй ул Энҗе

Энҗе Саттарова да, Буада бухгалтерлыкка укыганнан соң, туган авылына кайткан. Башта фермада лаборант булып эшләп алган, декрет ялыннан соң ясалма орлыкландыру технологы вазифасына керешкән. Егерме ел шушы хезмәттә. “Эшкә килүгә үк сыерларны күзәтеп чыгам. Таналар һәм сыерларны ясалма орлыкландыруга әзер булу вакытын төгәл билгеләргә тиешбез. Бозаулагач алтмыш көн эчендә каплатып өлгерергә кирәк. 35 көннән буазлыгын УЗИ аппараты белән тикшертәбез. 60 проценты капланган булса, ул инде яхшы сан. Ул ясалма орлыкландыручы технологның эш тәҗрибәсеннән генә түгел, ашатудан да, малның сәламәтлегеннән дә тора”, – ди Энҗе.
 

Энҗе Саттарова

Парлашып эшләү дә рәхәт

Алсу белән Дамир Хайбулловлар ирле-хатынлы фермада эшлиләр. Алсу ханым сыер сава, Дамир ясалма орлыкландыручы. Яшьлекләрендә Ульяновск каласына китеп урнашсалар да, гаилә коргач, шәһәр урамнарын тарсынып, авылга күченеп кайтканнар.

– Алсу – Зур Чынлы авылы кызы, һөнәре белән тегүче, ул да сүз саен авыл дигәч, аннары әни дә ялгыз иде, тәвәккәлләдек. Беренчедән, төп нигезне бетерәсе килмәде, икенчедән, олыгайган әти-әниләрне без карарга тиеш. Башта икебез дә бозаулар карадык әле. 14 ел элек Казанга барып укып кайттым да, ясалма орлыкландыру эшенә керештем. Хезмәттәшем Энҗе белән икәү аңлашып эшлибез. Үгезләр юк бездә, ясалма орлыкландыру ышанычлы, беренчедән авыру-фәләннән, икенчедән кысыр калу куркынычы юк. Схема буенча эшлибез, укол ясыйбыз да 10 көн эчендә сыйфатлы голштейн токымы орлыгы белән каплатабыз. Хәзер сыерларны ябып кына асрыйлар, ә без саф һавага чыгарабыз, кояш нурлары да, яшел үлән дә витамин – ныграк булалар, – ди Дамир әфәнде.

Сыерның сөте телендә дигәннәр. Тиешле витаминнары кушылып, азык әзерләү цехы да бар хуҗалыкның. Сыер савучылардан яхшы тәрбия генә таләп ителә, димәк. Алсу ханым карамагында 6 ел элек җыелган 60 лап сыер.

– Иртән сәгать дүрттә өйдәге ике сыерны савып, фермага йөгерәм, 7 бозауны Дамир карап кала. Сәгать биштә инде сава да башлыйбыз.  Дамир алтыларга гына килә. Көндезен дә бер сәгатькә соңара, ул арада өйдәгесен караштыра. Икебез дә 150 мең сумнан да ким акча эшләмибез, төрле айда төрлечә. Таналар җыйган чакта хезмәт хакы 100 мең сумнан да ким булмый. Рәхмәт, Барис абый печәнен, саламын күпме кирәк – бирә, икмәккә кытлык кичермибез, теләгән кадәр ал гына. Ашатырына булгач, терлекне шәхси хуҗалыкта да иркен асрыйбыз, үстереп, итен саткач та кулга акча керә, акча кергәч, эшләргә дә, яшәргә дә күңел үсә, – ди Алсу ханым.    
 

Алсу белән Дамир Хайбулловлар

“Герой”га барып җитеп булмады

Туган якта хөрмәтләнеп яшәүгә ни җитә! Үз җирендә нык басып йөргән, туган кырларында алны-ялны белмичә эшләгән стажлы механизаторлар да күп биредә. Шуларның берсе – Фәрит абый Фәтхуллов. Әздән генә Хезмәт герое  булмыйча калган ул..

Ульян өлкәсендә уку вакытын һәм Чехословакиядә армия чорын санамаганда ул Кече Чынлыдан беркая да китеп тормаган. Шушы җирдә хезмәт иткән. К-700 тракторын гына да 44 ел иярләгән чорда икенче шундый ук тракторны алмаштыра. Бүген дә Фәрит абый эшләгән трактор сафта әле. Күңел хакы өчен булса да, техникасының эшләгәнен әле дә күзәтә ул.

– Иң беренче мәртәбә Беларусь – Т38 тракторына утырдым. 1989 елда яңасына алмаштырдым. Кыр эшләрендә, урманда, терлекчелектә эшләдем. Башта андый зур техника колхозда икәү иде, хәзер берәү – минеке генә калды. Ерактан гел карап торам. Гомер буе эшләгән бит, – ди Фәрит абый.

Әле лаеклы ялга чыккач та, баштагы мәлне кеше җитешмәгәндә, эшкә чыккалап та керә ул. Үзе әз сүзле, әмма хезмәте турында күкрәгендәге социалистик хезмәт ярышларында җиңү яулаган орден-медальләре сөйли. Шуларның икесе бигрәк тә дәрәҗәле.

– Бу орденнарның берсе өченче дәрәҗәдә “Хезмәт даны”. Ул орден 1976 елда бирелде. Икенчесе икенче дәрәҗәдәге “Хезмәт даны” 1984 елда тапшырылды. Заманалар үзгәрде дә, герой булмый калдым, – ди Фәрит абый.

Мәгълүм ки, “Хезмәт даны” ордены 3 дәрәҗәдә йөри, аларны тулысынча алган кеше Хезмәт герое исеменә лаек була.

4нче сыйныфтан бирле “помкомбайнер” булып эшли ул. Аның эшкә киткәнен башта өйдәгеләр дә белми кала. “Кайнанам Хәлимә, кысылмаса гына ярар иде, имгәнә генә күрмәсен, дип бик борчылган. Йодрык хәтле малайны комбайнчы Рафик абый үзе килеп эшкә алып киткән”, – ди Фәрит абыйның хатыны Фәридә апа.

Әнә шулай Фәрит һәм Фәридә булып гомер кичергәннәр. Исемнәре дә парлы, үзләре дә сөйкемле. Алар икесе дә бер авылдан.

– Бер урамда яшәдек. Бала вакыттан ук бер-беребезне белеп үстек, – ди Фәридә апа.

Бергә гомер итүләренә киләсе елга 55 ел була икән. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр – Алсу, Гөлназ, Гөлчәчәк. Алсу белән Гөлчәчәк Буада яшиләр, Гөлназлары Казанда. “Эшебез килеп чыкса, балаларга бер генә сызгырабыз”, – диләр өлкәннәр.

Гомер буе эшләгән тынгысыз йөрәк тик торганны яратмый. Әле үз җегәрләрендә булганда яшелчәләрне дә күпләп утырталар. Фәридә апа ремонтант кура үстерү белән мавыга, аларның төп санын 44 кә җиткергән.  Салкыннар төшеп, кар ява башлаганчы тәмле җиләк ашыйлар. Аларга карыйсың да, пар канатлы булып яшәүләргә ни җитә, дип уйлап куясың.
 

Алсу белән Дамир Хайбулловлар

Ак күмәчләре бик тәмле

Колхоз ашханәсендә эшләүче Мөслимә Сабирҗанова да читкә чыгып китеп, аннары туган авылына кабат әйләнеп кайткан кеше.

  – Колхозда туганнан бирле эшлибез дисәң дә була. Әти терлекчелектә эшләде, әни – чөгендердә. Булачак ирем белән армиядән кайтуга ук өйләнештек тә, башка яшьләр кебек үк, без дә бәхет сынарга Ульяновскига чыгып киттек. Дүрт ел әз түгел, шәһәргә инде ияләшергә дә вакыт кебек. Тик бездә авылны сагыну хисе көчәйде генә, – дип сөйли Мөслимә. – Авылда колхоз гөрләп эшләп тора. Эш бар, хезмәт хакы вакытында түләнә. Үз авылыңда да кадердә яшәп булганда, нишләп әле шәһәрдә тилмереп йөрергә дидек тә күчеп кайттык. Йорт торгыздык, кызыбызны үстердек.     

Колхоз ашханәсе җәен дә, кышын да эшли. Сезон кергәч, төшке аш вакытында иң күбе 120 кеше туклана. Эшчеләрне көнгә өч тапкыр ашаталар. Тулай торакта яшәп эшләүчеләргә әле тагын биреп тә җибәрәләр.

Ашханәдә өч кеше эшли. Колхоз тирмәнендә тарттырылган оннан икмәк тә пешерәләр. Көненә 70шәр ипи пешергән вакытлар да була, ди Мөслимә.

Эшчеләрдән ашаган өчен акча алып калынмый, барысы да колхоз хисабына. “Алар эшлиләр, туйганчы ашасыннар да, дип әйтә Барис абый. Җитәкчебез эшләгән кешене ярата, хөрмәт итә. Исән-сау гына булсын дип теләп торабыз”, – ди әңгәмәдәшебез.

Мөслимә Сабирҗанова

Басуларын сагынып кыш чыга

Рәмис Айнуллов – хуҗалыкта “Татарстанның атказанган тракторчысы” исеменә лаек булган алыштыргысыз тракторчы. Төпчек булып туганга да, язмышы аны ныгытып Чынлыга бәйләгән.

– Әтием миңа 3 яшь чагында авырып, вафат булган. Нәфисә әнием алтыбызны берүзе аякка бастырды, картлыгында ничек ташлап китим инде? Армиядән кайткач та тракторга утырдым, хәер, сигезенче сыйныфтан бирле Әсгать абый янында плугар булып эшләгән егет мин, – ди ул.

23 яшендә Зөлфия исемле авылдашы белән гаилә коралар. Матур яшиләр. Йорт-җирне күтәрәләр, ике егет үстерәләр, инде онык сөю бәхетенә дә ирешкәннәр.

– Хатыным да гади хезмәт кешесе, төрле эшләрдә йөрде, безнең яктан бар хатын-кыз чөгендердә эшли инде. Зөлфия хәзер социаль хезмәткәр – авылдагы ялгыз әбиләрне карый, – ди әңгәмәдәшем.

Рәмис кулында әллә ничә техника, универсаль диләр аның турында. Яз җитүгә 600 гектарда чөгендер чәчә, аннары печән чаба, аларны җыя, рулонга пресслап төрдерә, салам пресслагач, чөгендер алырга керешә, кыскасы, кайсы техникага утыртсалар, шунда эшли. Самолет белән вертолет кына йөртә белмим, калганнарында күз йомып та йөрим ди.  

– Быел көнбагыш чәчәргә дә чыгам, кирәкле техникасы кайтты. Синнән кала башка кеше утырмый моңа дип, Барис абый да кыш уртасында ук әйтеп куйды. Эшлибез! Эш чорында 200 шәр йөз мең сум хезмәт хакы алабыз, уңайлы тракторларда эшлибез – кондиционерларына кадәр бар.  Кем әйтмешли музыкасы уйнап тормаса, ул технкага утырмыйбыз да, – ди Рәмис.

Кышын эләккән әз-мәз ял да озын булып тоела аңа. Басу-кырлар киңлеген сагынып, яз килүен ашкынып көтмәсәң, авылда яшәмә дә ди ул. Үз туфрагына гашыйк, чын җир кешеләр яши икән Чынлыда!

Рәмис Айнуллов

Сәхифәне Гөлнур Шәрәфиева, Дилбәр Гарифуллина, Рәсимә Галиева әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading