16+

Казанда йөгереп танышалар: 19 яшьлек егет 100ләгән кешене берләштергән

Күмәк йөгерү челленджлары ил буйлап төрле буын вәкилләрен бергә туплый.

Казанда йөгереп танышалар: 19 яшьлек егет 100ләгән кешене берләштергән

Күмәк йөгерү челленджлары ил буйлап төрле буын вәкилләрен бергә туплый.

Социаль челтәрләрдә күмәк йөгерү челленджлары үсеш ала. Аерым кешеләр халыкны спорт ярдәмендә берләштереп, бер үк вакытта 100, 200, хәтта 500 кешене йөгерергә «алып чыгу» максатларын куя. Бу хәрәкәт Россиянең төрле шәһәрләрен колачлады инде.  Спорт традицияләре белән дан тоткан Казан да бу агымга актив кушылды. Шәһәрнең төрле нокталарында көн дә төркем-төркем булып берләшеп, сәламәт яшәү рәвешен гадәткә кертәләр.  

Яшь лидер – зур идея
Шәһәрдәге иң киң таралган һәм популяр башлангычларның берсен яшь активист Даниял Шәйгалләмов башлап җибәргән. 19 яшьлек егет кыска вакыт эчендә күпләрне үз артыннан ияртә алды. Бүгенге көндә һәр  көнне иртәнге 8дә Кабан яр буенда дистәләгән кеше җыела. Атна ахырларында катнашучылар саны 100дән артып китә. Әлегә иң зур күрсәткеч – 180 кешенең бергәләп йөгерүе. Әмма Даниял моның белән генә чикләнергә җыенмый: максат – 300 кешене берләштерү, аннары тагын да зуррак максатларга «үрелер» әле бәлки.

Даниял Ижау шәһәрендә туып-үскән, спорт белән дуслыгы кечкенәдән килә: биш яшеннән үл йөзү секциясенә йөргән. Күп еллар иртәнге биштә торып бассейнга йөрүләр, дәресләрдән соң янә йөзүгә йөгерүләр аның холкын чыныктыра, максатчанлык һәм тырышлык тәрбияли. Спорт тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. 8 сыйныфта ук үсмер үсешкә, яңа белемнәргә омтыла һәм Казанга күченеп, көллияттә  мәгълүмати технологияләр үзләштерә башлый.

Спортны да ташламый, тренажер залы, бокс һәм катнаш сугыш сәнгатьләре (ММА) белән шөгыльләнә. Йөгерү дә аның өчен ят түгел, җәйләрен гел йөгерергә чыга. «Бер урында утыра алмыйм мин. Кечкенә чакта «гиперактивлык» диагнозы да куйганнар иде», – дип көлә ул. Бүген егет көллияттә програмист һөнәрен үзләштерүен дәвам итә, шул ук вакытта IT-проектлар алып бара, офлайн эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Актив тормыш позициясе, даими үсешкә омтылыш аны яңа идеяләргә этәрә.

Мәскәүдән калышмыйк
Йөгерү челленджын башлап җибәрү фикере Даниялга Мәскәүдәге танышларыннан күреп килә. Анда мондый чаралар инде зур масштабка чыккан, бер йөгерүдә 300 кешегә кадәр җыела. Бу тәҗрибә аны да илһамландыра. Ул Казанда да кешеләрне берләштерергә, аларга аралашу, танышу, уртак кызыксынулар табу өчен тере мәйдан булдырырга тели. 

- Башта бу бары тик кызык өчен генә эшләнде, бернинди максатлар куймадым. Процесс үзе үк мавыктыргыч иде. Кешеләр кушыла, хуплый башлагач, тагын да илһамланып киттем, – ди ул.

Гадәттә «спортчы»ларның йөгерү маршруты, Кабан күле тирәли уза. Катнашучылар уртача 4–5 километр араны бер сәгать эчендә үтә: бу вакытка разминка, танышу һәм кыска видеоязмалар яздыру да керә. Әмма проект гаммәви физик активлык белән генә чикләнми. Йөгерүдән соң катнашучылар кафеларга барып аралаша, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра, кызыксынулары буенча берләшеп, үз активлыкларын оештыра. Әйтик, 25ләп кеше җыелап, «Мафия» уенын уйнаган,  бер төркем табигатькә чыгып, шашлык кыздырган, хәтта кичләрен дә бергәләп йөгерергә чыга башлаган.

Йөгерү берләштерә
Проектка кушылучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар: студентлар, эшмәкәрләр, офис хезмәткәрләре. Яшь диапазоны да киң – 18 яшьтән алып 60ка кадәр. Шулай да күбесенчә актив яшьләр өстенлек итә. 

- Без барыбыз да төрле, әмма уртак телне тиз табабыз. Безне ихласлык, аралашуга омтылыш һәм бердәмлек хисе берләштерә, – ди Даниял.
Кызыклы фактларның берсе — әлеге проектка танылган кешеләр дә игътибар итә башлаган. Мәсәлән, «Дабро» төркеме вәкилләре Даниялга социаль челтәрләр аша үзләре язып, аны хуплаган, йөгерергә чыгучыларга үз концертларына билетлар да бүләк иткән. 

Башлангычта бары тик «кызык өчен» генә барлыкка килгән әлеге идея бүген җитди проектка әверелә бара. Даниял аны киләчәктә тулы форматлы йөгерү клубына әйләндерергә тели. Ул даими очрашулар, төрле спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрергә, катнашучылар санын арттырып үзенчәлекле бергәлек төзергә тели. 


 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading