Кышкы авыл. Мин туган йортыма кайтып киләм. Юл зират кырыеннан үтә. Ул тау итәгенә урнашкан. Зират коймалары яныннан тауга менә торган юл бар. Кыш көне без аннан чана, чаңгы шуа идек.
Бу таудан чаңгы шуып туктаганга 35 ел булгандыр дип уйлыйм. Хәзер дә бер кызчык әнә чана шумакчы. Тик чана урынына – “ватрушка”". Тау аңа ошамадымы, әллә иптәш булмагангамы, ул бик тиз өенә кайтып китү ягын карады.
Бу юл чишмәгә илтә. Аннары – мәктәпкә. 35 ел элек шушы чишмәдән су ташый идек. Кер чайкарга төшкән дә булды. Хәзер йортларга су һәм газ кергән. Күп кешедә керне машина юа. Кышкы чишмә юлы... 35 ел элек монда ике яктан да сукмак бар иде. Ә быел сукмак бер яктан гына булып чыкты. Чишмә матурайган, корылмалары төзекләндерелгән, элеккечә мул сулы. Авыл кешесе өчен ул – зур сөенеч. Су белән битеңне юып алсаң, бөтен кайгы, борчулар юылып төшкәндәй була. 35 ел элек, берничә кыз, мәктәптән кайтышлый шушы чишмәдә туктап су эчкән идек. Арабыздан берәү, мари кызы: “Үскәч тә онытмабыз шушы чакларны”, – дигән иде. Хәзер ул кыз арабызда юк инде...
Комментарийлар