Теләче районы «Алан» хуҗалыгының бүгенге тормышы һәм аның тырыш хезмәткәрләре тарихы.
Авылның өмете – авыл җанлы кешеләр. Андыйлар авылда яшәп тә, тормышны җитеш итү юлларын таба. «Колхозлар таралды, буыннар алышынды, бүген җирдә эшләргә теләүчеләр бармы соң?», – дип сорарсыз. Һичшиксез, бар. Заманында нәкъ шундый оешмалар авыл хуҗалыгы дилбегәсен үз кулларына ала. Сүзебез, Теләче районының иң алдынгы авыл хуҗалыгы оешмаларының берсе – «Алан» хуҗалыгы турында.
Элек һәр авылның үз колхозы булган. Авылда мал-туар тавышы тынмаган. Ләкин колхозлар таралгач, авылда эш беткәч, халык ирексездән шәһәргә китәргә мәҗбүр булган. Ә теләчелеләр югалып калмаган. Күрше-тирә Балыклы, Күкчә, Алан авылларындагы хуҗалыкларны берләштереп, фермаларны саклап кала алганнар. Бүген бу тарихны «Алан» хуҗалыгы дәвам итә.
Укытучыдан хуҗалык җитәкчесенә
2 мең 700 башлык хуҗалык башында 38 яшьлек Алмаз Фәсхетдинов. Алмаз белеме буенча – укытучы. Ул 10 ел мәктәптә эшләгән. Балаларга белем биргән, укыту эшләре буенча урынбасар вазифасында да сынатмаган. Ләкин язмыштан узмыш юк.
– Әтием Хәбир 16 ел колхоз рәисе булып эшләде. Мин дә балачактан аңа ияреп фермага килә идем, тулаем, авыл хуҗалыгының нәрсә икәнен күз алладым. 2023 елда әти авырып, бакыйлыкка күчте. Мәктәптән китеп, аның юлын дәвам итәргә карар кылдым. Булган әйберне таратып булмый. Ярты ел белгечләр белән киңәшләшеп, хуҗалык эшләрен төптән өйрәндем, – ди Алмаз.
«Алан» хуҗалыгының төп үсеш юнәлеше – терлекчелек. Күкчә авылында фермада үгезләр тоталар, малларны симертәләр. Ә Балыклыда – савым сыерлары. 2020 елда Хәбир Фәсхетдинов 1 мең башлык сыер абзары төзүне башлап җибәргән булган. Төзелешнең беренче этабы тәмам. Өр-яңа комплекста 500 баш савым сыеры тора. Янәшәдә тагын 500 башка абзар төзелә. «Мондый зур биналар төзегәч, үсешкә таба барабыз, Аллаһка шөкер», – ди Алмаз.
«Кыйммәт, әмма кирәк»
Әйе, «Алан» хуҗалыгының җитештерү куәте сокландыра. Тәүлек саен 22 тонна сөт җитештерә алар. Дөрес, ел башыннан сөт бәяләре генә сөендерми. Моны гади халык кына түгел, зур хуҗалыклар да үз җилкәсендә тоя.
– Хак ягы узган ел белән чагыштырганда күпкә ким. Хәзер сөтнең хакы 37 сум, узган елны бу вакытларда 45 сум иде. Санасаң, ай саен без 10 миллион керемне югалтабыз. Тезләнмәү өчен каешларны кысыбрак буарга туры килә инде. Чыгымнарны карыйбыз, кайвакыт техниканы алмыйча торабыз. Сөт күләмен арттырырга, продуктка зыян китермичә үзкыйммәтен төшерергә тырышабыз, – ди җитәкче.
Авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтен төшерү янә бер сынау. Ягулык, ашлама, техника бәяләре яшен тизлеге белән арта.
– Ашламага акча жәлләп булмый, чөнки ансыз уңыш җыя алмыйсың, шуңа күрә аны алдан кайгыртабыз. Язга таба калсаң, кайтып җитмәү, хакы күтәрелү ихтималы арта. Техниканы яңартып торырга тырышабыз, булганын ремонтлап торабыз. Техника бәясе соңгы 2-3 елда бик нык артты. Соңгы алган тракторыбыз гына да 7 миллион 800 мең сумга төште. Кыйммәт, әмма кирәк, – ди Алмаз Фәсхетдинов.
«Алан» хуҗалыгы 4 мең 500 гектарда чәчү эшләре алып бара. Арпа, бодай, борчак, кукуруз үстерәләр. Барысы диярлек малга ризык әзерләүгә китә. Азыкның үзкыйммәтен шулай төшерергә тырышалар.
– Ким дигәндә ике еллык азык бар. Сатып алмыйбыз, барысын үзебез җитештерәбез. Сенаж яхшы булса, өстәмә аксым чыганагы булган продукцияне алырга да кирәкми. Азыкның сыйфаты булырга тиеш. Узган ел урып-җыю вакытында яңгырлар яуды, бөртеклеләрне эшне башлагач ук киптереп тордык. Дөрес, аларны да яңартырга кирәк. Бозау тораклары кирәк. Боларның барысын да гамәлгә ашыру өчен – авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя кирәк. Иң зур теләк шул, – ди җитәкче.
Эшкә кайтсаң, йорт төзим
«Алан» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов та эшче куллар җитмәвен сизә. «Сыер савучылар җитми. Механизаторларның 90 проценты диярлек пенсия яшенә җитеп килә», – ди. Хуҗалыкта хезмәт куючы эшчеләрнең уртача яше – 50 яшь. Хәзер хуҗалыкларда эш күпкә җиңеләйсә дә, яшьләр атлыгып тормый.
– Авыл хуҗалыгы элеккеге кебек түгел. Пычрак, караңгы фермаларны күз алдына китермәгез. Тиресне дә хәтта көрисе юк, махсус җайланмалар көйләнгән. Сыерны да кул белән чиләккә саумыйлар. Азыкны да кул белән таратып йөрисе юк. Сыерларны көтәсе юк. Хезмәт хакын вакытында биреп барабыз. Уртача хезмәт хакы 56 мең тирәсе. Механизаторлар сезон вакытында күбрәк тә ала әле. Әмма эшче куллар җитмәү елдан-ел ныграк сизелә. Яңа кызыктыру чараларын кертергә кирәк. Эшчеләр өчен йортлар төзергә исәп, – ди Алмаз.
Хуҗалык өчен бу янә бер чыгым. Әмма Алмаз Фәсхетдинов алай дип әйтми. «Тырыш, үз эшен намус белән эшләүчеләргә ярдәм итәргә кирәк», – ди. Хуҗалыкта эшләүчеләр дә яшь җитәкчене бик хөрмәт итә. «Алан»лылар махсус хәрбия операциядә катнашучы егетләргә дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Башкалар ярдәм күләмен акча теле белән тасвирласа, Алмаз Фәсхетдинов: «Эшләгән изгелекне санамыйлар», – гына ди. Тыйнак, тырыш һәм хезмәт сөючән «Алан» хуҗалыгына сокланырлык. Җир җимертеп эшлиләр. Иң мөһиме – авылны саклап калалар.
«Алан» хуҗалыгының күрсәткечләре:
2 мең 700 башка якын мөгезле эре терлек
150 хезмәткәр
Тәүлек саен 22 тонна сөт җитештерәләр.
Сыерның паспорты сыер савучы башында
«Алан» хуҗалыгында эшләүче Зөлфия Хәбировага ферма җене кагылган, билләһи. Аның хезмәт сөючәнлеге, мал-туар яратуын, бар тормышын хуҗалыкка багышлавын башкача аңлатып булмыйдыр. Зөлфия апа үзе: «Канга сеңгән инде», – дип йомшак кына елмаеп куя.
– Әти – мал караучы, әни – сыер савучы иде. Без балачактан ферманың нәрсә икәнен күреп, белеп үстек. Бер төркем яшьләрне зоотехникка укырга да җибәргәннәр иде. Читтән торып бер ел белем алдык. Инглиз теленнән имтихан бирергә кирәк булуы ачыкланды. Ә безгә мәктәптә укыганда чит тел кермәде. Нишләргә? Кайтып киттек, авылда колхозга эшкә урнаштык, – ди Зөлфия апа.
Зөлфия Хәбирова үзен нинди генә һөнәрләрдә сынамый. Ике ел колхоз ашханәсендә аш-су булып эшләгән. Аннан депутат булып сайланган. Мәдәният йортында эшләүче булмагач, анда мөдир дә булган. «Спектакльләр куеп, концертлар оештырып матур эшләдек. Эше җиңелрәк кебек тә, белмим, ләкин ул минеке түгел. Сәхнәдән сыерлар янына киттем», – ди.
«Шәһри Казан» журналистлары «Алан»да кунакта
Комментарийлар
1
0
22 тонна соц-зм заманында эре бер районнын конлек савымы
0
0