16+

Алар да үлеп китсә, бөтенләй дә ялгыз калачаклар

Ялгызларның елдан-ел артып торуы күңелле хәл түгел.

Алар да үлеп китсә, бөтенләй дә ялгыз калачаклар

Ялгызларның елдан-ел артып торуы күңелле хәл түгел.

7 август Халыкара буйдаклар көне буларак билгеләп үтелде. Буйдаклар көне, дип әйтелсә дә, бу көнне кияүдә булмаган кызлар да, гомумән, җитди мөнәсәбәтләрдә тормаган егет һәм кызлар да рәхәтләнеп бәйрәм итә ала. Икенче төрле әлеге официаль булмаган бәйрәмне “Ялгызаклар” яки “Ялгыз йөрәкләр көне” дип тә йөртәләр.

 Исемен алмаштырсалар да, җисеме үзгәрми инде ул, җәмәгать! Кем әйтмешли, буйдак ул Африкада да буйдак инде. Сер түгел, буйдак ир-атлар авыл җирендә күп яши. Бер тапкыр өйләнеп карамаганнары да, аерылганнары да бар. Күбесе әниләре белән бер йортта гомер итә. Алар да үлеп китсә, бөтенләй дә ялгыз калачаклар. 

Буйдакларның саны елдан-ел артуы да күңелле хәл түгел. Әлеге вазгыятьнең сәбәпләре дә күп төрле булырга мөмкин: өмет-хыялларны акламаган җавапсыз мәхәббәт, эчкечелек корбаны булу, яшь кызларның күпләп, бәхет эзләп шәһәрләргә китүе һ.б.

Парлап кич утыру, озатышу, капка төбендә утырып, йолдыз атылганда бергәләшеп уртак теләкләр теләү... Ни кызганыч, бүгенге яшьләр боларның нәрсә икәнен дә белми. Авылга кайткан кунак кызын озата кайту өчен сугышып йөрүләр, әти-әни йоклаганда тәрәзәдән чыгып, качып кына кич утырырга йөрү, тәрәзә каршына килеп, өйдәгеләр ишетмәсен, дип, сөйгәнеңнең сандугач тавышлары чыгарып, әкрен генә сызыгырулары, бергәләшеп, учакка бәрәңге тәгәрәтеп, шул учак җылысына сыенып, гитара кыллары чыгарган көйләргә кушылып җырлап утырулар турында әйтеп тә тормыйм.

 Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн, Хәлил-Галиябанулар мәхәббәте турындагы матур риваятьләр урта буын кешеләренең яшьлегендә, узган гасырда калды. Гаҗәп, әмма дөресе шул: заман белән бергә мәхәббәткә, гаилә коруга булган мөнәсәбәт тә үзгәрде. Хистән алда хәзер акыл, исәп-хисап йөри. Юк, моны минем бүгенге яшьләрнең ялгышы дип тә, гаебе диеп тә атыйсым килми. Заманасы да шуны таләп итә кебек. Тормыш елдан-ел кыйммәтләнгән чорда кызлар күбрәк бай егетләрне күзли кебек. Байлык – бер айлык, мәхәббәт – гомерлек, дигән гыйбарәгә яшьләрне хәзер ышандыру кыен. Ни генә булмасын, яшьләре җитсә дә, егет-кызлар, ни өчендер, гаилә корып, балалар үстерергә, гомумән, “камыт кияргә” ашыкмыйлар. Карап торышка менә дигән асыл егетләребезнең “буйдак” исемен күтәреп, авыл җирендә утырып калуы күңелгә тия.

Салада шунысы да бар бит әле аның: үз авылыңда, тирә-як авылларда яшәүче гаиләләр турында әзме-күпме хәбәрдар булганлыктан, җиде буын бабаңны тикшерергә дә күп сорап тормыйлар. Күп кенә әти-әниләрнең кызлары карт кыз булып калса кала, әмма да ләкин, егет алтынга тиң булса да, “Фәләннең улына” яисә “Төгәннәр нәселенә бирерлек кызым юк әле”, - дип уйлап, ата-ана үз кызларын үзләренә ошамаган кешегә кияүгә бирмәячәкләр. Бер танышым 25 яшькә дә җитмәгән төпчек улының салгаларга яратуын белгәч: “Өйләнми дә ичмасам. Немец кызы алып кайтса да сүзем юк. Эчеп, кешелектән чыкмаса гына ярар иде”, - дип өзгәләнгән иде. Ананың теләкләре Ходайның “Амин!” дигән сәгатенә туры килде, ахрысы. Өйләнде егет. Немец кызына түгел түгелен, ә марҗа килен белән өч малай үстереп яталар. Монысы инде, әлбәттә, икенче мәсьәлә. Килен-кайнана мәсьәләсе дә төп фактор булып торадыр, минемчә. Бер перспективасыз, эшсез авылга, кайнаналы йортка килен булып төшми хәзер кызлар. Хәер, авыл тормышына ияләшкән егетләребез дә, кызлар артыннан шәһәргә китәргә ашкынып тормыйлар.

Инде дүртенче дистәсен тутырып килүче, чибәр, акыллы, аягында нык басып торучы берничә дустымның: “Кияүгә чыкмыйсыңмы әле, туйда йөрисе килә...”, - дип, уенын-чынын бергә кушып, чемен дә тартып караган бар. Аларның җавабы бертөрлерәк, сагайта торган: “Кияүгә чыгарга минем бер теләгем дә юк. Үз аягымда шактый нык басып торам. Кечкенә генә булса да, үз бизнесым, йөрергә машинам, торыр урыным бар. Ир хатыны исемен күтәрү өчен генә тормыш корасым килми. Әни булу бәхетен татый алмау гына бераз куркыта”, - дигән фикердә алар.

Әлбәттә, һәркемнең үз язмышы, үз юлы. Беркемгә дә, “Болай ит, тегеләй ит!” – дип киңәш биреп булмый. Әлеге өлкәдә бигрәк тә. Тик ни генә булмасын, Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне парлы итеп яраткан. Халык әйтмешли, тибешеп ятса да, тиңең булсын икән ул!

Гүзәл Хәбибуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading