16+

Кофедан бетон ясаганнар

ДГТУ галимнәре бетонны каһвә чүбеннән ясаганнар.

ДГТУ галимнәре бетонны каһвә чүбеннән ясаганнар.

Әлеге ысул цемент чыгымын якынча 10%ка киметергә һәм бетонның сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, каһвә чүбе кебек органик продуктларны турыдан-туры бетонга өстәргә ярамый, чөнки алар төзелеш материалына начар тәэсир итә ала. Шуңа күрә галимнәр кофе чүбен 400 градуска кадәр җылытканнар, аннары аны ваклаганнар һәм углеродка бай, күзәнәкле агач күмере белән кушканнар. Менә шундый биокүмер барлыкка килгән.

ДГТУ белгечләре Төркия, Азербайҗан һәм Ливан хезмәттәшләре белән берлектә бетон җитештергәндә цементның бер өлешен биокүмер белән алыштырганнар. 
"Алынган бетон югары физик-механик характеристикаларга һәм югары сыйфатлы структурага ия. Аны төзелеш өлкәсендә кулланылырга мөмкин", - дип сөйләде тикшеренү авторларының берсе Сергей Стельмах.

Аның сүзләренчә, бетонда 8%ка якын биокүмер куллану бетонның ныклыгын арттыра. Белгечләр сөйләвенчә, 1 килограмм эри торган каһвә җитештергәндә 2 килограмм чамасы калдык кала. Шул рәвешле, дөньяда ел саен җитештерелә торган 7 млн тонна каһвәдән 14 млн тонна калдык була. Аны биокүмер җитештерүгә кулланырга мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading