16+

Алинә Кабаева Базарлы Матакта нишләп йөргән?

Район үзәкләренең яшәешен өйрәнүне дәвам итәбез. Бу юлы Базарлы Матак авылына юл тоттык.

Алинә Кабаева Базарлы Матакта нишләп йөргән?

Район үзәкләренең яшәешен өйрәнүне дәвам итәбез. Бу юлы Базарлы Матак авылына юл тоттык.

Базарлы Матакка килеп кергәндә бөтен җирдә махсус техника эшли иде, юлларны чистарталар, дөресрәге, трасса янында җыелган карны ташыйлар. 
Шунысы кызык, хәтта, олы юл уртасында да боз калган, ә монда асфальт коп-коры. Район үзәгенең эчендә дә карны чистартып кына торалар икән, тротуарлар да ачылган, ялт итеп тора. Беренчел манзарадан уңай фикерләр туды. Базарлы Матакка керә торган җирдә юлы әйбәт, стеласы да әллә кайдан күренеп тора, башка район үзәкләреннән аермалы буларак, түгәрәк формада эшләнгән. 

Иң элек Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов белән “Алинә” спорт комплексына килдек. Аның ачылышына Россия спортчысы Алинә Кабаева үзе кайткан булган. Бабасы чыгышы белән бу яклардан, оныклары да туган җирләрен онытмый икән. Бина эчендә яшьләр волейбол уйный иде, мәктәп лигасы бара. Әлеге спорт комплексында 300ләп кеше шөгыльләнә, алар өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Түгәрәкләр күп: мини-футбол, бокс, көрәш, волейбол, баскетбол, каратэ, теннис, гимнастика, фитнес. Аннан ерак түгел “Ләйсән” йөзү бассейны да эшләп килә. Анысы Алинә Кабаеваның сеңлесе исемен йөртә. Ул йөзү өчен генә түгел, ә күбрәк су полосы белән шөгыльләнү өчен кулланыла. Баксаң, ачылыш вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге спорт төренә игътибар бирергә чакырган. Бүген исә Базарлы Матактан бер егетне Казанның атаклы “Синтез” командасына чакырганнар, тагын бишесе олимпия резервында тора. 

Район үзәге буйлап атлаганда, ике катлы күпфатирлы йортлар күзгә чалынды. Рәшит Билалов әйтүенчә, алар авылда 15 икән, калганы шәхси йортлар. Аларның һәрберсендә капиталь төзекләндерү эшләре алып барылган, “Безнең ишегалды” республика программасында барысы да катнашкан. Шулай сөйләшә-сөйләшә “Актай” яшүсмерләр клубына килеп җиттек. Базарлы Матакны шул исемдәге елга урталай бүлә икән, шуңа шулай атаганнар да. Бина эчендә безне оешманың җитәкчесе Ландыш Абдуллина каршы алды. Аның сүзләренчә, клубка көн саен 40 яшүсмер килә. Аларга вакытларын файдалы уздыру өчен бар шартлар да тудырылган. Компьютер уеннары бүлмәсе, остаханә, чаралар залы, медиаүзәк – кызыклы шөгыль табу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ландыш Абдуллина үзе дә гаиләсе белән Казаннан авылга күчеп кайткан, ире белән өч бала тәрбиялиләр. Аның фикеренчә, бүген зур мегаполислардан читтә дә матур гына яшәп була, чөнки  шартлар тудырылган. 

Базарлы Матакның урта белем бирү мәктәбе бинасына 150 миллион сумлык ремонт ясаганнар. Тыштан ялтырый инде, ә менә эчендә калтырамый микән? Юк, алай түгел, бик матур эшләнгән, укыйсы гына килеп тора. укучылар өчен стеналарына уеп утыргычлар да ясалган. Монда шундый кызыклы проект алып баралар: балалар макулатура җыеп, шуны тапшыра, ә килгән акчага мәктәп кирәк-яраклары алалар, әйтик, күптән түгел генә теннис өстәле кайтартканнар. Хәзер тәнәфес вакытында рәхәтләнеп уйныйлар. Спорт заллары икәү, шуның берсе классик булса, икенчесе махсус бадминтон белән шөгыльләнү өчен ясалган. Мәктәп директоры Луиза Габдрахманова әйтүенчә, балалар әлеге спорт төрен бик яраталар икән. Без спорт залына кергәндә дә уен белән мәшгуль иделәр. Рәшит Билалов түзмәде, укучылар белән беррәттән ул да кулына ракетка алды. Җиңә генә алмады, балалар көчлерәк булып чыкты. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге мәктәптә махсус хәрби операциядә Россия Герое исемен алган Раил Габдрахманов та укыган.

Алга таба юл тотабыз. Базарлы Матакта ике белем бирү учреждениесе һәм дүрт балалар бакчасы эшли. Аларның барысы да капиталь төзекләндерелгән, берсе исә өр-яңадан сафка бастырылган. Без Нәби Дәүли исемен йөрткән гимназия һәм “Теремок” балалар бакчасында булдык. Тыштан да матур, эчке ягы да калышмый. Иң мөһиме – шушы тирәдә яшүче халык балаларын монда йөртә. Өй янында гына, уңайлы бит. Базарлы Матакта тарихи биналарның күплегенә игътибар иттем. Баксаң, Базарлы Матак сәүдәгәр йортлары белән дә мактана ала. Авыл үзәгендә урнашкан элеккеге дәүләт банкы бинасы бик ошады. Аңа ремонт ясаганнар, әмма тарихи архитектураны саклап калганнар. 

Район үзәгендә 5 ял итү паркы һәм сквер бар. Алар теләсә кайсы яктан килергә уңайлы булырлык итеп төзелгән. Актай елгасы буен да матурлап эшләп, анда да шәп кенә ял итү урыны ясамакчылар. Спорт паркы янәшәсендә экстрим-парк төземәкчеләр. Александр Никошин белдерүенчә, бу яшьләр соравы буенча тормышка ашырылачак. Шунысы сөендерә, Татарстанда бар районнарга да бертөрле мөмкинлекләр бирелә, эшләсәң, бик күп эш башкарырга була. Базарлы Матак моңа ачык мисал. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading