Гап-гади татар авылында гап-гади гаиләдә туып-үскән егет ул Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин.
Бүген Татарстанның Җир һәм мөлкәт министры булып эшләүче Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин елдан артык Луганск халык республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм итү эшләрен оештыруда катнашты. “Бу вакыт эчендә Татарстан халкы тарафыннан әлеге шәһәрләргә күрсәтелгән ярдәм, эшләнгән эшләрне санап бетерү дә мөмкин түгел”, – ди министр.
Кем соң ул Фәнил Әнвәр улы? Шундый киң колачлы, үтә җаваплы эшләрне республика җитәкчеләре ни өчен нәкъ менә аңа ышанып тапшырган? Әлеге һәм башка сораулар күпләрне кызыксындыра.
Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин гап-гади татар авылында гап-гади гаиләдә туып-үскән егет. Шунысын да ышандырып әйтә алам: аның зур урыннарда эшләүче бернинди туганы да, элеккечә итеп әйткәндә, “йонлач куллы” ярдәмчесе дә юк. Әтисенең кырыс тәрбиясен тоеп үскән малай, бала чагыннан ук хәрби булырга хыялланып, тәртипле һәм тырыш булганда гына тормышта үз максатыңа ирешергә мөмкин булуын белеп үсүе дә хак. Ирешкән бар уңышлары – үзенең намуслы хезмәте аша...
Бер авылда туып-үскән якташлар буларак, мин аның нәсел-нәсәбен, әби-бабасын, туганнарын да яхшы беләм. Әтисе Әнвәр дустым белән ун ел буе бер класста укыдык. Бүген дә аралашып, хәл-әхвәлләрне белешеп яшибез. Туганнарының кайсын гына алма – төп сыйфатлары – эш сөючәнлек һәм тыйнаклык.
Фәнилнең дәү әтисе – Әдһәм ага гомере буе колхозда машина йөртүче булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та, янгын сүндерү машинасында эшләвен дәвам итте. Ул еллардагы юлларны хәзер инде куркыныч төштә дә күрәсе килми. Әдһәм ага иртә таңнан кичкә кадәр руль артында иде. Юлында кем генә очраса да, утыртмый үтеп киткәне булмады. Аның тыныч, сабыр холкы улы Әнвәргә дә күчкән. Аңа да шундый ук тыйнаклык, сабырлык һәм эш сөючәнлек хас. Әтисе Әдһәм ага (урыны җәннәттә булсын) кебек аның да гомере намуслы хезмәттә уза. Әйтергә кирәк, Әнвәр Әдһәм улы ун ел дәвамында безнең классның иң тырыш укучыларның берсе иде. Физкультура һәм спорт – аның иң яраткан шөгыле булды. Класс җитәкчебез, запастагы офицер Гаммар ага Фәйзиев физик яктан баһадирларча таза гәүдәле, сабыр, бөтен эштә тәртип яратучы Әнвәрне аеруча үз итте. Тыныч холыклы булуы өстенә, Әнвәрнең тирә-як авыллардан килеп укучы классташларыбызның төп терәге булды дисәм, хата булмас. Читтән килгәннәрне рәнҗетергә, кагарга ирек бирмәде.
Классташым һәм дустым буларак, үземә карата иткән игелекләрен дә онытырлык түгел. Бер елны Сабантуе алдыннан туган йортыбызда янгын чыгып, ул вакытта үзе генә яшәүче әниебез кара күмер уртасында басып калгач, сәгате-минуты белән ярдәм кулын сузучы да ул булды. Авылдашларга да рәхмәт. Һәркайсы кулдан килгән кадәр ярдәм итте. Ул вакытта Никольский авылында профсоюз оешмасы рәисе булып эшләгән Әнвәр дустым бу эштә дә башлап йөрде.
Әнвәрнең үз тормышында да кыен вакытлары шактый булганын беләм. Хатыны Фәния ханымны бик иртә җирләгәч тә, төшенкелеккә бирелмәде. Тора-бара яңадан гаилә корып, хатынының балаларын да бергәләшеп тәрбияләделәр. Әнвәр дустым тормышында нинди генә кыенлыклар күрсә дә, беркайчан зарланганы булмады.
Үзе дә шатланып яши, башкаларның күңелен күтәрә белә. Бәлки шуңадыр, ул бүген дә егетләрчә төз гәүдәле, һаман да яшь чагындагы сыман шат күңелле. Күптән инде лаеклы ялда булса да, тынгылык белми-кулыннан килгән кадәр һәркемгә ярдәм итеп яши. Улы Фәнил үзенең сабыр булуы, тыйнаклыгы белән дәү әтисе һәм әтисеннән уздырып җибәргән дисәм дә, ялгыш булмастыр. Без – авылдашлары, якташлары Фәнил Әнвәр улының мактаулы эшләре турында үзеннән түгел, башлыча төрле матбугат чаралары, радио һәм телевидение аша гына беләбез. Ә ул исә “Менә молодец, булдыргансың!” дип мактап җибәргәндә дә тыйнак кына елмаеп, уңайсызланып кала. “Лисичанск белән Рубежное шәһәрләрендәге эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу - минем генә түгел, Денис Кадников, Максим Переходько, Айдар Сафин кебек булдыклы, тынгы белмәс ярдәмчеләремнең тырышлыгы нәтиҗәсе”, – ди Фәнил Әһлиуллин.
Якташыбызның армия хезмәтеннән соң, Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарында берсеннән-берсе җаваплырак эшләр башкаруын да, тормыш иптәше Ләйсән ханым белән ике бала тәрбияләп үстерүләрен дә сабакташым аша гына беләм. Татарстан Президенты ярдәмчесе – иминлек хезмәте җитәкчесе булып билгеләнгәннән соң, кызыксыну көчле бит инде, Әнвәр дустымнан сораштырганым да булды. “Үзем дә дуслары аша гына белдем”, – ди!
Билгеле, Эчке эшләр органнарында җаваплы вазыйфалар башкару да үзенекен иткәндер. Һәр сүзеңне үлчәп, төрле ягын уйлап сөйләшү – аларга хас күренеш. Әмма, моның төп сәбәбе – әлеге дә баягы тыйнаклыкка барып тоташа. Хәрби хезмәттә үзеңә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкару гына да аздыр, мөгаен. Тыйнаклык, сабырлык һәм тырышлык... Шушы өч сыйфатны үзендә булдыра алганнар гына тормышта югары үрләр яулый ала. Аның өч тапкыр “За отличие в службе” медаленә лаек булуы, Россия Президенты Мактау грамотасы, “Батырлык өчен” медале һәм башка төрле югары бүләкләр алып та, бу турыда хәтта якыннарының да белми калу шуның бер мисалы.
Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министры булып эшләгәндә Спас районы башлыгы чакыруы буенча, район якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышын Болгарда уздырырга булдык. Максатыбыз – якташлык җәмгыятенә яңа җитәкче сайлау иде. Президиум әгъзалары Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Ногаев, Ринат Мистахов, Татарстан Республикасы мәдәният объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, “ШаянТВ” җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова һәм башкалар тәкъдиме белән әлеге эшкә Фәнил Әһлиуллин тәгаенләнде. Яңа җитәкче белән җиңнәрне сызганып эшли башлаганда гына аңа тагын да катлаулырак эш йөкләнде. Әйтергә кирәк, аның җитәкчелегендә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә җимерелгән йортларны, социаль-көнкүреш биналары һәм башка күп төрле объектларын төзекләндерү эше бер генә минутка да тукталып тормады. Гәрчә, җимерелгәнне төзекләндерү - яңаны төзүгә караганда да катлаулырак булса да...
– Лисичанск белән Рубежное шәһәрләре халкының түземлегенә сокланмый мөмкин түгел. Алар безгә зур өметләр баглый. Безнең бурыч - торак йортларны төзекләндерү, фатирларны җылылык, газ, су, электр уты белән тәэмин итү, кыскасы тормыш-көнкүреш өчен кирәк булган барлык шартларны булдыру, – ди Фәнил Әнвәр улы. – Бернинди кыенлыкларга карамый, бүген дә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә барлык эшләр дә үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарыла. Татарстаннан җибәрелгән төзекләндерү бригадалары кирәк чагында көнне-көнгә ялгап, теләсә-нинди җимерелүне тиз арада төзекләндерергә тырыша. Татарстан районнарыннан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән белгечләргә халык аеруча рәхмәтле. Биредәге тормыш шартлары күзгә күренеп яхшыра баруы сөендерә...
Янәшәдә сугыш хәрәкәтләре дәвам иткән шәһәрләрдә төзекләндерү эшләре алып бару - ул бит тормышыңны куркыныч астына кую да...
– Хәзерге заман техникасы, технологиясе, аеруча “дроннар” сугышы фронтка якын урнашкан территорияләрдә һәр эшне төрле ягын уйлап, исәпләп башкаруны таләп итә. Шул ук вакытта, сугыш хәрәкәтләренең кайчан да булса бер тукталуына, илебездә тыныч тормыш өстенлек итәчәгенә ышаныч арта. Россиянең барлык төбәкләре кебек, Татарстан халкы да бердәм булып ярдәм кулы сузганда, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга була, – ди Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин.
Камил Сәгьдәтшин
Комментарийлар