Казанга бөтен халык сыя, диләр безнең авылда. Шулай дими ни диярсең, укырга дип китәләр дә, шунда урнашып калалар. Әллә ничаклы акчалар түләп кысан бүлмәләрдә яшәсәләр дә, яшьләрнең авылга әти-әниләренең хан сарае кебек йортларына кайтасылары килми. Балтач районының Арбор авылына баргач, «Авылны макта, шәһәрдә яшә» дигән гыйбарәне инкарь итеп, Казанны ташлап...
Әлеге матур гаилә озак хәтеремнән чыкмады. Кирәк бит авылга шулай теш-тырнагың белән ябышып ятарга! Юкса алар да, башка яшьләр кебек үк, мәктәпне тәмамлап, Казанга чыгып киткәннәр, һөнәр үзләштереп, шунда эшкә калганнар. Тик менә шәһәргә ияләшеп кенә китә алмаганнар. Рөстәм белән Әнисәнең бүген, шәһәрне макта, авылда яшә, дип көн күреп ятулары. Алар мине моңа мең кат инандырдылар.
- Авылга Казанда өч ел яшәгәннән соң кайттык. Шәһәрдә яшәргә фатирыбыз булмаганга кайттык дип әйтә алмыйм. Иң элек авылда өй сатып алу турында уйлана башладык. Ипотекага өй алдык. Икебез дә бер үк авылдан без, әти-әниләребез дә шушында яши. Авылга кайту өчен бер-беребезне үгетләргә туры килмәде. Рөстәм дә, мин дә авылны яратабыз, бертөрле фикер йөртәбез. Ә иң мөһиме - үз эшебезне булдырасыбыз килде. Авылда уй-ниятләреңне тормышка ашырырга мөмкинлекләр зуррак, дигән нәтиҗәгә килдек тә тәвәккәлләдек, - дип сөйли Әнисә.
Рөстәм һөнәре буенча программист. Авыл җирендә аңа эш табу авыррак, әлбәттә. Ә ул исә югалып калмаган, район үзәгенә барып эшләп йөри. Күрше авылда телефоннар, компьютерлар төзәтә. Фото, видео хезмәтләр күрсәтә торган офис ачкан. Әнисә шулай ук егерме чакрым ераклыктагы күрше авылга барып, инглиз теле укытып йөри. Үз авылларындагы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе дә әле ул. Болардан кала, авылдашларына маникюр ясарга да өлгерә. Казанда яшәгәндә тырнак сервисы буенча укыган.
- Авылда бу хезмәтнең кирәге чыгар дигән уй башыма да килмәгән иде. Авыл кешеләре дә шәһәрнекеләрдән калышмый, тырнак та, чәч тә ясаталар. Маникюр гына түгел, педикюр да сорыйлар әле, - дип шаккатырды Әнисә.
Һадиевларның һөнәрләре болар белән генә бетми. Алар нәрсәләр майтарганнарын сөйләгән арада хәтта бармакларымны бөгеп барырга туры килде.
Авыл җирендә яшәгәч, мал-туар да асрамый булмый. Рөстәм белән Әнисә дә, туганнары белән бергәләшеп, атлар асрый башлаган. Дөресрәге, туганнары атлар, аларны ашатырга ризык сатып ала, ә яшьләр карый. Аларны үстереп сатканнан соң, һәр кеше үз өлешен ала. Сарыклар үрчетергә уйлыйлар. Романов токымлы дүрт сарык алып кайтып куйганнар инде.
Яз көне чәчәк үстереп сатарга да өлгергәннәр әле алар.
- Чәчәк орлыкларын башта Казан кибетләреннән карадык. Күп итеп сатып алучы өчен аларның бәяләре бик кыйммәт икән. Шуннан соң петуния орлыкларын интернет аша Красноярск краеннан китерттек. Теплица булмагач, тәрәзә төпләрендә үстердек. Алар өчен махсус яктырткычлар сатып алдык. Ике мең орлыкны икешәр сантиметр квадратка чәчеп хәлләр калмады, ул без уйлаганнан да ваграк эш булып чыкты. Эш барышында орлык чәчүнең нинди генә ысулын кулланып карамадык. Ахырда теш чистарткычның бер башын суга манып, шул дымлы башы белән орлыкны эләктертеп алып, туфракка салдык. Алар бик куе булып тишелеп чыкты. Стаканнарга берәмтекләп күчереп утырттык. Ике мең орлыкның мең ярымын үстерә алдык. Аларны бик тиз саттык. Кибетләргә сатуга куйдык, күрше авылларга машина белән чыгып сатып йөрдек. 8 март алдыннан үзебезгә тагын бер эш «уйлап таптык». Бәйрәмгә берничә көн кала, күпләп лалә чәчәкләре алып саттык. Шәһәр җирендә чәчәк сату алай авыр түгел, ә менә авылда бик тырышырга кирәк. Авыл ирләренә бәйрәмгә хатыннарына чәчәк сатып алырга күндерү җиңел әйбер түгел. Аның каравы ул бик күңелле була. Авыл урамына барып керәбез дә машинаның багажнигын ачып куябыз. Кесәләрендәге акчаларын саный-саный, берәм-берәм ирләр килә башлый. Икенче ел саткач, безне таный да башладылар. Авыл ирләрен чәчәк сатып алырга өйрәтеп киләбез шикелле. Баштарак, нәрсәгә кирәк ул, өч көннән шиңеп бетәләр, дип әйткәлиләр иде. Хатыннарын бер тапкыр чәчәк бүләк итеп сөендергәч, үзләренең дә күңелләре булган. Хәзер лаләләрне бик теләп алалар, - дип көлдерәләр Һадиевлар.
Чәчәк кенә түгел, гөлләр дә саталар икән әле алар.
- Язга керүгә, Казан кибетләрендәге бәяләрне өйрәнеп, иң арзан дип тапкан җирдән сатып алабыз. Мин гөлләр алып кайттым диюгә үк, авыл халкы килеп, гөл сайлый башлый. Аларны сатып бетергәч тә, гөлең юкмы, калмадымы дип сорап йөриләр. Чәчәк кибете ачу хыялым бар иде, әмма аренда бәяләре кыйммәт, аларны сатарга сатучы ялларга кирәк, үзебезнең вакытыбыз юк, дип ул уйдан кире кайттым, - ди Әнисә.
Сөйләшү барышында аның инглиз теленнән репетиторлык эше белән шөгыльләнүен дә аңлап алдым. Быел кыш буе аңа җиде бала йөргән. Теләүчеләр күп, барысын да ала алмыйм, ди әңгәмәдәшем.
Эшкә күмелеп яталар икән болар дип уйлап ялгышасыз. Һәр ял саен диярлек Казанга киноларга, театрларга йөрергә дә өлгерә алар.
- Авылга кайтыр идем дә, анда эш тә юк, яшәргә дә күңелле түгел, диләр. Барысы да үзеңнән тора, теләгең булганда, эше дә табыла. Үзеңнең шәхси эшеңне ачарга авылда мөмкинлекләр күбрәк тә әле, - диләр бәхетне эштән күрүче Һадиевлар.
Әлеге гаиләнең тырышлыгына, булдыклылыгына сокланып кайттым мин. Алар турында, кар өстенә казан асып, аш пешерә башлаганнар, дип әйтсәләр дә ышаначакмын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар