16+

Җырчы Ильвира Хамматова: “Әйе, мин танышу сайтында утырам”

Популяр җырчы Ильвира Хамматованың ике ел элек социаль челтәрләрдә язылучыларына гаилә хәле турында сөйләгән иде.

Җырчы Ильвира Хамматова: “Әйе, мин танышу сайтында утырам”

Популяр җырчы Ильвира Хамматованың ике ел элек социаль челтәрләрдә язылучыларына гаилә хәле турында сөйләгән иде.

“Кызыксынулы сорауларыгызны күрәм. Җавабым: юк, мин кияүдә түгел, аерылдык. Авыр булды. Тик бу сынауны да күркәм сабырлык белән үтәргә язсын. Шәхси тормышымдагы шатлыклы хәбәр (никах) белән, бәлки, уртаклашмаган да булыр идем. Тик минем өчен чын күңелдән сөенүчеләр булганын беләм. Шуңа үз вакытында чыгардым, күрсәттем. Аерылышу – ул мактанырлык хәл түгел. Шуңа мөмкин кадәр «сүзсез» генә калырга теләр идем. Бәлки, аңларсыз», – дип язган иде ул социаль челтәрдә.

Шәхси тормышка бәйле сораулардан ачыктан-ачык сөйләшергә теләмәсә дә, Ильвира күңеле буш булуын раслады. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.

- Әйе, мин танышу сайтында утырам. Мине анда танучылар да бар. “Нишләп сез монда утырасыз? Татар эстрадасында сезгә тиң кеше юкмы? Сезгә бай кияү кирәктер инде”, - диләр. Бу сорауларга төрлечә җавап биреп була. Ләкин минем тормыш рәвешем белән урамда барганда танышу кыен. Мин хәтта каядыр барганда да тыныч кына бармыйм. Танышырга вакыт юк. Эш вакытында тулаем эшкә биреләм.

Концертларда бөтенләй башка мохит, шуңа күрә танышу сайты һәм танышу чаралары иң җиңел юл. Без үзебез дә танышу кичәсе оештырып җибәрдек. Танышу сайтында теркәлү турында әйтергә оялмыйм. Үзенең сөйгән ярын эзләүчеләр булса, әйдәгез, бу видео астында кыскача мәгълүмат калдырабыз.

Әйтик, мин Ильвира. Казаннан, 40 яшь. Үземнең насыйп ярымны эзлим. Иҗатыма гашыйк булган, улымны кабул итә торган, акча эшли белә торган, яратышып, матур тормышларда өй төзеп яши торган. Якынча шулайрак” - ди Ильвира.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading