16+

Авыл кешесе зары: «Сарыкның йонын да, тиресен дә алучы юк. Тирескә күмеп барабыз»

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: соңгы биш елда мөгезле вак терлекләр санының кимүе күзәтелә.

Авыл кешесе зары: «Сарыкның йонын да, тиресен дә алучы юк. Тирескә күмеп барабыз»

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: соңгы биш елда мөгезле вак терлекләр санының кимүе күзәтелә.

Россиядә сарыкларның һәм кәҗәләрнең баш саны агымдагы ел ахырына кадәр 1,5 миллионга, ягъни 8 процентка кимергә мөмкин. Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты башлыгы урынбасары Маргарита Александрова билгеләп үткәнчә, баш саны барлык төр хуҗалыкларда да кими. 

Ведомство фаразлары буенча, 2024 елда кәҗәләр һәм сарыкларның саны 19,1 миллион баш булса, 2025 елда ул 17,65 миллионга калачак. Министрлык соңгы биш ел дәвамында мөгезле вак терлекләр санының кимүен терки. Әгәр 2020 елда илдә 21,6 миллион баштан артык булса, 2023 елга аларның саны 20,27 миллионга кадәр кимегән. Бу чорда шәхси хуҗалыкларда кимү 16 проценттан артык тәшкил итә, авыл хуҗалыгы оешмаларында – 14,5, ә фермерларда – 5 процент.

Ярдәм бар
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1 сентябрьгә булган мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы оешмаларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда 289 500 баш сарык һәм кәҗә исәпләнә. Шуларның 9 меңнән артыгы – кәҗә һәм 280 000е – сарык. Моннан бер ел элек кенә аларның баш саны 309 215 мең булган. Бер елда шактыйга – якынча 20 меңгә кимегән.  

Министрлыктан җиткерүләренчә, республикада нәселле сарыклар сатып алуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бирелә. Аерым алганда, өстәлгән бәягә салым түләүгә чыгымнардан тыш, сатып алу бәясенең 40 проценты исәбеннән субсидия ставкасы, ләкин ул бер башка 12,0 мең сумнан артмаска тиеш.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә (шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан тыш) 500 меңнән алып 5 000 башка кадәр сарык фермалары төзү эшләрен башкаруга бәйле чыгымнарның бер өлеше каплана. Субсидия ставкасы – эшләрне кабул итү турындагы актка кертелгән төзелеш, монтаж һәм башка төр эшләрне түләү буенча фактта тотылган чыгымнарның 30 проценты.

Сыер кебек көндәлек акча китерми
Баулы районының Исергәп авылы фермеры Марат Бакиров атлар һәм сыерлар асрый. Биш-алты ел сарык та асрап караган. Баш саны 1200гә кадәр җиткән иде, әмма файдасы булмагач, ике ел элек бетердем, ди ул. Сәбәбен сарык итен сата алмауда һәм йонын тапшырып булмауда күрә. 

– Хәзер халык күбрәк тавык итен ашый. Сарык итен сораучылар кимеде. Әзер итне дә, тере килеш тә алучы юк. Эре терлек асрау уңайлырак, – ди фермер. 
Арча районы Ашытбаш авылында күпләп терлек тотучы  Рәис абый Шәкүров та халыкның сарык асраудан туктавын шушы ук сәбәпләрдән күрә. 
– Хәзер сарыкның йонын да, тиресен дә алучы юк. Тирескә күмеп барабыз. Элек бит йоннан бәйләнгән оекбаш, бияләй кия идек, итек басалар иде. Суыткычлар юк, ит кирәк саен сарык чалалар. Авыл кешесенә сарык асрау отышлы иде. Яз-көз җитүгә, капка төбенә тире җыючылар килеп басып каравыллап торалар иде, дип әйтсәң дә була, чөнки аларга план тутырырга кирәк. Рулонлы тоташ йонның килограммы 3,24 тиен тора иде. Бу акчага 24 ипи алып була иде. Тиресе 5 сум торды. Хәрбиләргә элек кайры туннар теккәннәр, итек басканнар. Кышлары да бик салкын иде. Хәзер исә кышы  җылы, берсе дә кирәкми. Шуның белән ихтыяҗ да бетте, – ди Рәис абый.

Авылларында сарык асраучылар калмаган диярлек. “70 нче еллар башында авылда ике көтү иде. Безнең яктагысы кечкенәрәк: 86 сыер, 500 баш сарык исәпләнә иде. Авылның зур ягында көтүгә 120 сыер, 900ләп сарык чыкты”, – дип искә ала әңгәмәдәшем.   

Аның хуҗалыгында утызга якын сарык бар. “Корбанлык сарыклар асрыйм. Тере килеш кенә алып китәләр, бик җайлы. Ә сарык асравымның төп сәбәбе – итен яратам. Иң тәмле шашлык та сарык итеннән. Шулай булса да, яшьләрнең сарык асрыйсы килми”, – дип борчылуын белдерде ул.
Теләче районы фермеры, сарыклар асраучы Рамил Кыямов та берара шашлык ясап саткан, файдасы бар, тик аның өчен вакыт кирәк, ди ул. 
Фермер әйтүенчә, сарыкларның баш санын саклап калу өчен дәүләттән субсидия кебек ярдәм чаралары күрсәтелсә, әйбәт булыр иде. 

 – Сарык бит ул сыер кебек көндәлек акча китерми, аның йонын да, тиресен дә җыючы юк. Мин атлар да тотам, шөкер, аларга караш үзгәрде, субсидия бирелә башлады. Сарыкчылыкка да игътибар артсын иде, – ди ул. 

Сарык итен ярминкәләргә дә алып барып, шашлык та ясап сатып караган. “Соңгы елларда корбанлыкка сораучылар күбәйде, шуның белән генә аклый   башлады ул үзен”, – ди әңгәмдәшем.    

Терлекчелек белән кызыксыну арта
Фермер Илгиз Биккиняев исә соңгы елларда терлекчелек белән кызыксынучыларның саны арта дигән фикердә. 
Үзе сарык үрчетү эшенә 2013 елда керешә. Яшел Үзән районының Русско-Марийские Ковали белән Бишнә авылы арасындагы җирне үз милке итеп рәсмиләштереп, ферма төзеп куя. Ә көтүлек җирләрен арендага алган. 

– Берара, файдасы юк дип, сарыкларны, шул исәптән сыерларны да асрамый башлаганнар иде. Әмма бүген моңа караш башкача. Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләргә дәүләттән дә ярдәм күрсәтелә. Сарык үрчетү белән кызыксыну арта, бигрәк тә яшьләр арасында, – ди ул. – Ясалма фәһем аркасында тиздән кайбер һөнәрләр юкка чыгачак дибез. Бардыр андый өлкәләр дә, әмма агросәнәгать комплексындагы кешене ул алыштыра алмаячак. Бу тармак һәрвакыт яшәячәк, чөнки кеше ашамыйча яши алмый. 

Илгиз Биккиняев корбанлык сарыклар үстерә. Сарыкны чалып кына калмыйлар, бүлеп, мохтаҗларга тарату эшен дә үзләре оештыралар. Гает көннәрендә генә түгел, ел әйләнәсе корбан чалына. Гакыйка һәм нәзер корбанын чалдырырга теләүчеләр дә мөрәҗәгать итәләр.  
Кама Тамагы районында яшәүче Зөлфия Нургатина фикеренчә, шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларның кимүе авылның картаюы белән бәйле. 

– Авылда төпләнеп калган яшьләрнең күбесе районга яки шәһәргә йөреп эшли. Аларның терлек асрарга вакытлары юк. Ә терлек тоттыңмы, синең ялың юк дигән сүз. Диңгезгә дә барып булмый, авырып та ятарга ярамый. Ә өлкәннәрнең инде терлек асрарлык хәле юк. Үз вакытында сарай тутырып асрадык. Ашаучысы да, эшләүчесе дә бар иде. Хәзер үзебезгә генә күп кирәкми, тавыклар гына асрыйбыз. Ите җитә, – ди ул. 

Сарык һәм кәҗәләрнең баш саны һәм җитештерү күләме буенча илдә лидер төбәкләр булып Дагестан, Әстерхан өлкәсе, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия тора.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading