Чыннан да, бүләкләү тантанасына ерак районнардан да килгәннәр иде. Мамадыш, Актаныш, Балык Бистәсе, Арча, Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Башкортстанның Октябрьск каласы активлар рәтендә. Зал халык белән тулы. Дөресен генә әйткәндә, мәктәп укучылар бик тә теләп катнашалар бу бәйгедә. Әлеге конкурсның дәрәҗәсе килгән кунаклардан да тора. Бу юлы да кырык эшен кырык якка ташлап, район башлыгы Вадим Никитин килгән. Казан кунакларын санап та тормыйбыз.
Күп идек без. Ә менә Вадим Ильичның мәктәп укучылары һәм укытучылар каршында ел саен шигырь сөйләп китүен мактап кына телгә аласы килә. Икенче ел рәттән үзе язган шигырьләрне яттан сөйли ул. Узган ел 8 яшендә иҗат иткән шигырьне башкарган булса, бу юлы 10 ел элек язганны яттан сөйләде. Афәрин дими, ни дисең инде! Мамадышка кайтыгыз
Район башлыгы Түбән Яке авылында балалар иҗаты, сәнгать турында гына сөйләп калмады. Мәктәптә укучылар санына бәйле шактый мөһим булган мәсьәләләргә дә тукталды. Мәсәлән, районда демография хәлләрен уңай якка үзгәртү буенча да шактый эш алып барыла икән. Бердән, Мамадыш районына яшәргә кайткан гаиләгә муниципаль программа буенча миллион ярым сум акча бирелә. Бу авылда йорт төзү өчен тотыла. Икенчел торак сатып алсалар, 750 мең сум бирелә. Моннан тыш федераль программалар бар. Эш бирүче төзи дә, гаилә 30 процентын гына түли, ул бушлай диярлек була. Авылга кайтып эшләргә, төпләнергә теләүчеләргә бер мөмкинлек бу.
– Авыл хуҗалыгы белән авылларны да саклап каласы килә. Моннан тыш, бала тапкан гаиләләргә 10 мең күләмендә акча бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләдә сабый туса, 20 мең сум. Бу – маткапитал түгел, шулай да ярдәм. Без һәр йөкле хатын-кызны кулыннан җитәкләп алып йөртәбез. Район башлыгы буларак, мин җирлектә бәби алып кайтырга җыенган 87 кеше барлыгын да белеп торам, – ди Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин.
Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрдаим булышып торучы район халкына зур рәхмәтен белдерде. Бу эшне дәвам итәргә кирәклеген дә искәртте.
Комментарийлар