Рамил үзе искиткеч яхшы ир һәм әти булды. Ялларда гел өйдә, балалар белән кайнашты. Әмма миңа аның игътибары җитмәде диярлек. Мин аңа кияүгә чыкканда барысын да аңлый идем инде. Балалар белән эш тәҗрибәм бар (лагерьда әйдаман булдым), шуңа күрә алар белән уртак тел таба алырыма шикләнмәдем. Үги ана роленең җиңелләрдән булмаячагын белсәм дә, үҗәтләнеп тотындым.
Өч ел шулай яшәдек. Малайларны бакчага, аннары репетиторларга йөрттем, быел менә мәктәпкә керергә торабыз. Тик нервыларым какшый башлады бугай. Бу балаларны күңелем кабул итми. Алар мине тыңламый, бөтен нәрсәне ватып-җимереп кенә йөриләр.
Акча җитмәү проблемасы да килеп басты. Нянядан баш тарттык, мине эштән кыскарттылар. Хәзер өйдә генә утырам, заказга тортлар пешереп аз-маз акча табам, ләкин ул гына тормышны тартып бара алмый. Финанс кыенлыклары һәм стресс аркасында ирем белән аралар суынды. Ә бит мин аны әле дә бик яратам! Ул да тырыша, карьерасында югарырак баскычка күтәрелде, тик эше тагын да артты һәм без аны бөтенләй күрмибез диярлек.
Китәсем килә. Минем үз фатирым бар, шунда качып китә алам. Ләкин яраткан кешемне ике бала белән ялгызын борчу-мәшәкатьтә калдырып китү оят. Ике ут арасында бәргәләнәм. Малайлар хәзер минем өстә ачу һәм нәфрәт кенә уята.
Ирем бер талашканда аларны әбисенә — үзенең әнисенә авылга кайтарып торырга тәкъдим итте. Мин риза, тик мин китсәм, алар анда гомер буе торырлар микән? Кем белән калырлар?
Комментарийлар