16+

«Каенанам мине түгел, хыянәт иткән улын яклады»

Килен-каенана мөнәсәбәте безгә кадәр дә булган һәм бездән соң да булачак мәңгелек темаларның берседер ул.

«Каенанам мине түгел, хыянәт иткән улын яклады»

Килен-каенана мөнәсәбәте безгә кадәр дә булган һәм бездән соң да булачак мәңгелек темаларның берседер ул.

Кемнәрдер киленне эт итеп сүксә, икенче берәүләр олыларга зәһәр укларын яудырырга тырыша. Ничек кенә булмасын, бар очракта да һәркем үз мисалыннан чыгып фикер йөртәдер. 

Шушындый катлаулы темага алынганмын икән, үземнән башларга тиештермен дип уйлыйм. Мин – чит районнан килеп урнашып, каенана-каенатам белән бер түбә астында 3 ел, алардан аерылып чыгып, яңадан 20 ел яшәгән килен, чит берәүләр тәрбияләп үстергән егетне чын күңелем, җаным-тәнем белән сайлап, саф йөрәгем белән яратып, ышанып, булачак иренә үзен саф килеш тапшырган, иренә тугрылык саклап, күп кенә тискәре якларына күз йомып яшәгән хатын да һәм шулай ук кемнәрнеңдер газизе, бердәнбере, бәхетле булсын дип үстерелгән кызлары да идем.

Олы тормышка аяк басып кияүгә киткәндә, әнием: "Барган җиреңдә таш бул!" - дип озатты, һәм мин шулай яшәргә тырыштым да. Тормыш булгач бар да була, олыларга каршы эндәшәсе килгән чаклары да. Андый вакытларда иремнең: "Без чыгып китәсе кешеләр, түз, дәшмә!" - дигәннәренә колак салып дәшми килдем.

Аннан, мин килгән гаиләдә хуҗа кеше (каената, искәрмә, беркайчан да каената, каенана дип дәшмәдем, бары тик ӘТИ һәм ӘНИ генә) олы урыннарда җитәкче булып эшләгән аркасында, аның сүзеннән чыкты юк, бар эшләр дә ул теләгәнчә, ул кушканча булырга тиеш, олы эшләр иң элек алар хуҗалыгында, аннан соң гына үзебезнекендә эшләнелә иде. Ул эшләргә өй юу, бакча казу, утырту, бакча уңышын җыеп алу, тирес чыгару, мал чалулар, ишек алларыннан кар чыгару, печән чабу, ташу, өю, ел дәвамында алда килеп туган эшләрне башкару, зур бәйрәмнәргә бергәләп әзерләнү, бәйрәм узгач җыештырынулар... һәм башкалар, һәм башкалар керә иде. Берсүзсез, без балалар әти-әнигә, олыларга булышырга тиеш. Ләкин шәхси йортта яшәгәч, үзеңнең тормышны, хуҗалыкны да матур итеп алып барасы килә бит. 

Хәзер инде каенана һәм килен мөнәсәбәтләре. Шушы килен булып яшәү дәверемдә мине каенанам мактамады да, шулай ук хурламады да. Үз чиратымда, үзем сайлаган ярым – иремнең әти- әнисен хөрмәтләп, яратып, кулымнан килгәнчә аларга булышып, сүзләренә колак салып, кайвакытларда үз адресыма әйтелгән төртмәле сүзләрен ишетмәскә, миңа ошамаган адымнарын күрмәскә тырышып яшәдем. Әтигә (каената) операция ясалган чорда эш урынымнан түләүсез ял алып, әти-каенатага, шәһәрнең бер башыннан икенче ягына йөреп йорт ризыгы (бавыр коймагы, парда пешерелгән балык, кулдан киселгән токмач салып тавык шулпалары...) ташыдым. 

Каенанаң кая иде, диярсез. Әни, бер адым да читкә тайпылмыйча, ирен саклады. Шифаханәдән кайткач, район шифаханәсенә яраларын бәйләтергә йөргәндә коридорда каршы алып, иелдермичә, аяк киемнәрен салдырып, киереп өйгә озаттым (үземә савабы булган булсын!). Белүемчә, каенанамның тормыш юлы катлаулы булып, башыннан авылдан-авылга күченеп йөрүләр дә, югалтулар да, сәләмәтлегенә зыян килүләр, туганнары кулыннан начарлыклар, хыянәт әчеләре, үзе дә килен буларак каенанасыннан кыен ашаган, начар сүзләр ишеткән... – барысын да, барысын да узган хатын. Менә хәзер, артта шактый гына тормыш тәҗрибәсе җыйган ханым буларак, каенанамның: "Әгәр тормышым булып, балаларымның хәләл җефетләренә үзем күрмәгән яхшы мөгаләмә күрсәтер идем, аларның яклаучысы булыр идем!" - димичә, киресенчә: "Үзем күргәннәрем өчен, киленнәремнән үч алыр идем!" - дидеме икән әллә дип уйлап яшим.

Шулай булмаса, үз әти-әнисен инде күптән бакыйлыкка озаткан мин – килен, яклау өмет итеп әни-каенанасына мөрәҗәгать иткәндә уңай җавап, яклау урынына тискәрене алмас идем. Үзе авыр юл узган, җитмешнең теге ягына чыккан, хыянәт әчесен 100% белән татыган әни - каенана, гаиләсе өчен җан атып, иренә эчкерсез ышанып яшәгән киленен бәяли, яклап бер сүз дә әйтә алмаган икән, читләрдән яклау көтүнең мәгънәсе юк та юк инде! "Уҗымга" йөргән ирдән бигрәк тә.

Бер танышымның гаиләсендә, дөресрәге, ире белән мөнәсәбәтләре бозылгач, танышым әнисенә кайтып китте. Ир дә барып алмады, хатын үзе дә кайтырга уйламады. Бер атна узганнан соң, каенана киленен җилтерәтеп алып кайтып утыртты, үзе дә 2 малай әтисе булган улын, аерым гына каршысына бастырып әйбәтләп "пешекләде". Киленгә "тәрбия" мөгаен, кайтканда эләккәндер. Әле дә булса яшәп яталар, матурмы, юкмы анысын үзләре беләдер, хәзер инде танышларым, каенанага рәхмәт әйтеп, бергәләп оныклар сөяләр. Менә бу ичмасам, каенана!

Әлбәттә, күпләрегез (хәтта үзем дә) үз баласын яклый, барыбызга да үз баласы кадерле диячәкбез. Балаларыбызга үгет-нәсихәт, дөрес тәрбия, гаилә кыйммәтен аңлату, без – әти-әниләр өстендә түгелме соң?! Мин үзем дә тиздән каенана булачак кеше. Хәзердән үк улларыма: "Сездә дә ата-баба каны ага, әгәр дә мәгәр, шушындый хәл килеп чыга икән (әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!) белеп торыгыз: иң беренче булып хатыннарыгызны яклаячакмын, гәрчә сез минем газизләрем булсагыз да!" - дип кисәтеп киләм. Чөнки үзеңнең ярты гомерең, яшьлегең, хезмәтең, тырышлыгың, көчең, сәләматлегеңне биреп, китәм дип түгел, ә яшим дип яшәп тә, үзеңне кулланылган чүпрәкне чыгарып ташлаган сыман хис итүе, якыннарым дип кабул иткән ирем туганнары тарафыннан битарафлык күрү нык авыр икәнлеген дә үз тәҗрибәмдә аңлаган кеше мин.

Сүз килгән гаиләсен, ирен хөрмәтләп яшәүче киленнәр хакында бара. Азып-тузып йөрүчеләргә карашым икенче минем. Әни кеше балалары, ире алдында "Ирләр полигамный булалар инде алар!" - дип тору ирләребезне шул адымга барырга рөхсәт бирү белән бер бит ул! Юк, җәмәгать, ирләр генә түгел, без хатын-кызлар да полигамный була алабыз! Сезнең күзегез матур кызларга, хатыннарга төшкән шикелле, без хатыннарныкы да төшә тәртипле, матур киенгән, кырынган-ясанган, күлмәк-галстук кигән ир-атка. Ник төшмәсен?! Бик төшә! Бездә дә күз дә башкасы да бар! Ләкин, теләк һәм кечкенәдән салынган тәрбия булса, бу адымга бармыйча, сайлаган ярыңа хыянәт итмәскә, үз-үзеңне кулда тотып калырга була, бик була!

Күп очракта газета-журналларда гаиләне саклап калу хатын-кызлар өстендә, алар вазыйфасы дигән юллар языла. Гафу итегез, бу юллар белән берничек тә килешә алмыйм! Гаиләне ике кеше бергә сакларга, якларга тиеш! Ир-атлар, бу юллар сезнең колакка, дус булып йөргәндә җилбәзәгрәк, "кыю" кызлар янында чуалсагыз, өйләнә башлаганда, күбегезгә, тәртипле, "чиста"лары кирәк ләбаса. Без хатын-кызны да, чиста, тугры ирләр белән яшисе киләдер дип уйламыйсызмы?!

Шәхсән үзем моны бик теләдем, иремнең дә тугры булуын таләп иттем. Яраткан кешеңнең тәненә сыену, кулларыннан тоту, күзләренә карау, иреннәренә кагылуы гына ни тора, тир исенә кадәр тәмле була бит аның, хыянәт турында сүз булырга мөмкин дә түгел. Инде ир ягы бу теләгемне чынга ашыра алмагач, үземне сайлап, ир дигәнемә светофорның яшел утын ачып, ирек бирдем, үзем корган гаиләмнең тамырына балта чаптым, чыгып киттем.

Берәр гаиләнең таркалуын күрсәк, гаеп атта да тәртәдә дә бардыр дигән сүзләрне әйтергә яратабыз. Юк, җәмәгать, кайвакытта тәртәдә гаепнең бөтенләй булмавы да мөмкин. Гаилә таркалуның сәбәбен генә белү дә җитәдер, миңа калса. Яшәү дәверендә ир заты гел сулга каера, ир белән хатын арасында килеп чыккан проблемаларның чишелешен чит итәкләр астыннан эзли икән, димәк инде ул төзәләчәк "ат" түгел.

Ошбу җиһанга ир-атлар бер, ә хатын-кыз ике тормыш яшәргә дип яратылмаган, безнеке дә шулай ук бер генә. Ирнең соңлап "эштән" кайтканын көтү, сөю-назларны да мескенләнеп, сорап алу да тора-бара туйдыра, түземлекнең дә бер чиге булып, бераздан ул шартлап өзелә... Ярата торып та, яраткан кешеңне калдырып, чыгып китеп була икән ул, иптәшләр ! Чөнки, ярату ике яклы булырга тиеш, бер яктан гына булса, бу инде авыру...

Исемем редакция өчен генә.
Фото архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading