16+

Авылның соңгы терәге: шәһәрне калдырып салада төпләнгән Тәлгать Арсланов

Кайчак язмыш адәм баласын зур шәһәрләргә алып китә, әмма күңел барыбер туган нигезенә тарта.

Авылның соңгы терәге: шәһәрне калдырып салада төпләнгән Тәлгать Арсланов

Кайчак язмыш адәм баласын зур шәһәрләргә алып китә, әмма күңел барыбер туган нигезенә тарта.

Кемдер бу сагынуны шигырьгә сала, кемдер җырга әйләндерә. Ә менә Актаныш районы Түбән Карач авылы егете Тәлгать Арсланов аны гамәлгә күчергән. Күпләр авылдан шәһәргә киткәндә, ул киресенчә, шәһәрдән авылга кайтып, юкка чыгу чигендә торган авылның терәге булып яши. Бүген Түбән Карачта нибары берничә кеше генә гомер итә. 

Туган җирдән башланган юл
Тәлгать Арсланов 1961 елда Түбән Карач авылында дөньяга килә. Гөлҗәннәт апа белән Кәшферази абый тәрбиясендә дүрт бала үсә алар: өч малай һәм бер кыз. Тәлгать гаиләдә өченче бала була.

–  Мин шушы авылда тудым. Безнең балачак бөтенләй башкача иде. Урамда, су буйларында уйнап үстек. Яз җитсә, яланаяк йөгерә идек. Авыл тулы тормыш белән яши иде, –  дип искә ала ул.

Башлангыч белемне туган авылда алганнан соң, Яңа Кормаш мәктәбенә йөреп укый. Сигезенче сыйныфтан соң Татар Суыксу урта мәктәбен тәмамлый һәм 1979 елда армия сафларына алына. Хезмәт юлы аны хәзер чит ил саналган Литвага алып китә. Ике еллык армия мәктәбен узгач, күпләр кебек үк шәһәргә юл тота ул.

1983 елдан Тәлгать Арсланов язмышын Чаллы шәһәре белән бәйли. Башта шофер булып эшли, соңрак эшмәкәрлеккә керешә. Үзенең сәүдә нокталары була, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сату итә. Тормыш җайга салына, эшләре бара. Әмма күңелдәге авыл сагышы еллар узган саен көчәя генә.

–  Хәзер уйлыйм да, авылга тагын да иртәрәк кайтырга, иң яхшысы бөтенләй китмәскә кирәк булган икән, –  ди ул.
Чаллыда яшәгән чорда да атна саен диярлек туган авылына кайтып йөри. Ә инде пенсия вакыты якынлашкач, күңелендәге теләкне тормышка ашырырга була.

Авылның сүнгән утлары
Түбән Карач – тарихлы авыл. Аның үткәне XVIII гасырга барып тоташа. Кайчандыр җиде урамлы, өч мәчетле зур авыл булган ул. Авыл картлары сөйләве буенча, монда мәчетләрнең урыннары әле дә саклана.

Тик еллар үтә. Авылның язмышын юлсызлык һәм уңайлыклар булмау хәл итә.
Күрше авылларга газ керә, юллар салына, су үткәрелә. Ә Түбән Карач читтә кала.

–  Һәр кешенең дә яхшырак яшисе килә бит. Юл кирәк, газ кирәк. Шуңа күрә күпләр күчеп китте. Күбрәк Яңа Кормашка киттеләр, – ди Тәлгать абый.

Авыл акрынлап бушый. Өйләр юкка чыга. Кайчандыр балалар тавышы яңгыраган урамнарда хәзер җил генә йөри.
2007 елда Тәлгать Арсланов бөтенләйгә авылга кайта. Күпләр бу адымны аңламый.

–  Кешеләр авылдан шәһәргә китә, ә син киресенчә кайтасың, – дип гаҗәпләнүчеләр дә була. Ләкин ул карарын үзгәртми.
–  Һәр кешенең күңелендә туган җиргә мәхәббәт бар. Кемдер аны күрсәтми генә. Минем күңел авылга тартты, –  ди ул.

Туып-үскән йорты каршысына 2014 елда ике катлы йорт салып керә. Авылның бөтенләй юкка чыгуын теләми ул. Әти-әнисе вафат булса да, туып-үскән йортын да ремонтлап, матурлап куя. Анда да рәхәтләнеп яшәү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра. 

– Нигез юкка чыкмасын, матур булып торсын дидем, –  ди. – Туганнарым кайтканда алар да керә. 
Сарапулда яшәүче абыйсы Зөлфәт, Уразайда яшәүче апасы Лүзия, Чаллыда яшәүче энесе Заһит та биредә һәрчак көтелгән кунак.  

Муллыкка илткән хезмәт

Авылга кайткач, Тәлгать абый мал асрарга керешә. Башта сыерлар да тота. Үзенең пай җирләрендә күпләп бәрәңге игә. Әмма соңгы елларда бу җирләргә терлекләре өчен күпьеллык үләннәр генә чәчкән. Чөнки күпләп сарык асрауга керешкән ул. Бүген аның хуҗалыгында якынча 400 баш сарык һәм 100 баш кәҗә бар. Бәрәннәрне дә исәпләгәндә, көтүнең күләме гаять зур. Бу – зур хезмәт, зур җаваплылык.
Җәй җитсә, печән хәстәре башлана. Люцерна – мал өчен иң туклыклы азыкларның берсе.

Сарык көтүен көтешергә Тәлгать абыйга Сергей дигән кеше ярдәм итә. Торыр, барыр урыны булмаган әлеге кешене ул үзенә сыендырган. Яшәренә урын, ашарына ризык биргән. Документларын кабат торгызган, пропискага да керткән. Сергей Тәлгать абыйга рәхмәтле булып яши. Кулыннан килгән кадәр ярдәм дә итә. 

Сарыкларның йоннарын исә Тәлгать абый үзе ала. 
–  Маллар төш вакытына кайткан арада, көн саен 8-10лап сарыкның йонын алам. Кул өйрәнде инде, алай авырлыгы юк, – ди ул елмаеп. 
Шәһәрдә уңайлы тормыш калдырып кайткан кеше өчен мондый хезмәт җиңел түгел. Әмма Тәлгать абыйның сүзләрендә зарлану юк. Киресенчә, канәгатьлек сизелә.

– Сарык – бик файдалы шөгыль, – ди ул. –  Шуларны саткан акчага дөньяны алып барам. 
Кәҗәләрен дә үзе сава. Сөтләреннән катык, сөт өсте аертып, туганнарына кчтәнәч итеп бирә. 

Мәшәкатьләр киртә түгел
Түбән Карачның кышлары үзенә бер сынау. Юллар һәрвакытта да ачылып тормый. Кар күп яуган елларда техника да үтә алмый. Андый вакытларда Тәлгать абый атын җигә. Фортуна кушаматлы аты аның җан дусты. Кайберәүләр аны бетерергә кушса да, ул моның белән килешә алмый. Буранлы кышларда күрше авыл кибетенә шул аты белән йөри ул. 

– Быел кар күп булды. Белорус тракторлары да керә алмады. Ат белән йөрдем, – дип сөйли ул.
Бу сүзләр XXI гасырда әйтелгәненә ышануы да кыен. Әмма Түбән Карачта бу – гадәти тормыш. 

Авылга газ кермәгән. Ярый әле ут бар. Өйне шуның белән җылыта. Газ плитәсен газ баллоны ярдәмендә эшләтә. Андый тормышына һич зарланмый ул. 

Чөнки авылның табигате нык матур. Аның матурлыгын саклап тотар өчен Тәлгать абый бар көчен куя. Җәйләрен урамнарда үскән үләннәрне чабып, тәртипләп тора. Моның өстенә алты ел элек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне дә карау, чистарту аның җавапчылыгында. Һәйкәлгә сугыштан кайтмаган 28 авыл кешесенең истәлеге мәңгеләштерелгән, 28 агач утыртылган.

Түбән Карачта бүгенге көндә Тәлгать абый, аның ике туган 74 яшьлек абыйсы Ансаф һәм икесенең дә берешәр ярдәмчеләре генә яши. Җәйге чорга берничә кеше кайта икән. 

Ләкин алар бу урынны ташлап китәргә ашыкмый.

Соңгы елларда Тәлгать Арсланов дин юлына да ныклап баскан. Биш вакыт намазын калдырмый. Җомга намазларына күрше авыл мәчетләренә йөри.

Авыл бушап барса да, рухи тормыш сүнмәсен дигән теләк белән яши ул.

Тәлгать Арслановның бер кызы – Ләйсән, ике оныгы бар. Балалары шәһәрдә яшәсә дә, әтиләренең сайлавын хөрмәт итәләр. Үзе исә шәһәргә барса да, озак тора алмый.

– Күңел монда бит. Тизрәк авылга кайтып җитәсе килә, – ди ул.
Тәлгать Арсланов бүген Түбән Карачта гади генә яшәп ятучы авыл кешесе түгел. Ул – туган нигезнең сакчысы, авыл тарихының дәвамчысы, бетеп баручы авылның соңгы терәкләренең берсе.

Рузилә ХӘСӘНОВА,
Актаныш районы.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading