16+

Баеп китмәсәң дә, тамып тора: субсидия 10 000 сумга кадәр арттырыла

Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Бер баш сыер асрауга субсидия ставкасы 6 300 сумнан 10 000 сумга кадәр арттырылачак.

Баеп китмәсәң дә, тамып тора: субсидия 10 000 сумга кадәр арттырыла

Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Бер баш сыер асрауга субсидия ставкасы 6 300 сумнан 10 000 сумга кадәр арттырылачак.

Бу карар авыл кешеләренә ярдәм итәргә һәм терлек баш санын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Сыерларны бетермибез

Буа районының Карлы авылында яшәүче Ләйсән һәм Марат Хәмиевләр, без бу хәбәрне көне-сәгате белән ишетеп куандык, диләр.

— Яз көне ун баш сыерга алган 6300әр сум субсидияне печән чабып, рулонарга төргән тракторчыга түләгән идек. Инде алга таба үз тракторыбыз белән эшли башлаячакбыз. Сөт саткан акчаны туплап, шушы көннәрдә генә яңа трактор алып кайтып куйдык, — дип куанычы белән бүлеште Ләйсән. — Күптән түгел тагын, авылдашлар белән кушылып, электр көтүчесе алып куйдык. Аңа кадәр сөттән кергән акча ай саен көтүчегә дә тотыла иде. Сыер башына 2 мең түләп бардык һәм төшке аш та безнең хисаптан иде. Инде тракторлы да булгач, көтүче дә яллыйсы булмагач, чыгымнарыбыз азаер дип өметләнәбез.

Буа. Фото: Гарифулллина
Буа районының Карлы авылыннанЛәйсән Хәмиева

Сөтне бүген 23 сумнан тапшыралар. Әмма, авыр булса да, сыерларны бетерергә җыенмыйлар.

«Алар үзләрен аклыйлар, сөт бәясе төшсә дә, без күләм белән алдырабыз. Бердән, баш саны күп. Икенчедән, берничәсе Айршир нәселле, алары көнгә 40ар литр сөт бирә», — ди Ләйсән. 

Быел печәнне мулдан әзерләгәннәр. Әзер фуражны исә сатып алалар. «КамАЗ» машинасы сыярлык ангар да төзеп куйганнар.

«Кулга кергән акча малларга китеп бара. Нәрсәдер төзергә, корырга, алырга тырышабыз. Әле өй түбәсен алыштырыйк дип уйлаган идек тә, калып торсын, трактор кирәгрәк дидек. Авылда сыерсыз яшәп булмый. Мәшәкате булса да, ул безне сыйлы итә», — диләр Хәмиевләр.

«Авылда тик ятып булмый»

Арча районының Иске Кырлай авылында яшәүче Әхмәтҗановлар сыерны бетереп, бозаулар симертеп сата башлаганнар.

«Бер сыер белән генә мантып булмый. Сөт сатып кергән акча үзенә китеп бара. Каплату да читен, УЗИ чакыртып, акча түләп, тикшертеп торасың, капланмаган булса, дарулар аласың, тагын УЗИ кирәк. Сөт бәяләре төшкән вакытта, мәшәкате дә күп дидек тә, бозаулар алдык», — ди алар. 

Әхмәтҗановларның хаталарында 12 баш бозау. Быел дүрт бозауга субсидия дә алганнар. «72 мең сумга дүрт бозау алдык, шуның 36 меңе кире кайтты. Шул акчага солы алып куйдык», — ди Данил абый.

Бозауларны 2 айлык итеп алып, яшь тә өч айга кадәр үстереп, иткә суеп саталар. Итнең бәясе бүген, күпләп алганда, 560 сум.

— Файдасы каламы-юкмы дип исәпләп караганыбыз бар. Фуражын да, печәнен дә сатып алгач, кара исәп белән, 12 үгезне тотар өчен ел да ике айга 6 үгез саткан акча кирәк. 6 үгездән уртача 850-900 мең сум акча керә. Шуны ай саен бүлсәк, аена 60 мең сум файда кала. Шушы калган акча үзебезгә хезмәт хакына дип көләбез. Баеп китмәсәң дә, тамып тора. Өйдә торган кешегә ярый, авылда тик ятып булмый бит«, — ди Данил абый.

Авыл. Фото: Гарифуллина

«Бер хуҗалыкта 45 сыер асраучылар да бар»

Шәхси хуҗалыклар көткән тагын бер ярдәм чарасы — юридик затлардан тыш, хәзер үгез бозауларны шәхси эшкуарлардан һәм фермер хуҗалыклары башлыкларыннан да сатып алып булачак. Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев сүзләренчә, бу шәхси хуҗалыклар өчен терлек сатып алу процессын гадиләштерәчәк.

— Әлегә кадәр таналар һәм үгезләр өчен субсидия аларны фәкать юридик затлардан сатып алучылар өчен генә бирелә иде. Карарда шулай күрсәтелгән иде. Фермерлар яки шәхси эшкуарлардан да алырга була, әмма субсидия өчен алар биргән документ кабул ителми иде. Хәзер исә бу мөмкинлек булдырылды, — ди ул.

Авыл. Фото: Гарифуллина

Районда быел 208 баш үгез бозау алган өчен 30дан артык хуҗалык 3 миллион 600 мең сумлык субсидия алган. Идарә башлыгы әйтүенчә, хәзер авыл кешесе терлекне ит өчен күбрәк асрый.

«Сыер асраучылар кискен кимеде дип әйтеп булмый. Районда шәхси хуҗалыкларда 2107 баш сыер исәпләнә. Сыерлар кимү, беренче чиратта, авыл халкының картаюы белән бәйле. Алай да бер хуҗалыкта 45 сыер, шулай ук 20шәр сыер асраучылар да бар. Сөт бәясе үсәр дип торабыз, бу көннәрдә 25 сумнан 26 сумга артты», — ди ул.

  • Тагын бер ярдәм төре барлыккка килә, ул да булса – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр симертү буенча мини-фермалар төзү өчен чыгымнарның бер өлешен каплау. Бу карар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санын арттыруга һәм аларның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән. 
  • Әлеге чаралар шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучы авыл кешеләренә сизелерлек ярдәм булачак һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә, азык-төлек иминлеген арттыруга һәм авылда социаль-икътисадый хәлне яхшыртуга ярдәм итәчәк. 

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading