16+

Бал дефицит товарга әйләнмәгәе

Узган елның төп бал җитештерә торган төбәкләрендәге аномаль һава торышы һәм продуктның аз җыелуы аркасында аның бәясе дә артырга һәм гомумән ул дефицит товарга да әйләнергә мөмкин.

Бал дефицит товарга әйләнмәгәе

Узган елның төп бал җитештерә торган төбәкләрендәге аномаль һава торышы һәм продуктның аз җыелуы аркасында аның бәясе дә артырга һәм гомумән ул дефицит товарга да әйләнергә мөмкин.

"Руспродсоюз" азык-төлек товарларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясендә шундый борчуын белдерде.

Каштан һәм акаций кебек кайбер иртә сортлар кибетләр киштәсеннән инде күптән юкка чыккан. Фаразлар буенча, карабодай балы да бетәргә мөмкин. Бал җитмәү сәбәпле, аңа сатып алу бәяләре якынча утыз-илле процентка арткан һәм үсүен дәвам итә, дип хәбәр итә ТАСС “Руспродсоюз”га сылтама белән. Һәм әлеге вазгыятьнең бал кытлыгына гына түгел, фальсификат үсешенә дә йогынтысы булуы бар, шулай ук намуслы җитештерүчеләрнең тармактан китү куркынычын да тудыра.

Чебешләрне – көзен, кортларны язын саныйлар

Без гади кулланучылар бал запасының бетеп баруын сизмибез. Сезон вакытында банкалап алып куйгач, бәяләре белән дә кызыксынганыбыз юк. Ә менә “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шәүкәт абый Хәйруллин, бал запасы бар барын да, әмма башка төбәкләрдәге проблема аларның үз эчләрендә генә калмыйча, безгә дә кагылып үтәргә бик мөмкин, дип белдерде. Аның әйтүенчә, ел да булмаган хәл күзәтелә быел: Пермь, Екатеринбург, Мәскәү һәм Краснодар кебек башка төбәкләрдәге күпләп алучылар безнең умартачыларның баллары белән кызыксына башлаган. Егермешәр тонна бал сорыйлар, ди ул.

Көзен умартачылар балның литрын, күпләп алганда, 130-140 сумга саткан булганнар. Әмма ихтыяҗ арткач, бәя дә күтәрелми калмый.

– Күпләп алучылар башта 150 сумга эзләсәләр, хәзер 160 сумга да алырга риза алар. Әмма безнең умартачылар да югалып калмады, 175-180 сумнан гына сатабыз, диләр. Бу да балның хакы арта баруын күрсәтә. Бер яктан умартачылар өчен бу яхшы, әмма бит әле кортларның кышны ничек чыгачакларын белмибез. Чебешләрне – көзен, кортларны язын саныйлар диләр. Берничә төбәктә умарталар күпләп үлгән диләр, кышны чыга алмаганнар. Без бер айдан, корт ояларын чыгаргач кына тәгаен әйтә алачакбыз. Кортлар саны кискен кимесә, көзгә чынлап та бал дефицит булмагае. Алай гына да түгел, кортларны да күпләп сатып алырга теләүчеләр бар. Себердән, Дагыстаннан сорадылар, бу шулай ук безнең өчен яңалык. Краснодардан хәтта 1 мең корт пакеты сорадылар. Бәясе арта барса, умартачылар корт пакетларын да сатып җибәрмәгәе әле. Менә шушы факторлар балның кыйммәтләнүенә һәм азаюына китерергә мөмкин, – ди Шәүкәт абый.

“Умарта тоту бик мәшәкатьле”

Чүпрәле районының Яңа Дуван авылы умартачысы Марат Исхаков бал бәяләренең саклануын әйтә.

– 2010 елдан бирле үзгәрми инде ул. Өч литры – 1,5 мең сум. Эшенә карата бәя артмый, бу – бик әз. Умартачылык үзен акласын дисәң, өч литры кимендә 3 мең булырга тиеш, – ди ул. – Умарта карау элекке белән чагыштырганда ике тапкырга авырлашты. Элек узган гасырның 80 нче елларында әтиләр кортлардагы варроатоз чире белән генә интексәләр, хәзер бөтен паразит, инфекция, корткычларны исәпләсәң, йөзгә якын чир белән көрәшәбез. Без үзебез бернинди химикат кулланмыйбыз, варроатоз чиреннән саклау өчен, кортларны термик эшкәртәбез. Гомумән хәзер кортлар авыруларын ветеринария препаратлары белән җиңеп булмый.  Дөресен генә әйткәндә, умарта тоту бик мәшәкатьле. Бакчага умарта оясы куеп бер чиләк бал алу ул үткәндә калды. Бу эшкә алынырга атлыгып торучы яшьләр дә юк. Без инде бабайның, әтинең эшен дәвам итүчеләр. Умарта тоту нәселебездән килә һәм әтидән калган эшне бетермәскә тырышып эшләвебез генә. Әтиләр чорын искә алгач, шуны да әйтергә кирәк. Элек донник, карабодай, эспарцет һәм чәчәкле культуралар үстерәләр иде. Кортлар шулардан бал җыя иде. Хәзер техник культураларга өстенлек бирәләр. Ә аларга агу сиптерәләр. Беренче һәм икенче класслы куркыныч пестицидлар урынына өченче һәм дүртенче класслысын яки биопрепаратлар куллансыннар иде. Шуларны контрольдә тотуны көчәйтергә иде. Агу сиптерер алдыннан кисәтәбез диләр, әмма аның белән генә кортларны саклап калып булмый. Ябып торсак, алар яна. Аннары йөз баштан артык умарта оясын физик яктан күчереп бетереп тә өлгереп булмый. Шулай ук агуны җилсез вакытта сибәргә кирәк. Авыл кырыенда буфер зоналар булдыру да зарур. Үсемчелек белән шөгыльләнүчеләр мул уңыш алдык дип сөенәләр. Ә бит аларның уңышы – кортларның тырышлыгы. Ул культураларны кортлар серкәләндерә.

Умартачыны балның файдасы турында пропаганда җитмәү дә борчый. “Килограммы 1 000 сумлык кәнфитләр сатып алалар, аларның сыйфатын белгән дә юк. Ә өч балның бәясен күпсенәләр. Югыйсә бал иң файдалы продукт булып тора. Сыйфаты да начар була алмый, чөнки без умартачылар кортлар кебек үк эшне намус белән башкарабыз”, – ди ул.

“Хакы артса, сөенер генә идек”

Тәтеш умартачысы Фердинат Вафин, балның бәясе артса, шат кына булыр идек, дип белдерде. “Ә менә балның киләчәктә дефицит буласына ышанырга була. Кибеттә сатыла торганы түгел, чын сыйфатлы бал турында әйтүем. Бердән, бу тармакта эшләүчеләр картаеп бара, яшьләр килми, чөнки ул табышлы эш түгел. Грантлар белән ярдәм итү дә юк. Икенчедән, кортлар күпләп үлә. Умартачының эшләү теләге сүрелә. Кортлары кырылганнан соң бу эшне бөтенләй ташлаучылар да юк түгел. Күпләп бал җитештерүчеләрнең сату проблемасы да бар, чөнки безнең халыкта бал ашау культурасы юк. Ә бәяләр инде ничә ел бер урында тора. Бөтен нәрсәнең хакы артып тора бит. Дүрт-биш ел элек клиникада тешләр чистарттыру 2000 сум тора иде. Ул вакытта балның өч литрын 1500 сумга саттым. Бүген шул ук теш чистарту хезмәте – 6 мең сум. Бал исә – 2000 сум. Корт тотуның чыгымнары күп, – ди Фердинат Вафин.

Кытай, Төркия һәм Аргентина кебек бал җитештерү буенча лидерлар шулай ук климаттагы үзгәрешләр һәм бал кортлары популяциясенең кимү проблемасы белән очраша, бу дөньякүләм бәяләр үсешенә китерә, дип хәбәр иткән "ВМТ Консалт" агентлыгының идарәче партнеры Екатерина Косарева “Известия”гә. Еврокомиссия статистикасы мәгълүматлары буенча, Россия тотрыклы рәвештә дөньядагы иң эре бал җитештерүчеләр унлыгына керә.

Шул ук вакытта Россиядә эчке җитештерү күләмнәре кими: 2024 елда якынча 64 мең тонна бал җитештерелгән, бу алдагы еллар күрсәткечләреннән берничә процентка түбәнрәк, ә умарта ояларының саны соңгы ике-өч елда якынча 5 процентка кимегән.

2025 елда Татарстанда тулаем 6,7 мең тонна бал җитештерелгән.

3,9 мең тоннасы – товар балы
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading