16+

Балачак хатирәсе: корт чактыру прививка кебек иде безгә

Корт балы, умарта кортлары турында сүз чыкканда, иң башта Дөли чишмәсенең ар ягыннан башланып, Олы Арташ авылы белән ике арадагы чиккә барып җитүче узебезнең авыл болыннары искә төшә.

Балачак хатирәсе: корт чактыру прививка кебек иде безгә

Корт балы, умарта кортлары турында сүз чыкканда, иң башта Дөли чишмәсенең ар ягыннан башланып, Олы Арташ авылы белән ике арадагы чиккә барып җитүче узебезнең авыл болыннары искә төшә.

Анда авылның печәнлек җирләре. Мишә елгасында, ел саен бөя бөялеп, шуның суларының егәре ярдәмендә он чыгаручы тегермән, авылдагы Ильич лампаларында ут кабызучы электр станциясе урнашкан иде. Сабан туе була торган урынга җитәрәк, улак сыман, батынкы, язгы кар суы белән тулган кечкенә күл сыманрак урын да бар иде. Ул әле тегермән бөясенә чаклы ук безнең су коена торган урыныбыз булды. Карап торышка су җылы һәм күктәге якты кояш та су коенып чыгарга чакырып елмая. Малайлар арасында: “Күке кычкыргач, су коенырга ярый”, – дигән ырым йөри. Шунлыктан, бер-беребездән: “Күке кычкырды микән?” – дип сораша башлыйбыз.

Шунда әллә белеп, әллә шаяртып, “Көртлек Фархулласы урманда ишетеп кайткан, күке кычкырган. Чукрак Әгъләмҗан узган атнада ук ишеткән”, – дип әйтүчеләр табыла. Минуты-секунды белән баштагы кепкалар, өстәге күлмәк, ямаулы ыштаннар очып төшеп, без суга сикерәбез. Ничек тиз кергән булсак, кире атылып чыгу аннан да тизрәк була. Чөнки күлләвекнең төбендә әле кар эреп тә бетмәгән, бозга әйләнеп тик ята, эрергә исәбендә дә юк. Сәләмәләребезгә төренәбез. Кояшта азрак җылынып, телләр сүз әйтерлек булып, гәүдә дерелдәүдән туктагач, күңелне горурлык хисләре биләп ала. Без булдырдык! Без – барлык авыл малайларыннан алданрак су коенучылар, ур-ра!

Шушы сулык тирәсендәге яр буйларында эт тигәнәге үсте. Чәчәк корзинкасы чәнечкеле шушы үләннең әле ачылыр-ачылмас торган төймәләре белән, тел өстен канатырлык итеп ышкыйбыз. Моны нилектән шулай эшләгәнебезне аңлата алмыйм, әмма ниндидер авыруга каршы прививка ясаганбыз, дип уйлыйм. Мин бу чәчәкнең көчле дару үсемлеге икәнен беләм. Аның антисептик – микробларны үтерә торган үзлеге барлыгын да хәтерлим. Бала вакытта кайдан белеп һәм нинди файда күреп яшәгәнбез – монысы җавапсыз кала. Бу гадәт – борынгылардан безнең көннәргә килеп җиткән дәва алымы.

Түтинең әйтүе буенча, шушы үлән тамак төбе һәм теш авыруларыннан да саклый торган изге зат – сәламәтлек алласы Гигея бүләге. Булса да булгандыр. Ул елларда бозлы суда коенып, түбә асларына эленгән боз сөнгеләрен конфет урынына суырып, кар ашап, иртә яздан алып кара көзгә кадәр яланаяк йөрсәк тә, беребезнең дә чирләп ятканын хәтерләмим. Урамга чыкмыйча, авырып яту – кеше әйтеп кеше ышанмаслык хәл. Ничек инде ул, урамга чыкмыйсың? Вирус, грипп авыруы – без белмәгән һәм ишетмәгән сүзләр. Белмәгәч, димәк, ул юк. Булмагач, авырып ятучылар да булмады. Әгәр инде борыныңнан су тамса, бер нәрсәсе юк. Андый очраклар өчендер, күлмәккә җиң куеп тектеләр.

Әз-мәз җылынышкач, каз үләненең сап-сары чәчәкләренә кунып йөрүче бал кортларын тотып, кул аркасын чактырабыз. Тизрәк кабарсын өчен, корт чаккан җирне кул белән ышкып кызарткач, кул тазарды, дип бер бер-безгә күпергән кулны күрсәтеп, мактаныша башлыйбыз. Кортлардан чактыру прививка кебегрәк булгандыр, дип уйлыйм. Шактый еллар узгач, печән чабып яткан җиремдә минем шәрә тәнемне бер күч умарта сарып, күп җиремне чакты. Дөрес, ярты сәгатьләр чамасы җирдә йөткереп, кулым белән гел авыз кырыйларын сөртеп, карап тордым. Чөнки миңа авызымнан канга баткан үпкәм килеп чыгадыр сыман тоела иде.

Ярты сәгатьләрдән соң йөткерү бетеп, ни хикмәт, кортларның чаккан эзләре дә юкка чыкты. Мин кортлар белән бөтенләй дә очрашмаган кебек басып торам. Кортларның мине сарып алганлыкларын, чәбәләнеп-бәргәләнгән вакытымда үлгән егермеләп кортның аяк астымда ятуыннан гына белерлек иде. Исән калуымны балачактагы, кул аркасын чактырып уйнау сәбәпле, иммунитет барлыкка килгәнлектәндер, дип уйлыйм. Кайбер кеше бер корт чагудан да үлеп китә, хәтта ат чаклы ат егылып үлә. Ә мин, мактанчык кеше әйтмешли, “Төчкереп тә бирмәдем!”

Шул тирәләрдә берән-сәрән күренгән алсу, кызыл башлы болын клеверларының чәчәкләрен өзеп алабыз. Башлары шар сыман, уртача йөзләп таҗ яфрагы һәм алардан кузаклар барлыкка килә. Әнә шунда, әгәр аларны бал кортлары серкәләндерсә, аларның орлыклары өлгерә. Әлегә алар яшь, без шуларны йолкып, очларын авызга кабып суырабыз. Малайлар аны: “Бал ашау”, – дип атый. Авызда әз генә бал тәме сизелә. Әмма күпме суырсаң да, салкын судан чыккан тәннең тамагы туймый. Без, җыйнаулашып, Берлинны алып кайтучы фронтовиклар шикелле, зур эш майтаргандай, өйләребезгә таралабыз. Менә шушы истәлекләр, безнең балачактагы иң беренче – тәүге тапкыр бал һәм бал кортлары белән очрашу буларак, хәтердә саклана.

Чираттагы хатирәләр әтиләр мине үзләре белән ияртеп йөри башлаган елларга алып кайта. Без, әти-әни, берәр апам, нәкъ авыл өстендә җәелеп киткән урманның “Бай урманы” дип йөртелгән, Мәртен юлы дип аталган өлешеннән ике тәгәрмәчле арбабызны тартып чыгабыз. Каршыбызда колхоз умартачылыгы. Ул бер агачтан гына торучы киртәлек белән әйләндереп алынган. Корт оялары тезелеп киткән. Бар дөнья гөжли, зыңлый: ж-ж-жу, тавышлар кушылып, тоташ бер моң туа: жужужу! Шул чакта әти белән әни арасында мондый сөйләшү булып ала: “Мин баланы су эчәсе килде дип, Кәрим абый янына алып керәм. Бәлкем, балага берәр калак бал каптырыр”. Әни, мине җитәкләп, умартачылык йортына алып керә. Агач йорт. Уң кул якта су багы, каршы якта агач өстәл, эскәмия. Йорт җиһазлары, тәрәзә пәрдәләре юк.

Умартачы – Кәрим дигән кеше, аларның кушаматлары “Мәче”, чынлап та мыраулап җибәрер сыман, кара мәчегә бик нык охшаган. Умартачылык ишегалдында 3-4 метр тирәнлектәге кое бар. Әнә шуннан алынган, инде җылынган, әмма кое бүрәнәләреннән чыккан ак чыршы тәме килгәнлектән, шактый үзенчәлекле суны бик эчәсем килмәсә дә, эчеп бетерәм. Бетермәсәм, Мәче Кәрим: “Бал ашарга өметләнеп кергәннәр”, – дип уйлар төсле. Әмма миңа беркайчан да бал каптыручы булмады. Ул кешенең үз баласы юк, шуңа күрә авыл балаларыннан бик нык көлә, җәберли иде. Балаларны урамда очратса: “Кая минем пәке? – дип, кесәсендә актарына. Без, куркышып, куш аяклап, авыл урамнары буйлап йөгерешәбез. Безнең урамда йөргәнне күрсә, капка төпләренә бер касә умарта балы тотып чыгып, капка коймасы буенда яткан утыннар өстенә барып утыра. Бармагын балга тыгып, аны бик озаклап ялый. 

Күп еллар узды, күп төрле балларны күрдем. Шулар арасында Мәче Кәримнеке белән аның хатыны Ләбибә апаларныкы иң тәмлесе иде. 
Әйе, миңа бай урманының балын ашарга насыйп булды. Бу урманны Казан бае – Ибрай Юнысов, генерал Җанбайдан 65 меңгә сатып алган. Мин белгәндә аларның утар урыннарында олы чокыр, шул чокыр кырыенда үскән урман талы гына бар иде. Шул тирәләрдә без “Бай үләне” дип атап йөрткән бик матур фацелия чәчәкләре үзләренең зәңгәр-шәмәхә төсләре белән сокландырды. Күрәсең, Ибрай абзый алдынгы фикерле, укымышлы кеше булгандыр. Фацелия чәчүлекләренең бер гектары 250 кг нектар бирергә сәләтле. 1954 ел, минем абыем җиденче сыйныфны тәмам иткәч, Куян Тимерханы исемле кечкенә гәүдәле, авызын йорт куяны сыман мелт-мелт итеп сөйләшүче кеше белән колхозның сыер көтүен көтте. Әни, чиләк-көянтә белән барып, аның хезмәт көненә тигән 25 кило бал алып кайтты.

Ул вакытта миңа 4 яшьләр тирәсе. Ике чиләк, балавыз һәм әллә нинди затлы исләр аңкып торган, гәрәбә кебек сары, алтын сыман кызгылт, җәйге көннәрнең үзләре шикелле тәэсирле балны берничек тә онытырлык түгел. Мин, бармагымны тыгып, Мәче Кәрим сымак итеп ялый башладым. Түти: “Эчеңә тияр”, – дип аш кашыгы белән үзе пешергән бер телем ипи китереп тоттырды. Шуннан башкасы исемдә түгел. Кирәге дә юк.

Балачакка бер сәгатькә генә булса да кайтып килергә мөмкин булса, мин әнә шул баллы чиләкләр янына, Бай урманында җыелган балга чәнти бармагымның очын гына булса да тыгып, ялманырга кайтып килер идем…

Габдулла Исмәгыйлев 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ихластан,. балчак хэтирелэренэ. урелеп язылган хикэя, бик. Зур рэхмэт Сезгэ.

    Мөһим

    loading