16+

Балачакның иң тәмле маҗарасы: «Борчак ашарга барабызмы?»

Бакчама чәчкән борчак өлгерде. Кузак эченә тезелешкән эре-эре яшел мәрҗәннәрнең шулкадәр сусыл, тәмле вакыты. «Борчак ашарга кайтыгыз, — дим балаларга. — Әрәм була бит».

Балачакның иң тәмле маҗарасы: «Борчак ашарга барабызмы?»

Бакчама чәчкән борчак өлгерде. Кузак эченә тезелешкән эре-эре яшел мәрҗәннәрнең шулкадәр сусыл, тәмле вакыты. «Борчак ашарга кайтыгыз, — дим балаларга. — Әрәм була бит».

Юк инде, аларга синең борчагың кирәкме?

Ә без кечкенә чакта ул борчакны колхоз басуына барып урлап алып кайта торган идек. Әнә шулай безнең бурлыкны белгәнгә микән, аны әле авылдан ераграк басуга чәчәләр иде элек. Кайсы басуга нәрсә чәчкәннәрен безнең урам малайлары — Раман, Надир һәм Рүзәл белә инде. Алар, бердән, бездән бер яшькә генә булса да олырак, икенчедән, әтиләренә ияреп колхоз басуларын карап кайтканнары бар.

Начар эшкә котыртучылар да шулар. «Бүген борчакка барабызмы? Борчак ашарлык булган инде», — дип, урамда ду-чат килеп кача-кача уйнаганнан соң, Дамир абыйларның капка төбендәге үзе киң, үзе озын эскәмияләренә тезелешеп хәл алганда берсе коткы салып куя. «Только беркемгә дә әйтмәгез! Лилия, син дәү әниеңә ычкындырма тагын, ату каласың», — дип тә кисәтеп куялар әле җитмәсә. Село. Фото: Татар Информ.

«Бирермен мин сиңа Гаптине»

Өйләдән соң без — Кышкарның каенлык очы урамында үскән эреле-ваклы бала-чагасы яшерен операция эшенә керешәбез. Быел борчакны чишмә тавы өстендәге басуга чәчкәннәр икән. Шунда барачакбыз. «Гапти кереп китсен әле башта. Гаптигә күренмәгез!» — дип кисәтә Надир.

Гапти — безнең урамда яшәүче Габделфәт абый инде ул. Бөтен кеше Гапти дип йөрткәч, мин аның үз исеме шулай дип белә идем. Әле бервакыт үзенә дә «Гапти абый» дип әйтеп, оятлы булдым. «Бирермен мин сиңа Гаптине», — дип, бик озак дулады.

Ләкин борчак басуына «десант» төшергәндә ник менә Гаптидән куркырга кирәген генә тәки аңламадым. Аның ау мылтыгы һәм без яныннан узып киткәндә, иренмәсә, кайчак бер-ике тапкыр шыпырт кына өргәләп куя торган карт эте бар. Әллә шуңа микән? Бәлки, аның Чапай мыегы шикелле кап-кара мыеклы булганы өчен куркасыдыр? «Әфисәр мыеклы» ди аны дәү әни. Безнең дәү әни урыс сүзләрен шулай бозып бетереп сөйләшә инде ул. Әфисәр — аныңча «офицер» була инде. Каз бәбие саклаганда укыган китапларда кайчак бик усал басу каравылчылары турында язылган урыннар очрый. 

Бәлки, безнең Гапти абый шул борчак басуының каравылчысыдыр? Ни өчен куркырга кирәген белмәсәм дә, Гапти абыйдан чынлап та шөллим. Әнә инде Надирларның капка төбендә сеңлем белән безне генә көтәләр. Ә ике бүкәнгә аркылы такта куеп ясалган эскәмиясендә таягына таянып утырган Гапти өенә кереп китәргә бер дә җыенмый ахрысы бүген.

Көтеп-көтеп тә кереп китмәгәч, сеңлем белән тәвәккәллибез. Урамның каршы ягына чыгып, аның каршысыннан шыпырт кына узып китмәкче булабыз. Кирәк бит, тәки күрде (ничек күрмәсен инде, тыкрык шикелле генә тап-тар урамда күз алдыннан узып барган ике кызны)! «Кая киттегез?» — дип сорашкан була бит әле җитмәсә. «Борчак басуын басарга», — дип чүт әйтеп ташламадым. Ярый әле вакытында тотлыгып калдым. «Бор... бар... әй, ба-а-рабыз әле...»

Чишмә тавы ерактан караганда гына сөзәк шикелле. Менә башласаң, үзе текә, үзе биек. Тауга күтәрелер алдыннан, тал астында тибеп яткан «Фабрик» чишмәсеннән су эчеп алабыз. «Чишмәдән су эчкәндә суга сокланырга ярамый, — дип әйтә дәү әни. — Су тота ату».

Улактан сикереп төшеп инешкә таба йөгергән су кызының көмеш толымына чишмә буенда үскән сары җил чәчәкләрен тагып калдырабыз да, юлыбызны дәвам итәбез. «Борчак тутырырга пакет алдыгызмы соң?» — дип белешә арабыздан берәү. «Пакет нәрсәгә? Без аны майка эченә генә тутырабыз ич!» — диешә малайлар.  Село. Фото: Татар Информ.

«Кара-кара, минекендә сигез борчак!»

Тауны менгәч тә басуга кадәр ерак әле. Эссе! Монда кигәвен дә күп икән. Сусатты. Бая чишмәдә суны күбрәк итеп эчәсе калган. Безнең борчак басарга киткәнебезне белеп, Гапти менеп җитмәсә ярый. Башымдагы шундый уйлар белән басуга барып та җиткәнне сизмим дә икән. «Чүгәләгез!» — дип әмер бирә Рүзәл барыбызга да. Беренче кузакка үрелгәнче, башта әле тирә-якны яхшылап карап-күзәтеп алабыз. Чынлап та Гапти юклыкка ышанганнан соң гына, әле тулыша гына башлаган яшел кузакны баш бармакның тырнак очы белән ярып, авызга терибез.

Тәмле-е! Баллы-ы! Сусы-ыл! Урабыз гына борчакны. «Кара-кара, минекендә сигез борчак!» — дип мактана кайсыдыр. «Фу, минекендә корт бар. Карап ашарга кирәк икән моны», — дип кисәтә икенчесебез. Ә өченчебезнең эчендәге борчагы инде «җырлый» да башлаган. Пырх-пырх көлешәбез.

Килгән-килгән, борчакны өйдәгеләргә дә, лапастагы сарык белән сыерга да алып кайтып авыз иттерәсе килә бит инде. Тамыр-ние белән йолкып, анысын култык астына йомарлыйбыз. «Гапти яныннан узганда күрсәтмәгез!» — дип, тагын бер кат кисәтә Надир.

Ә монда бакчамда үзем чәчеп үстергән борчакны ашаучы юк. Боларга хәзер басу басарга барырга дисәң, урыннарыннан да кузгата алмассың!  Село. Фото: Татар Информ.

Лилия Гәрәева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading