16+

Балтачта яшәүче Гөлзифә апа помидорны чиләкләрдә үстерә: нәтиҗәсе нинди булган?

Намазлык та суга, бакчасында да әллә ниләр эшләргә вакыт таба.

Балтачта яшәүче Гөлзифә апа помидорны чиләкләрдә үстерә: нәтиҗәсе нинди булган?

Намазлык та суга, бакчасында да әллә ниләр эшләргә вакыт таба.

Балтач районының Чутай авылында яшәүче Гөлзифә Нәҗипова намазлыклар, келәмнәр сукканын күпләр беләдер. Ул яңа келәм, намазлыклары әзер булу белән иң беренче интернет киңлекләрендәге дусларына күрсәтә, шатлыгын алар белән бүлешә. Шул ук вакытта төрле күргәзмәләргә йөрергә дә вакыт таба.  

Шушы тик тормас ханым бакчасында да әллә нинди тәҗрибәләр үткәрә. Быел әнә чиләкләргә помидорлар утырткан. Чиләкләре дә гади генә түгел. Интернет челтәрендә берәүнең асылган чиләкләрдә үсеп утырган помидорларына юлыга. Кызыксынып, әлеге тәҗрибәне үз бакчасында да сынап карарга була. Тик аның помидорлары интернеттагы кебек асылынып түгел, киресенчә, башларын кояшка каратып үсә. 

– Бу тәҗрибәне үземнең бакчамда сынап карыйсым килде. Кечкенә булып үсүче черри помидорларын махсус утырттым, – ди Гөлзифә апа. – 9 төп иде, икесен җирдә, җидесен чиләкләрдә яңача алым белән үстереп карарга булдым. Интернетта өйрәткәнчә, ирем чиләкнең төбенә зур бер түгәрәк, кырларына дүрт кечкенә түгәрәкләр кисеп бирде. Чиләккә балчык салып, зур тишегенә берәр үсенте утырттык. Матур гына булып үсеп киттеләр. Шулай ике-өч атна гадәти үскәннән соң, ирем чиләкләрне асып куйды. Тик нигәдер, помидорларның яфраклары карайды, яңгырлар шактый яуды, әллә шуңа чирләп киттеләр. Һәм иң кызыгы, помидорларны ул кеше өйрәткәнчә асып куйсак та, аска карап түгел, кояшка таба башларын күтәрделәр. Бу хәлләргә аптырамыйм, чөнки бөтен үсемлекләр дә кояшка үрмәли. Инде помидорлары да төшеп килә. Җирдә ятып помидорлар эчерми, фитофтора да төшми дип сөйләгәч, кызыксынып үстереп карыйсым килгән иде. Тик көткән нәтиҗәне бирергә уйламыйлар. Бәлкем ул кешенең сорты башка, асылынып үсә торганы булгандыр. 

Җиргә утыртылганнары бөтенләй башкача үсеп киткән, аларының уңышлары да мулдан булырга охшап тора. Тик шулай да күңелләрен төшермәгәннәр, күзәтүләрен дәвам итәләр. 
Тиктормас Гөлзифә апа Буада яшәүче Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗановның тәҗрибәсен өйрәнеп, бәрәңгенең “Королева Анна” дигән сортының алмасыннан орлык алып чәчкән. Март аенда чәчкән булган, май урталарында үсентеләрне җиргә күчереп утырткан. Төпләрен өйгәндә, берсенең ялгыш төбен кузгаткан. Шул вакытта ук инде бармак башы кадәр бәрәңгеләре булган. Көзгә әлеге сортның супер супер элитасы орлыгы, ягъни мул уңыш бирергә сәләтле үзләренең утырту бәрәңгеләре булачак. “Төпле киңәшнең нәтиҗәсе дә күренә”, – ди Гөлзифә апа.
Бу гаилә ун еллап инде карбыз үстерәләр. Беренче елда кызлары 5-6 төрле орлык алып кайткан булган, шулар арасыннан үзләренә ошаганын сайлап алганнар да, инде менә ничә еллар үзләре ясаган орлыклардан карбыз үстерәләр. Сортның исемен дә онытканнар.  
– Тик елы килешкәндә генә карбыз үстереп була. Өченче ел бик күп уңыш җыеп алдык, – ди ди Гөлзифә апа. – Быел яңгырлы, ничек булыр, әлегә чәчәк атып утыралар.
Хәрәкәттә бәрәкәт, дип яши Нәҗиповлар. Җәй буе үләннәр, җимешләр киптерәләр. Үзләре өчен генә дару үләннәре дә җыялар.  
– Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, – ди Гөлзифә апа. – Әле дә сыер тотабыз. Бозавы була. Иремә быел – 70, миңа 66 яшь тула. “Кызыл юл” кооперативында баш зоотехник булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Гомерем буе терлекләр янында булгач, алардан башка яшәүнең тәмен тапмыйм. Безнең якларда күмәк хуҗалык системасы бетмәде, авыл кешеләре колхоз ярдәмен тоеп яши, озак еллар алдынгы хуҗалыкларның берсе. Күптән түгел генә менә дигән чишмәле булдык. Җитәкчебез Фирдинанд Хәйруллин авылдан читтә урнашкан чишмәне авылга китертте. Хәзер чишмә суын эчеп, аңа рәхмәт укып яшибез. Менә шулай авылда рәхәтләнеп яшәп яткан көннәребез. 


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading