Максатлары –үзара киңәш-табыш итү, борчуларның төбенә тоз кою.
Узган шимбәдә Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылы төрле төбәкләрдә яшәүче иң тәҗрибәле умартачыларны кабул итте. Әтисеннән калган кәсеп иясе Мөдәрис Габдрахманов умарталыгында аларның чираттагы корылтае үтте. Рәсми булмаган шартларда әлбәттә, бердәм дуслык рухында, туганнарча!
Бер дулкында...
Тансык күрешү иде бу. Фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, борчуларны уртага салып сөйләшү, җанга тигән проблемаларның чишелен бергәләп эзләр өчен дә, һичшиксез, кирәк өстәл тирәли тезелешүләр. Балтач җирлегенә беренче килүләре, әмма ел саен күрешеп торулары инде традициягә әйләнгән. Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче Мәсхүт әфәнде Мотыгуллин тырышлыгы белән үзара күчмә кубок та булдырганнар. Узган елгы очрашуда кубок Мөдәрис Габдрахмановка бирелгән – мәҗлесне дә әйбәт кенә оештырган, өстәлләрдә сый-нигъмәт мулдан, үзенең 5 баяны тезелеп тора, умартачыларның һәммәсе дә диярлек, ни гаҗәп, баян-гармунда өздерә, җырлый – сәхнә осталарың читтә торсын! Корылтайдан исә кубок кабаттан Мүлмә авылына Мәсхүт абый умарталыгына юнәлде.
– Бер ел элек миндә җыелышкан идек, быел менә тагын үземә эләкте. Яратам кунак җыярга. Алдагы елларда 4 ел буена рәттән Минзәләдә яшәүче Камил абый үз умарталыгында үткәрде. Мессенджерларда төркемебез бар, көненә үзара 500 йөзәр хат язышабыз, аралашып яшәүнең рәхәтлеге! Бер кешенең сүзе тигәнәк буе да күтәрелә алмый, ә ишле егетләрнең бердәмлеге таулар күчерергә сәләтле! – дип елмая Мәсхүт абый.
Арада иң тәҗрибәле умартачыларның берсе ул, оештыру сәләте дә, шаянлыгы да көчле. Һәр умартачыга атап бүләкләр әзерләгән, бәхәсләшергә яратучыга әнә «Син генә гел хаклы» дигәне эләккән. Төркемнең бер йодрык булып берләшүенә күзләр тимәсен, көнләшерлек. Чынлыкта умартачылар төркеме мессенджерларда шактый икән, һәммәсе берничә төркем әгъзасы, ләкин иң күңеллесе нәкъ менә бирегә җыелышучыларыныкы, диләр. Буада яшәүче Айдар әфәнде Сәмигуллин аны моннан 4 ел элек оештырган. Ике көн тавышың ишетелмәсә, төркемнән чыгарып кына болгый, ана корт кебек, безне бер күчкә ул җыеп тора, дип шаярта умартачылар. Ярты сүздән аңлашу өчен тормыш дилбегәсен тарткан ирләрнең холык-фигыль, тырышлык җәһәтендә бер дулкында булулары мәслихәт, алар исә шул камырдан әвәләнгәннәр – бүгенге кыенлыклардан бер адым да артка атламаучы үҗәтләр!
Умартачылар ядкаре...
Арча, Яңа Чирмешән, Кукмара, Саба, Теләче, Буа, Апас, Биектау, Минзәлә, Сарман, Мамадыш, Балык Бистәсе, Ульяновск өлкәсе, Башкортстанның Туймазы, Илеш, Гафури районнары һ.б. Исемлек әле моның белән генә дә чикләнми. Җәмгысы иллеләп! Җитмеш яшенә җитеп килгәннәре дә, утызын тутырмаганнар да бар. Бер оя балалары кебек, сүзләре бер, серләре уртак. Хәтта бер-берсенә яратып үзара кушаматларга кадәр чәпегәннәр, үпкәләмиләр дә! Ләкин бер-берсенә булган хөрмәт көчле. Шулай булмаса Башкортстанның Гафури районы Красноусольск авылында яшәүче Альберт Сөләйманов бер көн алдарак килеп, дусларына Казан халкына җитәрлек казанда пылау пешерер идеме? Мәҗлес күрке өчен алар Мөдәрис ага гаиләсенә рәхмәтле.
Умартачылар арасында тагын бер күркәм гамәл башлангыч алган, кайда гына күрешмәсеннәр җыелышып агачлар утырталар. Быелдан 40 ка якын юкә, орешник агачлары Бөрбаш Сәрдегәне авылы читендәге болынлыкта үсәчәк. Умартачыларның тере аллеясы, киләчәк буыннарга олы ядкаре булыр ул!
Көчләр тигез түгел анысы
Килделәр дә күңел ачтылар гына түгел. Бу очрашу үзара еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, җитештергән балларының сыйфаты белән дә имтихан тоту әле. Үзара ярыш оештырдылар. Бал салынган ярты литрлы банка тышына номер ябыштырып, билгеләнгән өстәлгә илтеп куя баргач, катнашучылар исәбе 31 кешегә җитте. Кечерәк савытка салынган балларны кабул итмәделәр – шартлар катгый. Һәм үзләре үк тәмләп карый-карый тавыш та бирделәр. Шушы мәлдә үзләре дә умартка күчендәге бал кортлары кебек иде – шыпырт кына киләләр, берсен тәмләп карыйлар да бераздан икенчесенә үреләләр, су йотып, кабат тәмлиләр. Жюри рәисе шаярта, кызганам сезне, ди. Балларның һәркайсыныкы беренче урынга лаеклы, ләкин арадан берничә генә сайлыйсы!
Иң-иңнәре гадел хөкем ителде. Карабодай баллары арасында (коңгырт төсле) беренче өчлектә Айдар Габдракипов, Илмир Миндубаев, Данис Садретдинов булса, юкә вә чәчәк балы җитештерүдә исә Юрий Сафронов –беренче!
Соңгы елларда балның тагын бер төре киң кулланыш тапкан – крем-бал. Бигрәк тә балалар ярата диләр. Бал кортлары табыштырып юнәткән көнбагыш балын, умартачылар әле тагын ике атна дәвамында эшкәртергә мәҗбүр. Махсус компрессион савытта. Җайлап кына болгатып утырган балның кристаллары, бал җылынып, бөтенләй диярлек юкка чыга, ягъни ашаганда телгә тоелмас бик вак кристалларга әйләнеп бетә. Кыяфәтенә караганда авыл каймагына охшап кала ул. Ә тәме... Бәясе дә башка балларныкы белән тигез. Менә крем-бал җитештерү номинациясендә Илмир Миндубаевны уза алмыйча Рамил Валиуллин белән Рөстәм Гимадиев икенче-өченче урынны бүлештеләр.
Җиңүчеләр бүләксез калмады, Илмир Миндубаев ана кортлар чыгару белән шөгыльләнә икән. Хак ягыннан 2000 сумлык товар! Тугызлап ана кортлар бүләк итте ул.
Кабат очрашыйк
Корылтайның төп максаты үзара киңәш-табыш итү, борчуларның төбенә тоз кою әлбәттә. Бүгенге умартачыларга таш булып яуган авырлыклар да, кыенлыклар да шактый. Дәүләт бер яктан кайгырта да кебек, икенче яктан кайбер җитәкчеләр аларга аяк та чала. Басуларны химик препаратлар белән тиешле вакытта агуламаулары җаннарына тия. Басуларны агулау дигәне иртәнге сәгать өчтән эшләнсә, иртәнге сәгать алтыга кадәр парга әйләнеп тә бетә, агуның зыяны булмас иде диләр, тиешле таләпләрнең үтәлмәвенә, аннары кайбер хуҗалыкларның һаман да көчле химик препаратларга өстенлек бирүләренә әрниләр. Мамадыштан Юрий Иванов тәкъдиме белән килешми мөмкин түгел, күчмә тормышка күчми чара юк. Ул исә әнә умарта ояларын төяп, урман янындагы болынлыкларны иңли әнә.
– Умартачыларның борынгы кәсептә һаман да кул эшеннән аерыласылары килми. Кыш җитәрәк ояларны омшанникка ташыйлар, бал аертканда ике пычак әзерләп куялар да, шуны кайнар суга мана-мана кәрәз пичәтен кырып алалар. Мин электр пычагы алып куйдым, хатыным бер кәрәзне ике секундта кисеп ала. Вакыт ягыннан отабыз. Болай да умартачының вак эше күп. Аннары минем умарта оялары кышкылыкка да фургонда гына кала, ике яклап бортларны күтәреп куям да бер эшем ким, бортлар җылытылган – кышларлармы дигән борчуым да юк, ди.
Бәя дигәне дә умартачылар өчен зур проблемага әйләнеп килә. Бал хакы очсыз. Табигый, иң файдалы продукт югыйсә, ә менә җүнсез кәнфит тә аннан күпкә кыйммәтрәк йөри. Алай да Башкортстан умартачылар юкә балының өч литрын 5 мең сумга сата алалар, ә Татарстанда исә ул 2 500 сумнан һич кенә дә артмый әле. Чәчәк балы Татарстан умартачыларыныкы – 2 000, ә Башкортстанныкылар 4 000 сумга сөендерә.
Әйтәм бит иң-иңнәре алар! Бер-берсен уздырып эшлиләр, гел эзләнүдә. Юрий Иванов яңа табышы белән дә бүлеште: воротоз бетләреннән котылуның иң нәтиҗәле ысулын сынап караган – эремчек суын өч көн кояшта әчетергә дә, шуңа пихта мае өстәп, кәрәз рамнары арасына сиптерергә кирәк, ди. Пихта мае бетнең исен бетерә икән, ә воротоз бетенең күзе юк, ул искә генә килә, диләр.
Быел күбесенең кортлары аермаган, ә менә Балык Бистәсеннән килгән Ибраһим абый Заһидуллин умарталыгы исә 18 ояга арткан! Хикмәте – урта-рус токымына тугрылыклы булуында. Яңа токымнарга ышанычы юк, Россия киңлекләрендә яшәүгә җайлашканнары бер генә елда да алдамый, дип кисәтә. Бик хуп! Ә менә Башкортстанның Дәүләки районыннан килгән Илнур Сәхибгәрәев ел саен кыргый табигать шартларында 40-50 баш умарта тота икән. Моның ысулы гади ул, картоннан конус формасында алдавыч-«капкын»нар гына куясы. Илнур хәтта кыргый бал җитештерә!
Кыскасы, биредә сөйләшенгән сүзләрне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Умартачыларның һәркайсы алтын кыйммәтендә йөри, бу өлкәдә алар иң тәҗрибәлеләр. Илнең бал запасы ышанычлы, ипле, егәрле егетләр иңендә. Тагын шуңа инандым, башка кәсеп ияләренең болай бер мәҗлес артына җыелышып фикер алышканнары юк әле. Хәер, бер белмәгән кеше белән туганлашыр өчен умартачы булырга кирәк икән лә!

Комментарийлар