Кукмарага барып, итек басучының хәлен белештек, эшен күрдек, керемен исәпләдек.
Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә. Әле кайчан гына Кукмара һөнәрчеләренең итек бизнесы да әнә шушы тәгълиматтан иде. Хәзер хәлләр башкачарак. Үзебез барып күрдек.
Заманалар үзгәрде, климат үзгәреп, кышлар да җылы килгәләде, әмма итеккә булган ихтыяҗ, шөкер, кимемәде. Итекләрне кырылып китеп алмасалар да, иң мөһиме сәүдә мәйданыннан төшмәде. Сукмаклары бер чордан башланган читекнең гомере биреште әнә – сәхнә үрнәгенә күчте, ә менә итекнең адымнары нык әле. Килеш-килбәте, кыяфәте дә матурлана төште. Я балтырын чигәләр, яисә төрле мехлар тегәләр, фабрикада исә табан астын резинадан ук эшлиләр. Юешьләнми дә, олтан да саласы юк. XIX гасыр уртасында төзелгән фабрикаларны туксанынчы еллар зәхмәтеннән саклап калып, итекләре белән дөнья мәйданына чыгулары – кукмаралылар даны.
Әтисе-бабасы кулындагы кәсепне дәвам итүче һөнәрчеләр дә бүген отышта. Алар эш юнәлешен үзгәртеп тә алданмаганнар, киресенчә, замана җитезлеге белән ярышалар. Әйтик, элек йонны үзләре сатып алып, язып, аны тирмәндә тетеп, үзләре итек түшәп, басып, авылдан-авылга йөреп сатсалар, бүген шуларның берсе генә итекче кулыннан үтә. Ничекме? Әзер йон сатып алалар. Түшәүчеләр дә аерым. Алар йон да язмый, итек тә басмый. Әзер заказны түшиләр генә. Ә басучы калган эшнең михнәтеннән азат. Баскан итеген капка төбенә килгән җыючыларга гына биреп җибәрә. Хакы аз гына очсызрак булса да канәгать, чөнки гүр газабын тиңләшкән юл йөрү чыгымнарын уйласаң – ике исәп бер хисап.
Илфат Фәйзрахманов – Купка авылының күрке, гомерлек итек басучы. Күмәк хуҗалык хезмәтен дә читкә куеп, әтисеннән килгән кәсепне дәвам иткән, тормыш күтәргән. Йорт-җире алпавытныкы кадәр – кәсебе, димәк, керемле. Хәләле Чулпан белән өйләнешкәч, иске йортка башка чыкканнар да, аны хан сарае, ә иске мунчаны остаханә иткәннәр. Бүген соңгысы да яңарган, иркен итеп яңаны салганнар. Инде үзе генә чиләнми, гаилә башлыгы янында ярдәмчесе – Илсаф улы кайнаша.
- Станга буем җитми иде әле, әти бүкән куеп, эшкә өйрәтте. Ишегалдында көне буе йон язып, аны чүпләре, тигәнәкләреннән арындырып бетергәнче арка сынарга җитешә иде. Әле бит йонны да авыл саен йөреп, хәер сорашкандай теләнеп җыйдык. Көзге чистартылмаган йонның килограммы – 15, ә чистартылганы 30 сум тора иде. Артык эш кулны тотмасын өчен, тетелгән әзер йон белән эш итә башладык. Анысының килограммы – 400 сум. Ак йон бәясе бу. Ә соры (СЕРЫЙ) йон 300 сумнан йөри. Кара йон белән эшләп карадым, ошатмадым, эш барышында ул төсен үзгәртә. Кап-кара төсле итек булсын өчен буярга кирәк. Буядыңмы – чын итек түгел инде, химия керә, җылылыгы үзгәрә. Ак һәм соры итекләр җылы, – ди Илфат.
Элек олавы белән йон табыштырып кайтсалар, хәзер чималны аз-азлап кенә юнәтәләр. 4 пакетны алып эш итәләр дә, ә аның берсенә 30 килограмм йон керә, шуннан 100 пар тирәсе итек эшлиләр.
- Элек үзем түши идем, хәзер иң оста түшәүчегә илтәм. Бер пар итеккә 1200 килограмм йон китә, ә ул килограммын 200 сумнан түши. Итек түшәр өчен зур осталык кирәк, дөрес эшләмәсә итек бер якка кыек килеп чыга. Калынлыгын кулы белән тоеп, үлчәмен дә күз белән карап эшли бит ул. Түшәлгән итек өстәл япмасы кадәр зур була әле. 70 литрлы казанда кайнап торган суга салып, баса-баса гына кечерәя. Элек итекләрне кайната идек, хәзер ак итекләрне басканда кайнар су гына бөркибез, шулай чистарак килеп чыга. Бер итекне басып бетергәнче 1 сәгать вакыт үтә. Аннары аны калыпка киертеп, ак итекләрне 20 градус җылылыкта бер тәүлек киптерәсе. Ак итеккә артык эсселек тә ярамый, саргаялар. Авыр хезмәт. Кул төне буе сызлыйлар. Олы кызым Илсинә, мин дип массажга укыды, балакаем. Шунсыз бу ике кулым күтәрелмәс тә иде. Акчалы кәсеп саулыкны ашый инде, – ди һөнәрче.
Акча дигәннән, әллә нинди сөендерерлек хаклар да әйтмәде үзе. Бер көнгә 3 пар итек басуын исәпкә алсак, кышларның суык һәм карлы килү ярдәме белән, бер кием ак итекне 1600 сумнан биреп җибәргән. Соры итек 200 сумга очсызрак.
- Сатып алучының бәяне төшерәсе килсә дә, мин үз сүземдә нык торам. Алмыйча да китәләр, аптырамыйм, ике көннән кабат борылып килә ул. Итегеңне әйбәт итеп баскансың икән, бәя төшерүдән куркасы юк. Чыгымнары да бугазлый бит һөнәрчене, анысын уйламыйлар: йон сатып аласың, түшәүчегә түлисең, өйдәге эш барышы утны, утынны ашый... Бер пар итектән кулыңа 300 сум табыш кала. Ике ел элек итекләрне чигеп тә бирә идек, ул эшне туктаттык. Элек Башкортстанга барып, үзебез сата идек, анда бәяләр дә бермә-бер арта. Ерак юлларга чыгып китәсе килми хәзер, – ди Илфат.
Останың бертуганнары – Илһам белән Айдар да шушы кәсептә. Алары күңел хакына эшләсә, Илфат исә тулысы белән итек басу эшенә җигелгән. Гаиләдә әтиләреннән килгән бер матур гадәт тә яши әле: җомга көнне ял итәләр. Ягъни итек басу остаханәсенә чыгып та карамыйлар.
- Чулпан да, ике балабыз да мәдрәсәдә укыды, гаиләбез белән намазда без, шөкер. Пәйгамбәребез әйткәнчә, ахирәтне истә тотып, бүгенге көн мәшәкате белән яшибез. 10 гектар пай җирләребезне җәйләрен үзебез эшкәртәбез. 15 баш мөгезле эре терлек арыйбыз, шуның дүртесе савым сыеры. Бозауларны бит ике ел асрыйсы, печәнсез булмый, – ди Илфат.
Һөнәрченең байлыгы каян килә дисезме? Көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәтеннән билгеле. Әле хатыны Чулпан да тик тормый, сабыннан чәчәк бәйләмнәре ясый, мунчалалар, оекбашлар бәйли. терлек асраулары да файда, сыйлы көнең – сыер белән дигәннәр, бит...
Комментарийлар
0
0
1200 килограммның күпме булганын беләсезме? Ул - 1 тонна 2 центнер дигән сүз! Бер пар итеккә тоннадан артык йон...
0
0