Махсус хәрби операция барышында батырлык өлгеләре күрсәтеп, хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Рамил Сәмигуллинны 8 апрель көнне Казанның Курган зияратында соңгы юлга озаттылар.
Рамил 1982 елның 7 февралендә Рузилә һәм Рафаэль Сәмигуллиннар гаиләсендә тәүге бала булып дөньяга килә. Үз теләге белән 2023 елның июль башында Казанның Авиатөзелеш районы хәрби комиссариаты аша контракт төзи. 2024 елның 20 февралендә махсус хәрби операция барышында һәлак була. Теше чыкканнан бирле хәрби хезмәттә диләр шундый ир-атлар турында. Сәламәтлеге чикле булуга карамастан, егетләре, хәрби иптәшләре янына ыргылган. Чөнки башкача булдыра алмый, Ватан өчен, туган ил өчен...
Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Рамилнең хезмәттәшләре, сыйныфташлары, олысы-кечесе килгән. Казанның Авиатөзелеш районы хәрби комиссары Рамилнең якыннарына “Батырлык өчен” орденын тапшырган.
«Хәрби буласым килә»
– Мин Рамилнең әтисенең энесе, – диде безгә Наил абый Сәмигуллин. – Әтисе белән әнисенең аралары ни сәбәпледер суынган. Язмыш җиле белән безгә кечкенә Рамилне киленебез Рузилә Апас районы Түбән Биябашы авылында яшәүче әниебез Фәймәгә кайтарып китте дә, үзе китеп барды. Аны берничек тә яманлап әйтә алмыйбыз, шулай язгандыр инде. Рамилебез кече энебез Ринат белән бергә үсте дисәк тә була. Бик дус булды алар. Әнием Рамилне җил-яңгыр тидермичә, башкалардан ким-хур булмасын дип үстерде. Авылдагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Рамил Морзалар авылы мәктәбендә укыды. Спорт, көрәш, чаңгыда шуу белән кызыксынды. Ярышларда катнаша иде. Авыл балалары терлек, мал-туар карап үсә бит. Ә ул җәйге ялны колхозда атлар карады. Шунда ат җене кагылгандыр инде аңа.
Мәктәпне тәмамлагач, Рамилне армиягә алалар. Бәхеткә, еракка түгел. Казандагы хәрби частьтә хезмәт итә ул. Бәлкем, шул вакытта егетнең күңеленә хәрби тормыш кереп оялагандыр. Чечняда терроризмга каршы операцияләрдә катнашыр өчен контрактчылар җыюны ишеткәч, ике дә уйламыйча, тиешле кәгазьләргә кул куя. Авыр һәм куркыныч һөнәр булганга, якыннары каршы килеп карый. Әмма «хәрби буласым килә» дип торгач, ризалашырга булалар.
«Ул аның стихиясе»
– Миңа яратып “Чәчәк апа” дип эндәшә иде, – ди Наилә апа Сәмигуллина. – Әнисе урынына мин булдым. Тыңлаучан, басынкы булды. Аңа хәрби булып туарга язгандыр. Ул аның стихиясе. Яшәү рәвеше. Андыйлар гади тормыш рәвеше алып бара алмый. Аның хәрби формадан төшкән фотоларын күреп аны үстергән дәү әнисе бик куана иде. Рамилебез Ижевск кызы Фәридә белән гаилә коргач, туена да бардык. Әнисе урынында мин булдым. Җаныкаем бик шаяртырга ярата, туганчыл иде.
Наилә апа энесе турында елый-елый сөйләде. Рамил турындагы истәлекләрне һәрберсен күңеленнән үткәрә. Аның белән әңгәмә, чыннан да, бик авыр булды. Нечкә күңелле апа энесе турында сөйли башлау белән күз яшьләренә күмелде.
— 2007 елда мессенджерларның берсендә таныштык без аның белән, – дип хатирәләрен яңарта Рамилнең беренче хатыны Фәридә Сәмигуллина. – Ул вакытта Чечняда хезмәт итә иде. Разведкада, взвод командиры урынбасары булып хезмәт итте. Бик нык ярата иде үз эшен. Ярты ел аралашканбыздыр, 2009 елда өйләнештек. Мин үзем һөнәрем буенча юрист, ул миңа карап хокук белгечлеге алырга теләвен әйтте. Читтән торып югары белем алды. Контракты тәмамлагач, Ижевскка кайтты. Әмма армиядән башка яши алмады ул. Приказдан приказга яшәргә күнеккән хәрбиләргә хас булганча, гражданка аңа чит иде. 2011 елда безнең беренче балабыз үле килеш туды, барыбыз өчен дә зур фаҗига булды бу. Бәлкем, менә шул тәэсир иткәндер. Севастопольдә хәрби корабльдә урын барлыгы беленде. Шунда хезмәт итәргә китте, Ижевск хәрби комиссары үгетләп тә карады аны. «Орск» кораблендә, хәрби-диңгез флотында хезмәт итте ул. 2013 елда аның янына мин килдем. Бу вакытта икенчегә көмәнле идем инде. Хәрби госпитальдә бала тудыру бүлеге булмаганга Рамил белән уйлаштык та, балабызны тудыру өчен Ижевскка кайтырга булдык. 2013 елның 9 гыйнварында Әмиребез туды, тач әтисе инде менә. Бала белән тернәкләнгәч, без дә Рамил артыннан киттек. Фатир арендалап яшәдек, әтиебез озак-озак командировкаларга китә иде. Сириядә дә хезмәт итте ул. Корабльдә 2014 елга хәтле хезмәт итте. Контракты тәмамлана диде.
«Аның тереләчәгенә шигем булмады»
Шул вакытта инде Мәйдан башлана. Рамилгә частендә хәрби-табиб комиссиясе үтәргә кушылган, ләкин ни сәбәпледер ул аны үтүдән баш тарта. 2014 елның 2 декабрендә яшь гаиләнең икенче уллары Альмир дөньяга килә.
– 7 июль көнне Ижевсктагы хәрби частькә эшкә урнашыр өчен килергә тиеш иде ул, – дип сөйләвен дәвам итә Фәридә – Шул көнне аны 41 температура белән хастаханәгә озаттылар. 2-3 ай үлем хәлендә ятты, эче авырта, берни ашый алмады. Ә сәбәбен хәтта табиблар да белмәде. Анализлар бирә, бар да әйбәт, соңрак ашказаны тифы дигән диагноз куйдылар. Йогышлы чирләр хастаханәсенә алып киттеләр, әмма куелган диагноз расланмады. Ахыр чиктә магнит-резонанс томографиясенә алып бардык. Ашказаны куышлыгы инфаркты, ашказаны куышлыгы тромбозы дигән диагнозы куелды. Ижевсктагы бер профессор, ул авыру бик сирәк, 100дән 10 кеше генә исән кала, диде. Талагын алдылар, каны агулана башланган иде инде. Табиблар аңлатуынча, Рамил хезмәт иткән корабльдә химик корал сакланган. Күрәсең, шунда көчле нурланыш алып кайткан ул. ВВК үтсә, ачыкланыр иде. Ләкин безгә менә шундый юл үтәргә язылгандыр. Ничә айлар реанимация ишеген саклап үтте. Аның тереләчәгенә шигем булмады. Ходай саклагандыр аны, исән калды.
Авыр сынауларны бергә үтүгә карамастан, Рамил белән Фәридәнең гаилә касәләре бермәлне чатный. 8 ел бергә яшәгәннән соң тормыш юллары аерыла.
– Рамилнең Гүзәл исемле кыз белән танышуына бик шатландым. Ул бәхеткә лаек кеше. Юлларыбыз аерылуга карамастан, бер-беребез өчен якын кешеләр булып калдык. Ике улымның әтисе бит ул. 18 майда миңа шалтыратты. Махсус хәрби операциягә китәм, диде. Мин үгетләргә керештем, әле генә өйләндең. Гүзәл, балаларыбыз турында уйла, син аларга кирәк дип тә карадым. Әмма ул: “Мин герой булырга телим. “Батырлык ордены” аласым килә. Мин әле бу тормышта миссиямне ахыргача үтәмәдем. Күңелем белән барыбер сезнең белән булачакмын”, диде.
«Минем анда братларым, барыбер китәм»
Рамилнең хәзерге тормыш иптәше Гүзәл белән бик озаклап сөйләштек без. Ни кызганыч, ике ел гына бергә яшәп калган алар.
– Рамил бик яхшы күңелле кеше, чын ир иде. Соңгы тиене булса, берәр кеше ярдәм сораса, шул тиенен дә бирә торган. Бөтен күрше-күләнне белә. Җимешем дип кенә торды ул миңа. Махсус хәрби операция башлагач, и-и ыргылды шунда. «Минем анда братларым, барыбер китәм», дип гел шул хакта сөйли иде, - ди Гүзәл.
Кыскасы, хәрби комиссариатның кат-кат бусагасын таптый торгач, Рамилне диңгез пехотасына юллыйлар. 2023 елның 17 июлендә якыннары белән хушлаша ул.
– Рамил беркайчан да махсус хәрби операция барышы, кайда булуларын сөйләмәде, - ди күз яшьләренә буылып Гүзәл. – Үзенә "Сэм" кушаматын алган иде. Бу безнең өчен ябык тема. Чөнки хәлиткеч операцияләрдә катнашкач, күбесе сер булып калырга тиеш иде. 2023 елның 29 декабрендә җанымны 4нче дәрәҗәдәге Георгий кресты белән бүләкләгәннәр. 4 февральдә соңгы тапкыр шалтыратты. Андый–мондый булсам Казанда җирләгез, диде. 5 февральгә каршы төндә алар кызыл зонага, Новомихайловка юнәлешенә кереп китте дә шуннан элемтә өзелде. 4 мартта Рамилнең гәүдәсен яу кырыннан алып чыкканнар. Бик авыр участоктагы бәрелешләрдә катнашкан алар. Ә 6 мартта инде Рамилнең үлемен тулысынча расладылар. Алла боерса, 18 майда 40гын үткәрәчәкбез .
– Гүзәлнең: «Рамил һәлак булган», - дигән сүзләрен ишеткәч. аяк астымда җир чайкалып киткәндәй булды. «Бәлки исәндер» дигән өмет бар иде. Без аны атналар дәвамында исәннәр арасыннан эзләдек... «Передовой»га шалтыраттык. Бик күп версияләр каралды инде... Рамилне яу кырыннан алып чыккан кешеләр белән сөйләшкәннән соң да, исән икәнлегенә ышанычымны югалтасым килмәде, – ди Фәридә сүзен дәвам итеп.
Рамилнең җәсәде Ростовтагы моргка китерелгәч тә ышанырга теләми алар.
– Олы улыбыз Әмир әтисе белән рухланып, аның кебек көчле, кыю буласы килә. Быел менә дүртенче сыйныфны тәмамлый. Бөтенроссия тикшерү эшләрен тапшырды, әтисенең беретын киеп барган мәктәпкә. Кулында әтисенең “Батырлык орденын" тоткан. "Алар безгә әтидән калган мирас. Безгә көч бирә, ярдәм итә", ди ул. Суворов училищесына укырга кереп, хәрби белем алырга хыяллана. Әтисе кебек офицер буласы килә. Олы улыбыз хәсрәтен күрсәтмәскә тырыша, ләкин үзе генә калганда ул да күз яшьләрен тыеп тора алмый. Анысы бөтенләй әтисенә охшаган. Кечебез Альмир биергә ярата. Ничәмә-ничә бәйгеләрдә катнашып җиңде, һәр бүләген дә әтисе рухына багышлый ул. Әтиләре белән бик горурлана икесе дә. Рамилгә ике улыбыз өчен дә бик рәхмәтлемен. Аларның икесен дә илебезнең горур уллары итеп үстерергә бөтен көчемне куячакмын. Рамилнең аяк очларына басып бу хакта сүз бирдем, – диде Фәридә безнең белән хушлашып. Шуны да әйтик, әлеге чая, курку белмәс ханым хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү белән шөгыльләнә икән.
Рамилнең барлык туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Якын кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Фотолар шәхси архивтан
Комментарийлар
1
1
Мәкалә өчен бик зур Рахмат!Безнең герой!
0
0
0
0
Урыннын жэннэттэ булсын куршем!!!
0
0