16+

«Җиләкнең биш литрлы чиләктәгесен 1 100 сумга сатам»

Җиләк сезонына кердек. Берәүләр кышка кайнатмасын әзерли, туңдыргычта катыра, ә икенчеләр акча эшләргә тырыша, ягъни кесә төбен калынайта.

«Җиләкнең биш литрлы чиләктәгесен 1 100 сумга сатам»

Җиләк сезонына кердек. Берәүләр кышка кайнатмасын әзерли, туңдыргычта катыра, ә икенчеләр акча эшләргә тырыша, ягъни кесә төбен калынайта.

Форсаты да шәп – бер атна буе баш күтәрми тау итәгендә изалансаң, “хөрмәте” дә мулдан. Кемнәр күпме акча эшләде, кемнәр кышкылык запасын кайгыртты, шуны белештек әле.

Энҗе Мингалиева, Кайбыч, Борындык: 

– Без җиләккә гаиләбез белән йөрибез. Кайнанам да, аңа охшап төшкәнмен, үзем дә – җиләк җыярга яратабыз. Бүген менә бишенче көн. Балаларны да ияртәбез, беренчедән эшкә өйрәнсеннәр, икенчедән табигать кочагында көнне үткәрү дә бик файдалы: саф һава, хуш үлән исләре, кошлар сайравы, дисеңме, чишмәгә туктап су эчәбез. Бер барганда 12 литрлы ике чиләкне дә тутырабыз. Җиләге эре, ятып җыймалы, барлы-юклы ике ике сәгать вакыт җитә. Аннары җиләкле җирне кешегә калдырасы да килми, җитәр инде дип кайтып китәбез, иртәгәсен тагын килеп җитәбез. Моңа кадәр көн дә варенье кайнаттык. Мин бүген компотын ябам. Кызым ярата. Җир җиләгенең компоты чиянекенә караганда да тәмлерәк. Иртәгә дә җиләккә барырга исәп. Әле шикәр комы белән болгатып, туңдыргычта катырып куяр өчен җыясы бар. Без бер бөртек җиләкне дә сатканыбыз юк, кышның гомере озын, кем әйтмешли, кар астыннан карга күзен дә эзләп табып булмый. Гаиләбез ишле, кышка дип әзерләгәнебезне бәрәкәтен тоеп, рәхәтен күреп ашарга язсын. 

Лариса Кувшинникова, Биектау, Усад:

– Мин җиләк сезонында акча эшләп калырга тырышам. Кышкылыкка җитәрлек итеп үзебезгә дә әзерлим. 30 лап банка компотын ябам, быел ул санга ук җиткермәдем, әле вакыт бар бит. Компот өчен соңгы җиләкләр тәмле, алар бик тәмләнгән булалар. Җиләк вареньесы өстәлгә куелган көнне чәй эчәргә печенье, прәннек тә кирәкми минем балаларга. Ак батонга май ягалар да, өстенә варенье ягып, тәмләп сыйланалар. Җиләк җыеп сатам дигән хәбәремне күрүгә, беренче көнне үк унлап кеше заказ биргән иде, көн саен иртә-кич икешәр чиләк җиләк җыеп саттым. Шул ук кешеләр икенче тапкыр заказ бирделәр. Җиләкнең биш литрлы чиләктәгесен 1 100 сумга сатам. Ун литрлысын икегә тапкырлыйсы. Ялкауланмаска гына кирәк, Аллаһы биргән нигъмәт, эшлә генә. Чүбен утыйсы, су сибеп үстерәсе юк, үскән, өлгергәнен җыеп кына аласы. 

Энҗе Булатова, Яңа Чишмә, Шахмай:

– Җиләк кайгысы юк быел... Улымны иртәгә хәрби хезмәткә озатам. Хәер, тау битендә сибелеп китеп җиләк җыючылардан да түгелмен. Үч иткәндәй өйдә эш күп: кош-корт, бакчасы. Җиләк вакытында эше тагын да арта төшә, җиләк сезоны беткәч, эше кими дә бит... Биш литрлы чиләк белән авыз итәргә җыеп кала алсам да рәхмәт. Быел анысында да гамем юк. Ирем белән 4 бала үстерәбез, олысы Данил Әлмәттә политехника техникумын тәмамлап, кичә генә дипломын алып кайтты, иртәгә менә бер еллык хезмәткә өйдән озатабыз. Түзсен генә йөрәк. Үзе дә хезмәт итәм, ди. Әтисе дә нык тора. Барсын, ир булып, чыныгып кайтсын, ди. Аллаһыга тапшырып, алан-болыннарыбыз җиләкле, илләребез тыныч булсын иде.

Гөлназ Габидуллина, Кама Тамагы, Иске Барыш:

– Быел Казанга барганда Макыл авылы янындагы тау итәген җиләкчеләр сырып алганын күреп, без дә туктадык. Өчебезгә бер чиләкне тиз җыйдык. Аны менә чистарып, туңдыргычка куйдым. Безнең якларда җир җиләгенә кытлык, күп үсми. Җиләкле аланнарда печән чапканнар. Еракка булса да тагын бер мәртәбә җиләккә барасы иде әле.

Сәвия Фәйзрахманова, Теләче, Айдар:

– Мин җиләккә дип өйдән аяк та атлап чыкмыйм. Ирем йөри. Быел җиләкне күп дип әйтми әле, әллә үзе дә олыгайды инде, быел чиләкнең яртысын гына тутырып кайта. Аяклары авырта инде аның да. Ике тапкыр гына барды, тагын җыеп кайта алырмы, белмим дә. Булганын тынычлык белән ашарга язсын. Без җәен авылга кайтып торабыз, Казанда кышлыйбыз, күчмә кошлар хәлендә яшәүчеләр. 

Филизә Арысланова,  Азнакай, Кәтем:

– Карлыганның чәчәкләрен салкын кыраулар алды, куралар да мул уңыш бирер кебек, ә җир җиләге сипкән кебек – кызыл келәм! Биш чиләк җиләк җыеп кайттык, баргач, кая басарга икән дип торасың. Җир җиләге чәчәк атканда бик корыга калган сыман иде, уңмас дип тә уйлаган идек. Җиләк төшкәч, яңгырлар яуды, киттеләр үсеп, бүртеп! Арада уймак кадәрлеләре бар, безнең якта җиләк бик эре, сөбһаналла! Вареньесын кайнаттым.  

Альбина Вәлиева, Яңа Сәрдә, Арча:  

Безнең якта быел җиләк юк. Җиләклекләр күп анысы, һәммәсен дә диярлек карап чыктык, бер уч җиләк җыя алмадык.  Быелгы салкыннар җир җиләгенең чәчәкләренә зыян салган күрәсең.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading