»... Бары тик исән-сау гына булсыннар, кайтырлар, бары тик исән-сау гына булыгыз, балаларым, дип теләкләр тели кебек...»
Нәкъ бер ел элек Спас районы, Ирек авылы халкы очрашуы турындагы "Авылның да күңеле тулган чак" дигән язманың ахырын шушылай тәмамлаган идек. Исән-сау булган кешегә вакыт агышы сизелми дә үтеп китә бит ул. Шатлыклы күз яшьләре аша күрешеп, киткәндә кабат күз яшьләре белән аерылышкан авылдашлар туып-үскән авылларында быел кабат очрашты. Бу очрашулар дәвамлы гына була күрсен иде, Аллаһы Тәгалә чит-яман күзләрдән сакласын, берүк. Таралган Ирекнең бер-берсе белән 20, 30, хәтта 50 ел күрешмәгән балалары ничек очраша башлаган? Очрашуның асылы нидә? Без бу турыда Ирек халкын бергә җыеп, Туган авылым Ирек төркемен оештырган шул ук Ирек авылы кызы Гөлләр Әнвәр кызы Җамалиевадан сораштык.
- Без - Ирек авылы балалары. Туган авылыбыз таралгач, күңеле яраланып калган, табигатеннән аерылып киткән ятим балалар шикелле идек. Бер-беребез белән аралашмыйча яшәдек. Дөрес, авылга кайткан вакытларда йә зиратта әрвахларны зиярәт кылганда, йә юлда күрешсәк сөйләшеп ала идек. Ә инде бу оештыру нәрсәдән килеп чыкты дигәндә, икетуган сеңлем Налия Җамалиева "ВКонтакте"га Ирек турында шигырь куйган, шуны күреп, үземнең "ВК"га да куйдым. Ул шигырьнең авторы - икетуган апабызның ире Хафиз Гарифуллин. Шуннан соң Иске Рәҗәптән бер абзый миңа: "Син Ирек кызымы", - дип язды. "Әйе, Ирек кызы", - дим. "Кем баласы", - ди. "Электрик Әнвәр кызы", - дим. "Мин Иреккә сездән ерак түгел яшәгән туганнарыма кайтып йөри идем", - дип аңлата бу абый миңа. Беләсезме, миңа шундый оят! Мин аны белмим. Шуннан соң уйлап-уйлап йөрдем дә җыйыйм әле, бәлки җыелырлар, дидем. Аннан соң үземнең "ВК"да: "Туган авылым Ирек төркемен булдырдык", - дип яздым. Менә шулай халыкны җыйдык. Аннары очрашу турында уйлаша башладык. Беренчесен 2021 елның 12 июнендә оештырдык. Быел, Аллаһка шөкер, 4нче ел, икенче елга, насыйп булсын, юбилей!
- Гөлләр ханым, ә бит әле беренче елгы очрашудан соң соцчелтәрләрдә тәнкыйтьләүчеләр дә булды.
- Әйе, тик без ул сүзләргә карамадык. Беренчедән, халык үзе шәһәргә китеп, авылны бетерде дип гаепләделәр. Яшерен-батырын түгел, халык китте. Тик аның китү сәбәпләре дә бар бит. Балага мәктәбе дә, йөрергә юлы да, эшләргә эше дә кирәк. Икенчедән, зират буенда шау-гөр килеп, корбан чалып, аш-су әзерлиләр икән, диделәр. Хәзер барыбызга да очрашырга уртак бер урын - ул мәрхүм әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз җирләнгән зират янындагы аланлык. Агач-куаклар арасында калган туып-үскән нигезләребезне чистартып догалар кылып чыгабыз да шунда җыелабыз инде без. Бергәләшеп зиратны җыештырабыз, әрвахлар рухына догалар кылабыз.
- Оештыру эшләре җиңел түгел икәнен аңлыйбыз. Көнен билгеләргә, кемнәр кайтасын белешергә, эш тәртибен җайларга кирәк. Ә моның өчен көчле тыл кирәк.
- Килешәм, оештыру эшендә, Аллаһка шөкер. Иң беренче Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәменнән ташламый. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, һәр елны бу көн кояшлы, җылы, аяз була, йә очрашуга кадәр, йә очрашудан соң кич белән яңгыр явып ала. Аннары быелгы могҗизаны да әйтеп китим әле. Бер корбанны - уртак, теләгән кеше икенчесен аерым кешегә атап та чалдыра ала. Былтыр зиратта беренче булып җирләнгән зират хуҗасы Рушания әби рухына чалсалар, быел иң соңгы әрвах Ислам бабай Сафин рухына балалары багышладылар. Могҗиза дидем бит әле, бу чынлап та могҗиза, чөнки Ислам бабай рухына чалынасы корбан сарыгының бәйләве чишелеп китә. Һәм бу малны халык, тотарга теләп күпме чапса да, тота алмады. Зират белән авыл арасы шактый ара, һәм тигез юл да түгел, чокыр-чакыр, үлән, агач-куак. Аны Ислам бабайның кызы Гүзәл апа белән тормыш иптәше Фәнис абый үзләренең өйләре янына җитәрәк тотып алып киләләр. Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәмен сала. Могҗиза инде бу. Һәм шулай ук сынау да.
Оештыру эшендә берүзең генә берни эшләп булмый, әлбәттә. Менә безнең Галия апа белән Гөлгенә апа юл күрсәтеп баручылар, маяк кебек. Аерым әрвах рухына корбан чалдыру да алардан башланды. Кайту көнен билгеләүдән алып барлык эш тәртибе - алар карамагында. Егетләребез Ринат, Марат, авылыбыз килене Алсу апа аш-су әзерли. Күрше Йолдыз авылында яшәүче бертуганыбыз Марат тракторына корбанлыгын, утынын, суын, өстәл-урындыкларын төяп килә. Ирек кияүләре имам Вазыйх абый Гыйльметдинов, мәэзин Рөстәм абый Кәримов азан әйтә, җәмәгать намазы укыйлар.
- Туган авылым Ирек төркеме эшчәнлеге турында да әйтеп китегез инде, Гөлләр ханым.
- Төркемне бик матур гына алып барабыз. Анда безнең авылда туган, үскән, гомер иткән, бүген инде үзләре дәү әтиләр, дәү әниләр булган Ирек авылы балалары, кияү-киленнәр, яшьләр. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә котлап матур җырлар, шигырьләр җибәрәбез, фотолардан видеолар әзерлибез. Һәркөнне иртән Татарстанның берәр районында яки шәһәрендә, яки бөтенләй ерак чит шәһәрдә яшәүче авылдашыбыздан "Хәерле иртә!" я "Хәерле көн!" дигән открытка килү дә шатландыра, димәк, Ирек балалары аралаша, бер-берсен барлый дигән сүз. Яшь буынның очрашуларга, бәйрәмнәргә кушылмавы гына күңелне әрнетә. Без башлаган изге гамәлне киләчәктә үзләренә дәвам итәргә насыйп булсын. Без урта һәм өлкән буын - хатирәләр белән яшәүчеләрдер инде. Күңелгә бик авыр, анда безнең балачак, уйнап үскән урамнар, яшьлек. Барысы да авылның үткәнендә калган. Иң кадерлесе, әти-әниле еллар шунда калган... 365 көн тын гына торган авыл бер көндә берничә сәгать гөр килеп ала да кабат: "Тагын китәсез инде" дигәндәй моңсулана. Әйтерсең мәрхүм әти-әниләребез үзләре дә елап изге теләкләрен теләп безне юлга озатып калган кебек...
Алсу Сафиуллина.
Комментарийлар