Көннәр корыга китте. Соңгы көннәрдә эсселек урыны белән 36 градуска җитте. Яздан бирле бер тамчы яңгыр күрмәгән төбәкләр бар. Җирләр корышты, үләннәр җете яшеллеген җуйды. Халык шөбһәле. Иң борчылдырганы – икенче икмәк уңышы. Бәрәңгесез калмабызмы?
2010 елгы афәтнең кабатлануын теләмәүдән чара бер генә – халык бакчасына су сибә. Яшелчәләр исәбеннән бәрәңгеләренә дә. Кемдер инештән, кемдер исәпләгеч аша, ә соңгысын күпсенүчеләр хәйләсенә керешә. Тик бу хәл икенче проблемага юл ача. Басымы кимү сәбәпле кайбер өйләрдә көнкүрештә кирәк-яракка кулланырга да су җитмәү очраклары күзәтелә. Моңа җитәкчеләр дә уфтана. “Саба” торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе Илнур Хәбибуллин исә:
– Бу эсседә бәрәңгегә су сибүнең файдасы юк. Көчен яфракка бирәчәк тә, ак тамыр гына җибәрәчәк, - дип саный.
Җитәкченең үз мәнфәгате. Халыкка мөрәҗәгать белән чыгуы да шул максаттан, суны чама белән кулланырга киңәш итә. Ләкин бәрәңге уңышы аксый... Бу очракта нишләргә соң? Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиеваның фикере түбәндәгечә.
– Быелгы елда беркем сүзенә дә карамыйча бәрәңгегә су сибәргә кирәк. Бәрәңге язгы дым белән тишелде дә, яңгырлар яумаганга авырдан үсте. Көннәр салкынча торгач, моңарчы бирешмәгән иде дә, эсселәрдә хәле авырлашты. Кайбер төпләр саргая, сула башлады. Көн саен су сибәсе, һәр төпкә 3 әр литр, шунсыз бәрәңге уңышын коткарып булмый. Бәрәңге кишәрлеген 5 миллиметр тирәнлектә дым каплаган булырга тиеш. Бер көн сиптең дә бер атна туктап тордың түгел – көн саен! Тик игътибарлы булыгыз, суны сипкәндә бу эсседә яфракларына тидерергә ярамый – бәрәңгедә альтернариоз дигән авыру башланырга мөмкин. Яңгырлар вәгъдә итәләр дә, үзгәреп китмәсә... Бәрәңгегә көч бирер өчен яфракларын карбамид (мочевина) белән тукландырырга кирәк. Бу җәһәттән “Акварель” препаратлары бик яхшы. Бәрәңге чәчәк атып, бүлбеләре яралганда да суга мохтаҗ, шуңа да августның 25 сенә кадәр, әгәр дә яңгырлар яумаса, су сибүдән туктамаска кирәк. Бәрәңге бакчасындагы дымлылыкның гел бер төрле булуы хәерле. Бер мәртәбә су сиптең дә оныттың түгел, болай эшләгәндә бәрәңгедә коры черек авыруы башлангыра мөмкин. “Коры ашлау” дигән төшенчә бар – чүбен утап, төбенә өю. Кузгаткач, туфрак көпшәкләнә, һавадагы дым тамчылары бәрәңге тамырына үтә ала. Су сибү мөмкинлеге булмаучылар бер дә булмаганда монысын эшли алалар, - ди Фәния ханым.
Илнур Хәбибуллин “тәгълимат”ына ул каршы килә.
– Бәрәңге күләгәле урында үскәндә, ягъни кояш җитмәгәндә генә көчен яфракка бирә. Ә быелгы елда су сипмичә генә бәрәңге уңышы уңмаячак. Суны иртә-кич сипсәң дә яхшы әле, - ди белгеч.
Кукмара районының Олыяз авылында яшәп, бакчасында бәрәңгенең 15 ләп сортын үстерүче ветеран агроном Зөфәр Гатауллин да бәрәңгегә су сибәргә кирәклеген искәртә.
– Быел бәрәңге аралы – буразналары, төбе күренеп тора. Сабагы да кыска, яфраклары да эре түгел. Ел да бит ул зур булып үсеп, үз төбен каплый да, шулай чүп тә үстерми, дымын да саклый иде. Бәрәңге кишәрлекләрен үтәли “тишеп” кояш кыздыра, туфракның эсселәнүе 23-24 градуска җитә. Ә ул норма буенче 17-18 градус булса яхшы. Суны 10-15 көнгә бер мәртәбә бәрәңгегә сеңдереп сибәргә киңәш итәм. Бер көрәк тирәнлеге – 20-30 сантиметр дым үтсен. Мин ике көн буе шулай сиптем, икешәр сәгать коедан суны суыртам да, ярты сәгать тирәсе моторны ял иттерәм. Быелгыдай коры елларны элек тә күрдек. 1975, 1981нче елларны да без шулай кичтек. “Урал” күмәк хуҗалыгында рәис булып эшләгәндә бәрәңге кишәрлегенә су сиптертә идем. Хуҗалык быел да су сибәргә әзерләнә, карап киттем, кырда егетләр агрегат көйлиләр дә, соңга калмаслармы... - ди Зөфәр Гатауллин.
Әйтүенчә, бәрәңгенең Лорох сорты, яңартылган Невский сортлары корылыкка чыдам икән.
Арча районы Айван авылы кырларында 11 еллап 5 гектарда бәрәңге игүче Нәфил Гатауллин быелгы елның корылыгына әзер булып чыкты.
– Хәзерге яңа сортлар гел сибеп торуга мохтаҗ. Мин бәрәңгенең “Гала”, “Королева Анна” сортларын игәм. Әле тагын кишер, кәбестә, салат яфраклары да үстергәч, су сибү агретатым көндәлек эшли. Суны да бит чамасыз сибәргә ярамый. Чамасы борынгылар ысулынча – бәрәңге төбендәге туфракның 2 сантиметр тирәнлектәгесен читкә этәрәсең дә, учлап алганын кыскач, бармак арасыннан су агып чыгарга тиеш. Менә шул чиккә җиткереп сибелгән булса әйбәт. Яңгырлар явып торганда язгы дымнан аерылмый идек, өстәге корылыктан җирдәге дым аска китте, су сибеп кенә ул дымга ялгануы авыр. Бәрәңге уңышы корылыкта да була, әмма күләме генә әзрәк. Көне-төне су сибеп тә бәрәңгедә авыру китереп чыгарырга мөмкинбез. Мин үзем ике тапкыр сеңдереп сиптем. Шуны да әйтәсем килә, кайберәүләр ана бәрәңгене агулап утырта. Бу гамәлне хупламыйм. Агу җитештерүчеләр, интенсив рәвештә су сибелгән очракта ана бәрәңгедәге агу чыгып беткәнлеген искәртәләр. Ләкин җәе буена яңгыр дүрт мәртәбә явамы, җиде мәртәбәме, берәү дә даими рәвештә бәрәңгегә су сипми. Димәк, шул агуны без ашыйбыз... Мин үзем бәрәңге сабагына корт төшкән саен сибәм – иң җайлы һәм хәерле дип саныйм, – ди Нәфил Гатауллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар