Авылдашым Фирая апа бервакыт көтү каршылаганда үзенең килен булып төшкәч, беренче тапкыр сарыкларны карилечә түгел, ә арчаларча каршы алганы турында сөйләгән иде. «Кияүгә чыгуымның беренче көнендә, кичен көтү кайтканда, ирем Илсурга булышмакчы булып, капкадан башымны тыктым да «тәчтә-тәчтә-тәч» дип, сарыкларны чакырдым. Илсурның исе китте: «Әле ярый кеше ишетмәде... Бездә сарыкка...
Авылдашым Фирая апа бервакыт көтү каршылаганда үзенең килен булып төшкәч, беренче тапкыр сарыкларны карилечә түгел, ә арчаларча каршы алганы турында сөйләгән иде. «Кияүгә чыгуымның беренче көнендә, кичен көтү кайтканда, ирем Илсурга булышмакчы булып, капкадан башымны тыктым да «тәчтә-тәчтә-тәч» дип, сарыкларны чакырдым. Илсурның исе китте: «Әле ярый кеше ишетмәде... Бездә сарыкка «бараш-бараш-бараш» дип эндәшәләр», - димәсенме?! Үрдәкләрне дә «бүл-бүл» дип чакыралар икән, ә безнең Яңа Ашытта «бит-бит» диләр», - дип көлеп сөйләгән иде ул. Бер караганда шул ук сарык югыйсә, ә юк икән шул, һәр авыл сарыгының үз теле бар. Мамадышта, мәсәлән, аларны көтүдән «бәри-бәри-бәри» дип каршы алалар. Ә менә каз бәбкәләре «би-би-би» дигәнгә килсә, олырак казларга «лили-лили» дигән сүз ошый, ди. Саба ягыннан булган хезмәттәшем исә сарыкларны «бөке-бөке» дип чакырабыз, ди. Спас районы казлары «гал-гал» дигәнне генә аңлый икән. Балык Бистәсендә сарыклар шул ук «бәрәч-бәрәч»кә килсә, каз-үрдәкләрен су буеннан «дөгә-дөгә» белән генә кайтаралар. Әтнәдә «бәти-бәти», Яшел Үзәндә исә сарыкларын көтүдән «мәх-мәх» сүзе белән каршы алалар.
Көтү дигәннән, кызганыч, хәзер авылларда сыерларны гына түгел, сарыкларны да аз асрый башладылар. Көтүнең кайтуы да элеккечә түгел. Капка төбеннән узып баручы ике сыерны күреп калсаң каласың, калмасаң, көтү кайтканын да белми утырасың. Капка төбендә апа-абыйларның, үзләре белән икмәк алып чыгып, «бүти-бүти», «бараш-бараш» дип чакырган тавышлары, чыбыркы шартлавы, сыер мөгрәве, сарыкларның «бәәә» дип сузулары сагынырга гына калдымы икәнни?!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар