16+

Кызыл карлыганнан гаҗәеп шәп желе

Безнең бакчада ике төп кызыл карлыган үсә. Аннан варенье ясап булмый, орлыклары каты һәм эре булганга, ашавы кыен.

Кызыл карлыганнан гаҗәеп шәп желе

Безнең бакчада ике төп кызыл карлыган үсә. Аннан варенье ясап булмый, орлыклары каты һәм эре булганга, ашавы кыен.

Ә менә желесы һәм компоты бик тәмле була. Желесы шундый куе, мармелад шикелле дип әйтерлек.

Бер елны да кызыл карлыганнан компот япмыйча калмыйм, аны иң беренче эчеп бетерәбез. Бераз әчкелтемрәк, төсе алсу, матур. Мунчадан тирләп чыккач, шул әчкелтем салкынча каомпотны эчеп җибәрәсең! М-м-м!!!

Компотны ясавы бигрәк җайлы: яхшылап юылган 3 литрлы банка төбенә 2 зур бокал тутырып юылган һәм чистартылган кызыл карлыган салам да (кайчагында 3 бокал да итәм), 1 кечерәк бокал белән шикәр комы өстим. Аннары инде банка тулганчы шау кайнар су коям. Аннары калай капкач белән томалап, юрган астына чумдырам. Суынгач, идән астына төшереп тезәм.

Желесын ясавы да бик тиз. Кызыл карлыганны чистартып юам да, кәстрүлгә салып утка куям. Су салмыйм, ә карлыганнарны бераз тукмак белән төеп үз суын чыгарам. Кайнарлану белән, карлыганнар болай да ярыла.

Кайный башлаган минуттан исәпләп, карлыганны тагын 5-6 минут утта тотам да, кайнар килеш тимер иләккә салып, тукмак белән яхшылап төям. Иләктә аның кабыгы һәм орлыклары гына кала, ә суы астагы кәстрүлгә төшеп бетә.

Карлыганның суына шикәр комы өстәп, кабаттан утка утыртам. Бераз кайный башлау белән уттан алып, парландырылган кечкенә банкаларга кайнар килеш тутырам һәм өч колаклы полиэтилен капкач белнә каплыйм. Калай капкач белән капласаң, тагын да яхшырак.

1 кило карлыганга рецепт буенча 1 кило шикәр алына. Ләкин мин шикәрне кимрәк салам. Тик, шикәрне артык жәлләп салсаң, желе куермый, сыек була.

Бу желены суыткычта саклыйм. Ул шундый бераз гына әчкелтем тәмдә, гаҗәеп матур кызыл төстә, үзе шундый куе була. Аның белән чәй эчсәң, күңелләрне ачып җибәрә.

Кызганыч, булган бөтен телефон, компьютер, яндекс һәм гугл дисклардан эзләсәм дә, үзем әзерләгән желеның фотосын таба алмадым.
Ә, әйтергә онытканмын, кара карлыган желесы да нәкъ шулай ук әзерләнә. Ләкин миңа барыбер кызылы күбрәк ошый.

Кара карлыганнан «Кара күз» вареньесы
Әлегә үземнең бу рецепт белән әзерләп караганым юк. Менә быел гына күземә чалынды, сынап карарга уйлыйм. Мин аны «Рецепты на бис» дигән журналның 2013 елгы 2 нче махсус саныннан күчереп алдым. Авторы – Андрей Койка.

Чиста чуен табаны утка куеп кыздырабыз. Ул бик яхшылап кызарга тиеш: табага тамган су тамчысы чыжлап юкка чыкса, әзер дигән сүз.
Кызган коры табага стакан белән үлчәп юылган һәм суы саркытылган карлыганнарны салабыз.
Тәмам пешкән карлыганнар ярылып, суы чыгачак, ә бигүк пешеп җитмәгәннәре бөтен килеш кала.

Карлыганнарның суы чыккач, 3 стакан карлыганга 1 стакан исәбеннән шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Мәсәлән, 6 стакан карлыган салсагыз, 2 стакан шикәр кирәк була. Теләсәгез, шикәрне күбрәк тә кушарга буладыр.
Шикәр эреп беткәнче ут өстендә гел болгатып торабыз.

Аннары кайнатманы парландырылган банкаларга кайнар килеш тутырып, калай капкач белән томалыйбыз. Өч колаклы полиэтилен капкач белән дә ябарга мөмкин.
Варенье тутырылган банкаларны тәмам суынганчы калын юрган астында тотабыз.
Болай кайнатылган карлыган өй температурасында да бик яхшы саклана, желе шикелле куе була, диелгән.

Лилия Гәрәева
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading