Бигрәк могҗиза инде бу интернет. Күз ачып йомганчы бер сандык мәгълүматны җир читенә илтеп җиткерә. Бик үк өнәп бетермәсәм дә, шушы сыйфатын яратам.
Көннәрдән бер көнне интернет аша кара карлыганны махсус комбайн белән җыйганнарын күреп шаккаттым. Теге бер таныш мульфильм герое әйтмешли, “менә бит техника ничек ерак киткән”. Пластик тартмаларга тәртипле генә урнашкан бу файдалы җиләкләрнең хуҗасы туган авылым Яңа Тинчәледән Расыйх Мифтахетдинов икәнен белгәч, күңелдәге сөенеч янына горурлык хисе дә менеп урнашты. Авылдашларымда да шундый тәэсирләр икән. Озакламый: “Кайт әле, яз әле!” - дип чакыру да җибәрделәр. Юк, Расыйхлар үзләре түгел, аларны әле әңгәмәгә ризалаштыруда җиңел булмады. Нәселләре белән бик тыйнаклар. Эшен җиренә җиткереп башкараган кешенең сөйләшеп торырга вакыты калмый шул. Бигрәк тә, уттай урак өстендә.
Очрашыйк дигәч тә, Расыйх әфәнде: “Юк, хәзер генә булмый, мин әле районга барам, аннары умарта карыйбыз” - дип, күрешүне кичкә калдырды. Шуңа да Мифтахетдиновлар гаиләсе белән танышуны улы Русланнан башладык. Руслан үзе дә өч бала әтисе инде. Гаиләсе белән кышын Казанда яши, ә язын кара көзгә кадәр туган авылында җиргә хезмәт итә. Ә җир ул үзенә бил бөккәннәргә, тир түккәннәргә юмарт, уңышын да мул бирә. Кечкенәдән әтисе янында кайнашып үскән егет әлеге язылмаган кагыйдәне бер дә онытмый. “Икмәк булса, җыр да була”, - дисәләр дә, бер ипи белән генә яшәргә риза түгел хәзер адәм баласы. Аңа җиләге, витамины да кирәк. Шуңа да җирләренең (алар Мифтахетдиновларда 2 мең гектардан артык) бер өлешенә 2-3 ел элек кара, кызыл, ак карлыган, кура җиләге утыртканнар. Быел шуларның уңышын комбайн белән җыю интернет халкын шаккатырган инде. Мин дә соравымны шуннан башладым.
- Кайдан алдыгыз, күргән-белгән әйбер түгел бит, әллә үзегез ясадыгызмы? - дидем бик беләсем килеп. Польшадан кайтартканнар, Белоруссия аша. Халкыбызның “эшлисе килмәгән сәбәбен, эшлисе килгән җаен таба” дигән мәкале исемә төште шул чакта. Әйе, ике югары белемгә ия егет замана технологияләрен дә, икътисад кануннарын да яхшы белә. Иң сөендергәне, кара туфраклы туган җирен ярата. Әтисе Расыйх улының кендеген туган җиргә өзелмәслек итеп бәйләгән. Туган җирнең беркайчан да ким-хур итмәвен үзеннән яхшы белә бит ул. Иң зур бәхет туган җирдә генә табыла. Бәхет ул юлда йөри белми. Машинага да утырмый, поездга да. Туган нигезеңнән китү белән адашып кала. Менә шуны аңлаганнар туган җирдән китми кала да бәхетләрен дә таба.
Расыйх Мифтахетдинов шундыйлардан. Бүген “Мифтахетдинов” исемендәге крестьян фермер хуҗалыгын җитәкли ул. Ун еллап атаклы “Искра” колхозы арбасын да җигелеп тарткан. Тагын тарткан булыр иде дә, колхозлар тарихта гына калды шул.
Колхозлар бетсә дә, ипигә ягып ашарлык уңдырышлы җире, туфрагы беркая да китмәгән. Тамагыңны тук итәсең һәм башкаларны да ашатасың килсә, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр бил бөгәсең, тир түгәсең инде. Элек колхозга эшләгән булсалар, хәзер үзләре хуҗа.
- Эшләсәң дә, тик торсаң да – үзеңә. Ә без эш яраттык, яратабыз һәм яратырбыз да әле, исән булсак, - ди Расыйх елмаеп. - Без бит җир малайлары бер эштән дә курыкмадык. Алтынчы сыйныфтан соң ат җигәргә өйрәндем, көтү көттем. Эшнең ояты юк. Көтү ул адәм баласын зур җаваплылыкка өйрәтә. Бер сарык бәтие генә кайтмаса да, башыңнан сыйпамый хуҗасы. Кич буе тапканчы эзлисең. Менә шул, үз гамәлем өчен җаваплылыкка көтүче булганда өйрәндем. Аннары ул миңа гомер буе ярдәм итте.
Шушы болын-басуларда чыбыркы күтәреп йөргәндә: “Эх, шушы уңдырышлы җирнең хуҗасы булырга иде!” дигән теләк туган да инде күңелендә. Башта хатыны Зөлфирә белән бергәләп 40 гектардан башлыйлар. 1994 нче елның ноябрендә фермер хуҗалыгы булып теркәләләр, аннары 136 гектар җирнең хуҗасы булалар. Зөлфирә дә хатын-кызмын дип тормый: тракторга утыра. Ул арада ике бала: бер кыз, бер малай үстерергә дә өлгерәләр. Хуҗалык җитәкчесе Расыйх белемен арттырыр, җир турында күбрәк белер өчен өчен, башта Тәтеш авыл хуҗалыгы совхоз техникумында, соңрак Ленинград авыл хуҗалыгы академиясенең Ульяновск филиалының икътисад бүлегендә укый. Бүген хуҗалыкның биләмәләре 2 мең ярым гектардан артык. Аларда ашлык та, көнбагыш та, атларга солы да игәләр. 70 башлап умарта өчен карабодай да. Халыкка нәрсә кирәк, нәрсә күбрәк табыш китерә – шуны.
- Мин үскәндә күршебездә каршыда гына атаклы “Искра” колхозының танылган рәисе Шәүкәт абый Хәсәнов яши иде. Сугыш ветераны. Тырыш кеше. Ул миңа олы ышаныч күрсәтеп, үзенә десятник итеп алды. Җирне яратырга өйрәтте. Әле хәзер дә аның рухының миңа эшемдә гел ярдәм итүен сизәм. Туган җирне ташлап китмәгәнгә риза булуыдыр инде бу.
Безнең бу сөйләшү кичке якта фермерның кыр станында булды. Янәшәдәге утарда ике йөз баш ат, колын. Мин: “Бик күп бит бу” дип аптырап соклангач, Расыйх “аларның баш санын дүрт йөзгә җиткерәбез әле”, диде. Аннары тирә-яклардан килеп алып бетерәләр икән.
- Кымыз ясарга уйламыйсызмы соң? - дим. Киләчәктә кымыз эчәргә кайтуымны күз алдыма китереп, иренемне ялап куеп.
- Уй белән генә түгел бит, уе бар аның. Без әле аңа үзебез генә әзер түгел. Ә менә дәүләттән зур ярдәм күрсәтелеп, авылларда минизаводлар ача башласалар, сөенер идек. Беренчедән күпме кешегә эш урыны. Авылыбыз яшәр өчен менә дигән бит. Бар шартлары да тудырылган. Тик бүген картаеп килә инде. Хәтта быелгы уку елыннан урта мәктәбебез дә төп-нигезгә генә тугызеллыкка гына калачак дигән куркыныч сүзләр дә йөри. Кызганыч, халык хәзер эштән бизеп бара...
11 эшченең җидесен хуҗалыкта эшләргә визаларын түләп Үзбәкстаннан чакырткан Расыйх. Милли ризыкларын пешерер өчен үзләренең поварлары да бар. “Алар балачакта без малайлар кебек. Бер эштән дә тайчанмыйлар”, ди хуҗа.
“Эшсез килсә, эш калдырыр” дигәндәй, бераз оялып та куйдым. Ләкин мин дә эшсез йөрмим ич. Шушы уңган-булган авылдашым, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, республиканың “Ел җитәкчесе” исеменә лаек булган авылдашым Расыйх Мифтахетдиновтан уңышларының сере турында сорашырга Казаннан ук кайттым. Сере бик гади булды” яратырга кирәк: җирне, кешеләрне һәм хезмәтне”, - ди ул.
Газетабызда язма басылып чыккач, чын бәхетнең туган җирдә, туган туфракта, хезмәттә икәнен аңлаучылар күбәйсә, эшемнең нәтиҗәсе шул булыр. Хәер, моны белүче егетләр туган авылымда елдан-ел арта. Кайчандыр авылда, районда гына түгел, Татарстанда да бердәнбер булган фермер Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының алтын медаленә ия Расыйх Мифтахетдиновтан үрнәк алып, туган авылымда унике фермер эшли бүген. Алар тырышып, бер-берсе белән ярышып, бер-берсенә булышып, авыл хуҗалыгына, туган җиргә хезмәт итәләр.
...Без сөйләшкән арада яныбызга җиңел машина килеп туктады. Көндез җыйган карлыганнар, кура җиләкләре Казанга базарга таба юл алачак. Тиз бозыла торган товар бит. Озак саклап булмый. Шуңа Расыйх вакыты беткәнгә, озаграк сөйләшеп тора алмаганга гафу үтенеп, машина яына китте. Вакыт булмау яхшы бит инде ул. Алайса кайбрерәүләр бүген нәрсә белән шөгыльләнергә аптырый. Белгәннәрдән өйрәнсеннәр дибез андыйларга.
Буа районы, Яңа Тинчәле авылы.
Комментарийлар
0
0
Бик унганнар,тэртипле,тэрбияле гаилэ.
0
0
0
0
Сөбханалла машалла. Бик дөрес фикерлзу эта бу язмада. Хөрмәткз лаек гаилз
0
0