16+

“Бүген кече хуҗалыкларга авыррак, алар сөткә субсидия алачак”

2025 елда республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып киткән.

“Бүген кече хуҗалыкларга авыррак, алар сөткә субсидия алачак”

2025 елда республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып киткән.

Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,3 процентка күбрәк, дип белдерде Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров ведомсвоның коллегия утырышында. 

Терлекчелек өлкәсендә уңышлар аеруча сизелә: 524 мең тонна ит, 1,6 млрд данәдән артык йомырка җитештерелгән, 2 млн 378 мең тонна сөт савылган, ә сыерларның продуктлылыгы елына бер башка 8 873 килограммга кадәр арткан.

– 2030 елга бер сыерга 10 мең килограммга җиткерү бурычы тора. Селекция-нәсел эшенең заманча сәнәгать ысулларын керткәндә, продуктивлыкны тагын да арттырып була. Федераль проект кысаларында республикада Россиядә иң эре агробиотехнопарк төзелә, ул селекцион тикшеренүләр үткәрүне тәэмин итәчәк һәм савым сыерларының генетик потенциалын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Терлекләрне баш исәбе – теләсә кайсы районның һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының нәтиҗәлелеге һәм тотрыклылыгының төп күрсәткече. Дуңгыз һәм кошларның баш саны буенча уңай динамика күзәтелә. Эре терлек саны 9 мең башка кимегән. Шул ук вакытта сыерларның саны 2,4 мең башка арткан. Шул ук вакытта 25 районда тискәре динамика. Шул уңайдан баш санын торгызу буенча чаралар күрүегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров район башлыклары, инвесторларга һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә. 

Шунда ук агымдагы елга терлекчелек буенча бурычлар да куйды: 2 млн 400 мең тонна сөт, 528 мең тонна терлек һәм кош ите, 1,7 млрд данә йомырка. Гомумән, тармакны стимуллаштыру өчен 3,5 млрд сум дәүләт ярдәме каралган, диде ул.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та үзенең чыгышында сөт бәяләре белән бәйле борчылуын җиткерде. Районда эре мөгезле терлекләр саны 3,6 мең башка арткан, шуларның 600е – сыерлар. Тулаем сөт җитештерү 186,5 мең тоннага җиткән, тәүлеклек савым – 545 тоннадан артык. 

– Бүгенге җитештерү күләме буенча тармакның икътисади күрсәткечләре сөткә сатып алу бәяләрен узган ел дәрәҗәсендә саклап калганда яхшырак булыр иде. Узган елга караганда сөт сату бәясе 15 сумга кимеде һәм бүгенге көндә бер литры уртача 32 сум тәшкил итә. Район көн саен сөт сатудан гына да 10 миллион сумнан артык табыш алмый, – дип борчылуын белдерде Димитриев.

Соңгы биш елда районда 11 мең баш сыерга исәпләнгән 10 терлекчелек комплексы төзелгән, тагын 16 мең башка исәпләнгән проектлар гамәлгә ашыру стадиясендә. 

Марат Җәббаров әйтүенчә дә, сөт күләме технологияләрне яхшырту һәм заманча сөт комплексларын төзү исәбенә арткан. Узган ел гына да республикада 11 мең башка исәпләнгән 18 объект кулланылышка кертелгән. Быел тагын шундый 19 объект барлыкка килү процессында.

– Әмма, сөтне сатып алу бәяләре төшү аркасында, планлаштырылган инвестицияләр кимү куркыныч бар. Югыйсә күп кенә планлаштырылган проектлар алар белән бәйле, – диде ул. 

Шул ук вакытта агымдагы елда кереме 800 млн сумнан артык булган җитештерүчеләр сатылган сөткә федераль субсидия ала алмаячак. Коллегия эшендә катнашкан Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасовка мөрәҗәгать итеп: "Татарстан – илдә иң күп сөт җитештерүче төбәк. Һәм сөт базарында теләсә нинди бәя тибрәнешләре барыннан да бигрәк бездә чагыла. Сездән 2026 елга әлеге дәүләт ярдәме чарасын яңарту мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз", – диде.

Әмма, Роман Некрасов белдергәнчә, “бүген кече хуҗалыкларга авыррак”, шуңа да аларга сөткә субсидия калдырылган. “Бу безнең җитәкчелек позициясе. Дәүләт бюджеты белән бәйле вазгыять үзгәреп, күпмедер вакыттан соң  ярдәм чарасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрнең калган категорияләренә дә кайтарылыр дип ышанам”, – диде ул.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы нәтиҗәләренең тулаем алганда лаеклы булуын билгеләп үтте. "Бу урыннарда эшләүче кешеләрнең зур хезмәте. Без авыл хезмәткәрләрен ташламалы сыйфатлы нефть продуктлары белән тәэмин итүче нефтьчеләргә дә, әлбәттә, республикада иң заманча технологияләр кулланып эшләүче инвесторларыбызга да, шулай ук фермерларга да рәхмәтләребезне җиткерәбез”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading