16+
#Авыл 11 декабря 2024, 10:29 Уку өчен 4 минут
12363
2
11

«Безнең мунчага 100 ел, дисәм, беркем дә ышанмый. Мин үзем дә бигүк ышанып бетмим...»

11 декабря 2024, 10:29
12363
2
11
Уку өчен 4 минут

Безнең мунчага 100 ел, дисәм, беркем дә ышанмый. Мин үзем дә бигүк ышанып бетмим. 100 ел түгел бугай аңа. Мөгаен, 120-130 еллардыр...

«Безнең мунчага 100 ел, дисәм, беркем дә ышанмый. Мин үзем дә бигүк ышанып бетмим...»

Безнең мунчага 100 ел, дисәм, беркем дә ышанмый. Мин үзем дә бигүк ышанып бетмим. 100 ел түгел бугай аңа. Мөгаен, 120-130 еллардыр...

Бу мунчаны безнең бабай туганчы ук салганнар инде. Ә бабай 1918 елгы. Кышкарга килгәндә аңа 3-4 яшьләр булгандыр. Шушы авылның Вәли исемле кешесенә кияүгә чыккан Кәшифә исемле олы апасы ятим калган энесен үзләренә асрамага ала. Безнең бабай тугыз кыздан соң көтеп алынган бердәнбер малай була. Ләкин әти-әнисенең бу сөенече озакка бармый, тиф авыруыннан башта әтисе, аның кырыгы көнне әнисе дә вафат була. Яшь ярымлык Бакыйны (озын гомерле булсын дип, аңа Бакый исеме кушалар) әле бер апасы тәрбияли, әле икенчесе...

Революциягә кадәр Казахстандагы бер байда хезмәт иткән Вәли белән Кәшифә ул елларда Кышкарга кайтып төпләнә. Кәшифә әби байның гаиләсенә аш-су әзерли, бик оста ашчы була. Ә Вәли җизни (бабай аны җизни дип атагач, безнең колакка да шулай кереп калган) бай кибетендә приказчик булып эшли. Кәшифә әбинең кайбер истәлекләре дәү әни аша безгә дә килеп ирешкән. Мәсәлән, бай Мәкәрҗә ярминкәсенә барганда пилмәннәрне уймак белән генә кисеп бөгә торган булганнар.

Әле без үскәндә дә өебездә байдан бүләк булган күкеле сәгать, көмеш чулпы-беләзекләр, энҗеле калфаклар, чигүле изү, кытай фарфорыннан эшләнгән чынаяк, җиз самавыр ише затлы әйберләр күп иде. Арада иң кыйммәтлесе – борынгы «Зингер» машинкасы булгандыр, мөгаен. Оста ашчы гына түгел, оста тегүче дә булган безнең Кәшифә әби. Ләкин әни тәбәлдерекле «Подольск» машинасын сатып алганнан соң, әбинекен караңгы чоланга чыгарып куеп харап иткәннәр. Ул вакытта кадерен белмәгәнбез инде.

Яхшы тормышлы була Кәшифә белән Вәли. Җитмәсә, Вәлинең атасы Шакир умарталар да тота. Бурап салынган келәттә (ул келәт бүген дә исән. Без аны амбар дип йөртәбез) бик шәп чабышкы айгыр асрыйлар. Бу чабышкыны Шәкүр карак төнлә белән урлый. Тояк тавышы ишетелмәсен өчен, атның дүрт аягына да чабата кидерә. Үләндә чабата эзе һәм келәттә ат исе генә кала...

Ярар, әллә нинди истәлекләргә кереп киттем, мунча турында яза идем бит. Дәү әни аны «Шакир мунчасы» дип атый иде. Кәшифә әби белән Вәли җизни эшләп тапкан акчага әтиләре Шакир салдырганга шулай дигәндер, күрәсең. Заманына күрә генә түгел, бүгенге чама белән дә шактый зур мунча булган ул. Тышкы яктан зурлыгы дүрт метрга дүрт метр. Түшәме дә тәбәнәк түгел, биек түшәмле. Алачыгы да тактадан түгел, җылы тора торган итеп, ярма бүрәнәләрдән бурап салынган. Мунчаның бүрәнәләре исә нараттан да, чыршыдан да түгел, карагайдан. Карагайның урысчасы – лиственница. Төзелеш материалы буларак, карагайның бик чыдам, тиз генә череми торган агач икәнлеге билгеле. Яхшылап кипсә, карагайга кадак та сугып кертә алмыйсың. «Бурасын бураганчы, бүрәнәләрен ун ел буена суга батырып тотканнар. Суда карагайның сагызы ката да, череми торганга әйләнә икән», – дип, дәү әнинең мунча турында сөйләгәннәре безнең дә хәтердә.

Баштагы урыны бакча башындагы инеш буенда була аның. Инештән су ташып ягарга җайлы булсынга шунда салганнардыр инде. Су ташырга якын булса да, кышын кар ерып, юынырга төшәр өчен ерак. Сугыштан соң өйләнеп, бала-чагалары ишәя башлагач, бабай аны өйгә якынрак урынга – бәрәңге бакчасы башына

– Шакир бабайның умарталыгына күчереп сала. Әлбәттә, күчереп салганда аскы ниргәләрен, сайгакларын, бусага төпләрен дә алмаштырмый калмагандыр.
Быел яз көне Мәскәүдә гомер итүче авылдашыбыз, өлкән яшьтәге Асия апа белән танышырга насыйп булды. Минем Бакый оныгы икәнемне белгәч: «Без балачакта сезнең мунчагызга ягып керә идек. Ул чорда бөтен урамга бер мунча сездә генә булды. Каеннар арасына – бик матур урынга салынган иде ул», – дип, үзенең балачак хатирәләрен дә искә алды. «Асия апа, гаҗәпкә калдырыйммы үзегезне? – дидем, көлеп. – Ул мунча әле дә исән, һәм без аңа бүген дә ягып керәбез. Дөрес, урыны гына бүтән хәзер».

Ишегалдына кое казыткач, бабай мунчаны тагын бер – бу юлы инде икенче тапкыр күчереп сала. Бүгенгә кадәр ул шушы яңа урынында – ишегалдындагы алма бакчабызда тора. Инде йортка бабай белән дәү әнидән соң үзебез хуҗа булып калгач, әни аны таш нигезгә утыртты. Ирем түбәсен, ләүкәсен, идән сайгакларын яңартты. Томалап яга торган кирпеч мичне сүтеп, тимер мич куйдык. Хәзер инде элеккеге шикелле, кичтән җылы биреп калдырып, иртән ярты көн ягып, аннары томалап, ике сәгать буе мунчаның исе беткәнен көтәсе юк, яга торасың – керә торасың.

Әле бүрәнәләре таза булса да, почмаклары һәм аскы ниргәләре таушалган инде мунчабызның. Алачыгы да бик тузды. Шуңа күрә быел яңа мунча сала башладык. Ләкин искесен дә сүтәсебез килми. Ул безгә Бакый бабайның гына түгел, шушы нигездә гомер иткән Шакир бабайның, Кәшифә белән Вәлинең дә мирасы. Узган гасырлардан кайтаваз ул.


Лилия Гәрәева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

2

  • аватар Без имени

    0

    0

    Муунчагыз белэн шак катырдыгыз ЯРатып укыдым сезгэ сэлэмэтлек озын гомерлэр телим элек якан мунчаны ботен куршелэр керэ иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен дэ мунча бакчада бик озак еллар хозмэт итэ, аны 1991елда тозегэн идек, просто засыпушка,анарга вакыт, вакыт ремонт ясап, янартып торабыз, ел саен менэ алыштырабыз, Яна мунча тозибез диеп , тагы кала, куршелэр мунча якканда ислэре авыл мунчасы кебек шундый хуш исле дилэр, безнен Яна мунча алай тугел диеп , 100 еллык булмаса да безгэ служить итэ

      Мөһим

      loading