16+

Закир Шаһбанның туганы махсус хәрби операциядә һәлак булган

03 апреля 2025, 16:42
3048
0
0
Уку өчен 2 минут

Бу турыда Закирның тормыш иптәше шагыйрә Гөлүсә социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Бу турыда Закирның тормыш иптәше шагыйрә Гөлүсә социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Закирның ике туган апасы, Мәрьям апасының улы Әсхәт  ил алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды.  Аллаһ, улларын, ирләрен, энекәш һәм абыйларын югалтканнарга сабырлык бирсен. Якыннарын югалтканнарны юатырлык сүзләр табу бик авыр. Закир да " Нинди генә сүзләр белән юатыйм икән?" дип бик борчылды. Юк андый сүзләр. Газизләрен югалтканнарга Раббым сабырлык бирсен. Ил өстенә килгән афәт. Ахырлары хәерле булып тәмамлансын. Батырларның урыннарын җәннәтле ит, Раббым!  Һәр шәһәргә, районга, һәр авылга кагыла кайгы җиле. Я Аллаһым, илләребезнең иминлеген кайтар», дип язган шагыйрә Гөлүсә Шахбан социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

«Ил өчен көрәштә бергә булган дус егетләре Әсхәткә багышлап  җыр иҗат иткән», дип тә өстәп куйган Гөлүсә.

Батыр егетнең урыны җәннәттә булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading