16+

Данис Шакиров татар авылы яшәеше моделен күрсәтүче районны атады

4-6 мартта Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Җыенда илнең иллегә якын төбәгеннән һәм Татарстаннан 800 делегат катнашыр дип көтелә.

Данис Шакиров татар авылы яшәеше моделен күрсәтүче районны атады

4-6 мартта Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Җыенда илнең иллегә якын төбәгеннән һәм Татарстаннан 800 делегат катнашыр дип көтелә.

Былтыр 500 делегат катнашкан, әмма быелгы чарада төп игътибар һөнәрче гаиләләргә бирелү сәбәпле, делегатларның саны артты, дип аңлаттылар матбугат очрашуында. 
Пленар утырышка кадәр делегатлар дүрт дискуссион мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре, авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү, игенчелек, терлекчелек тармагында инновацияләр турында фикер алышачак. Бу мәйданчыклар делегатларга үзара элемтәләр булдыру өчен дә кирәк.

Шулай ук алар өчен һөнәрчеләргә бай булган Кукмара районына сәфәр дә оештырылган. Мондый сәфәрләр эшмәкәрләргә тәҗрибә алу өчен дә мөһим, диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Аерым алганда делегатлар өчен Кукмарада алты маршрут билгеләнгән. Савыт-саба, итек комбинатларыннан кала, Олыяз, Байлангар һәм Ядегәр авылларында булачаклар. Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Кукмарада икмәк пешерү комбинатларының уңышлы эшләвен ассызыклады. Аңардан кала, сөт продукциясен эшкәртү буенча да системалы эшлиләр, диде ул. Пенза, Пермь, Самара, Мордовия, Чувашстандагы зур татар авылларын да үрнәк итеп китерделәр. Бездә исә татар авылы яшәеше моделе дип Мөслимне атадылар.  

Елдагыча, пленар утырыш алдыннан төбәкләрдә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкә оештырыла. Анда ил төбәкләреннән килгән һөнәрче гаиләләр белән танышып булачак. Данис Шакиров ассызыклап узганча, җыенда нәкъ менә аларга басым ясаячаклар. 

Быелгы чараның тагын бер яңалыгы – Бөтенроссия татар авыллары сабан туен оештырачак төбәктән иҗат коллективлары, эшмәкәрләрдән торган аерым делегация чакырылып, алар үзләренең җирлекләре белән таныштырачак. Сүз уңаеннан: быел татар авыллары сабан туе Пермь краеның Барда районында узачак. 

Җыенга Лениногорскидан татар токымлы атлар үрчетүче Фәрит Нәбиуллинның гаиләсе дә чакырылган. Фәрит Уразаев татар аты токымы булдырылып, аның бренды барлыкка килүне һәм хәзер инде татар казын да бренд дәрәҗәсенә күтәрәчәкләрен әйтте. Киләчәктә татар казы токымын булдыру нияте дә бар. Татар умартачылары белән дә ныклап эшләргә җыеналар. Аерым бал ярминкәсе дә оештырылыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading